Зирекле клубында «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә» дип аталган чара булып узган
Әдәби бәйрәмдә укучылар, педагоглар, җирле авторлар, музей хезмәткәрләре, авыл халкы катнашкан.
22 апрельдә Зирекле авылы Мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә» исемле әдәби - музыкаль кичә булып үткән. 18 нче мәртәбә үткәрелгән Туган тел бәйрәменә районыбызның иҗат белән шөгыльләнүче укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, җирле шагыйрәләр, музей җитәкчеләре, авылдашлар җыелган. Бу хакта редакциягә Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее мөдире Лидия Лотфуллина хәбәр итте.
Сәхнә түрендә - Тукай портреты, шулай ук Г.Тукай иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе тәкъдим ителгән, анда балаларның Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәре урын алган. Кичәне авыл мәдәният йорты һәм музей җитәкчеләре Зөмәрия Сәлимова һәм Лидия Лотфуллиналар әзерләгән һәм үткәргән.
Бәйрәм Зирекле авылы «Йолдыз» балалар бакчасыннан килгән Риназ белән Мостафаның Шүрәле шигырен сәхнәләштерүдән башланган. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләгән. Әдәмсә мәктәбеннән Тухбеева Әмирә һәм Шакиров Альбертның чыгышлары, Чаллы Башы мәктәбе укучылырының биюләре кичәне тагын да ямьләндереп җибәргән. «Туган тел» һәм «Тәфтиләү» җырлары да яңгыраган. Район мәгариф бүлеге методисты Гөлназ Рамазанова 2022 елда үткәрелгән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге ХII шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларыбызның уңышлары белән таныштырган, аларны котлаган, дипломнар тапшырган. Яңа Чишмә башлангыч мәктәп - балалар бакчасыннан Рамазанова Руфинә; Яңа Чишмә урта мәктәбеннән Ибраһимова Элнара, Даутов Ильяс; Чаллы Башы авылы мәктәбеннән Ибраһимова Фирүзә, Исмәгыйлева Камилә, Исмагыйлева Зөһрә, Хәбибуллина Рәйханә; Яңа Чишмә гимназиясеннән Җәмил Җәләлетдинов, Шайдуллина Айгөл; Шахмайдан Галәветдинова Рузия, Багаутдинова Зөлфия, Әдәмсә мәктәбеннән Главнов Константин, Акбүре мәктәбеннән Хәсәншина Әминә, Харисов Нияз бик матур итеп яттан шигырьләр сөйләгәннәр. Ленино мәктәбеннән Борисова Виолетта шигырен оста итеп татарча сөйләп, халыкны шаккаттырган. Зирекле лицееннан Вафина Таңсылу исә үзе иҗат иткән шигырьләре белән сокландырган. Юкка гына конкурсларда катнашып, республикада призлы урыннар алмый икән алар! Афәрин, балалар! Шахмай мәктәбеннән Хәйруллина Филүзә башкаруында җыр яңгыраган. Тубылгы Таудан Хөсәенов Данияр халык уен коралы - курайда уйнаган.
Шахмай мәктәбенең татар теле укытучысы Кадрия Гыйльманова, Зирекле лицееның татар теле укытучысы Резидә Газыймоваларның чыгышлары да бик матур булган. Ленино мәктәбеннән Зөлфия Хәсәнова һәм Зирекле авылы шагыйрәсе Гөлшат Нуриева укучыларга үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иткәннәр.
Мидхәт Газыймов бәйрәмдә катнашучыларга һәм оештыручыларга үзенең рәхмәтен белдереп, киләчәктә дә уңышлар теләгән, бәйрәм белән котлаган. Бәйрәм бөек Тукаебызның «Туган тел» җыры белән тәмамланган.
Әйе, ятим бала якты йолдыз булып балкыды. Сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти - әниләребез укып үскән, хәзер исә без аларны өйрәнәбез. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев