Зирекле авылыннан Газыймовлар гаиләсе «Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрәләр фестиваленең зона этабында җиңү яулады (фоторепортаж)
7 апрельдә РМЙда республиканың җиде районыннан муниципаль тур финалистлары катнашында гаилә шәҗәрәләре республика фестиваленең зона этабы узды.
«Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» фестивале ел саен ТРның архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Ул буыннарның дәвамчанлыгын, гаилә бәйләнешләрен ныгыту, гаилә традицияләрен саклау, туган ягыбыз тарихына кызыксыну уяту, шулай ук үсеп килүче буынга эстетик, әхлакый һәм рухи тәрбия бирүдә гаиләнең ролен ныгыту максатыннан оештырыла.
Зона этабы ике конкурс биременнән торды: «Иң яхшы милли ризык» һәм «Визит карточкасы».
Фойеның икенче катында гаиләләр халык мәдәнияте почмаклары ясаганнар. Өстәлләргә төрледән - төрле милли ризыклар куелган. Биредә борынгы әйберләр, кием-салым, чигүле сөлгеләр, гаилә ядкарьләре, үзенчәлекле шәҗәрә агачлары да бар иде. Һәр гаилә үз мәдәниятен, гаилә традицияләрен эчтәлекле итеп, үзләре турында шигырьләр һәм җырлар белән тәкъдим итте. Жюрига гаилә рецептлары буенча әзерләнгән ит, балык, яшелчә ризыкларын татып карау мөмкинлеге бирелде: чәк-чәк, гөбәдия, бәлеш, кырт, чуаш пәрәмәчләре, хупла, киптерелгән чөгендердән куас, эремчектән керәшен пилмәне һ. б.
Зона этабында безнең районнан Зирекле авылыннан Газыймовлар гаиләсе чыгыш ясады. Гаилә башлыгы яңачишмәлеләргә яхшы таныш. Бу - туган якны өйрәнүче, Зирекле музеена нигез салучы, безнең районның легендар шәхесе Мидхәт ага Газыймов. Гаилә командасы составында аның тормыш иптәше Зәйтүнә апа, балалары, оныклары һәм оныкчыклары бар иде. Аларның чыгышларын Зирекле музее, районның АМЙ хезмәткәрләре дә хуплады.
Аннары район мәдәният йорты сәхнәсендә «Визит карточкалары»ның чираты җитте. Һәр гаилә шәҗәрә презентациясе белән театральләштерелгән әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Жюри составында Казан мәдәният институтының югары сәнгать мәктәбенең әйдәп баручы укытучылары, ТР Мәдәният министрлыгының сектор мөдире, Казан мәчетләренең берсендә хезмәт куючы рухи зат - имам хатыйб та бар иде. Жюрины ТРның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова җитәкләде.
Кунакларны һәм катнашучыларны сәхнәдән район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде. Ул жюри командасына «күпмилләтле Татарстан халыкларының үзенчәлеге күрсәтелә торган чаралар» оештырылуы өчен рәхмәт белдерде.
- Без һәрвакыт ата - бабаларыбызны истә тотарга, аларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә һәм үсеп килүче буынга үз шәҗәрәбезнең тарихын тапшырырга тиеш, - диде ул.
Гөлнара Габдрахманова үзенең мөрәҗәгатендә мондый бәйрәмнәрдә җиңелүчеләр булмавын билгеләп үтте. - Сез барыгыз да җиңүчеләр, чөнки сез бирегә килеп чыгыш ясадыгыз. Сез күрсәткән һәм сөйләгән барлык нәрсәләр безгә барыбызга да кирәк һәм алар бик кызыклы, - дип ассызыклады ул.
Конкурсны Газыймовлар гаиләсенең «визит карточкасы» дәвам итте. Анда гаилә башлыгы Мидхәт Гариф улы тормышы турында сөйләнде, ә ул исә ил тарихының барлык этаплары белән тыгыз бәйләнгән.
Менә кечкенә малай әтисенең фронттан язган хатын укый (ул аны бер дә күрмәгән), әнә ул пионер антын, аннары комсомол һәм солдатның хәрби антын бирә, алга таба өлгергәнлек чоры, иҗтимагый эшчәнлек - барысы да күз алдында үтте. Ниһаять, Мидхәт Гариф улы үзе дә алгы планга чыга һәм барысына да нәтиҗә ясый, үзенең төп ярдәме һәм таянычы - гаиләсе турында сөйли.
Үзләренең мини-спектакльләрен башка катнашучылар да тәкъдим итте. Аларда гаилә тарихы һәм легендалары, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр, халык җырлары һәм биюләренең матурлыгы, ата-бабаларының батыр гамәлләре чагылдырылды. Кыскасы, тамашачылар искиткеч гаиләләрнең тормышларын күрделәр.
Жюри йомгак ясаган арада, РМЙ, АМЙ артистлары, балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре тамашачыларга үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр.
Баллар саналды һәм Гөлнара Габдрахманова катнашучыларны фестиваль дипломнары белән бүләкләде. Дипломнарны, шул исәптән чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләрне барлык гаиләләр дә алды (аларны Яңа Чишмә районы җитәкчелеге кайгырткан). Барысы да бик канәгать калдылар.
Өченче урын аксубайлыларга, икенче - нурлатлыларга бирелде, ә зона этабында җиңүче дип Газыймовлар гаиләсе танылды. Ул безнең районны 15 майда Казанда узачак республика этабында тәкъдим итәчәк. Җиңүегез белән котлыйбыз һәм финалда сезнең өчен җан атачакбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев