Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зирекледә туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә

30 апрельдә Зирекле лицее һәм халык иҗаты һәм көнкүреше музее базасында «Шушма һәм Кичү елгалары бассейнында кеше һәм табигать. Зирекле һәм Әдәмсә татар авыллары: тарих һәм мәдәният проблемалары» темасына Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе узды.


Ул Бөтендөнья татар конгрессы, туган якны өйрәнүче татарлар Комитеты, ТР «Туган якны өйрәнүче татарлар җәмгыяте» ТИО, «Россиянең татар авыллары ассоциациясе» БИО, Яңа Чишмә районы администрациясе һәм Башкарма комитеты, район мәгариф бүлеге, музей, Зирекле лицее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, ТР Милли музее тарафыннан үткәрелде.
Конференция ТАССР оешуга 100 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, РФ дә театр елына, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгын искә алуның 75 еллыгына, зур галим, дин белгече һәм Россия мөфтие Ризаэддин Фәхреддиннең 160 еллыгына әзерлек кысаларында уздырылды.
Конференциягә Татарстанның 12 районыннан, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Түбән Кама, Азнакай, Бөгелмә, Туймазы шәһәрләреннән һәм Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән делегацияләр килде. Шулай ук Кабулдан үзенең абыйсы Фәрит белән “Әфганстан Бердәмлеге” ТР ТИО рәисе Асефи Мөхәммәд Шәриф  катнашты - барлыгы 69 кеше.
ТНВ каналыннан  “Яңалыклар” төркеме килде. Шул ук кичне репортажны татар һәм рус телләрендә күрсәттеләр. Аларның программасын караганнан соң, безгә шалтыратулар булды, алар безне конференциянең уңышлы эше белән котладылар.
Конференция башланыр алдыннан кунаклар лицей укучыларының, «Аҗаган» яшүсмерләр клубының  эшләре белән, Мидхәт Газыймовның Зирекле авылы һәм район тарихы буенча язган китаплары, музей коллективы чыгарган җирле авторларның китаплары белән таныштылар. Лицей укучылары концерт номерлары белән бик матур чыгыш ясадылар.
Конференция үз эшен өч секциядә дәвам итте: беренчесе - «Кама, Шушма һәм Кичү елгалары бассейнында кеше һәм табигать: тарих һәм хәзерге заман»; икенчесе -  «Үзәк һәм Көнчыгыш Кама аръягының төбәк тарихы проблемалары»; өченчесе -  тарихи-туган якны өйрәнү эшенә һәм мәктәптә уку дисциплиналарын укыту мәсьәләләренә багышланган иде. Барлык чыгышлар да (24 доклад) конкрет, эшлекле, үз эзләнүләре һәм табылдыклары нәтиҗәсе белән булды. 
Өченче секциядә район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов та катнашты. Пленар утырышта ул райондагы туган якны өйрәнүчеләрнең эшенә ачык анализ ясады, югары бәя бирде.
Секция эшләреннән соң кунаклар пленар утырышка җыелды. Ул күңелле мизгелләрдән башланды: БТК рәисе Альберт Борханов БТК исеменнән Газыймов Мидхәт Гариф улына югары бүләкне – “Татар милләтенә күрсәткән зур хезмәтләре өчен " медален, Ринат Фәсаховка РФ Кораллы көчләре ветераннарының гомумрәсәй оешмасы тарафыннан булдырылган “100 лет Рабоче-Крестьянской Красной Армии и Рабоче-Крестьянского Красного Флота” дип аталган юбилей медален, район музейлары директорлары Лидия Лотфуллина, Татьяна Холина, Яңа Чишмә крайны өйрәнү музее филиаллары мөдирләре Вәлиуллин Вәсил, Сабирова Гөлнарга БТКның Рәхмәт хатларын тапшырды; “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” БИО делегациясе туган якны өйрәнүчеләргә (өчәү) дивар сәгатен (корпусы кулдан эшләнгән) һәм Рәхмәт хатларын тапшырды, шул исәптән районның архив җитәкчесе Надежда Емельяновага да. Лицей директоры Айрат Хамәтвәлиев, Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов төрле дәрәҗәдәге медальләр алдылар. 
БВС Музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов эзләнүләр барышында торгызылган хәбәрсез югалган кешеләргә таныклыклар тапшырды. Безнең музейга Михаил Валерьевич "Хәтер китабы. Без сиңа ярдәм итәргә бардык, блокадалы Ленинград. Һәлак булган сугышчылар – татарстанлылар истәлегенә” китабын бүләк итте, әлеге китапта Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өлкәсе территориясендә сугышларда, госпитальләрдә һәм әсирлектә һәлак булган Татарстанда туган һәм яшәгән хәрбиләр турында 18 467 исемле биографик белешмә тупланган. Шулардан  5 325 кеше Яңа Чишмә районы хәрби комиссариаты тарафыннан   чакырылган.
Иң кызыклы аралашу музейда башланды, анда Зирекле авылын, район торак пунктларын өйрәнү буенча барлык материаллар куелган иде. 
Минем уйлавымча, конференция юкка гына җыелмады, ул туган төбәкне, туган авылларны өйрәнүгә яңа этәргеч бирде. Аны оештыручыларга, үткәрүдә ярдәм иткән һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан барлык кешеләргә дә рәхмәт.
Мидхәт Газыймов, 
 музейның фәнни хезмәткәре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев