Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

Зирекледә иҗат кичәсе

Быел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Солтангулова Гөлшат Тәфкил кызының иҗат кичәсе булып узган.

16 декабрьдә Зирекле авылы мәдәният йортында, шушы авылда туып үсеп, хәзергесе көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәп, иҗат итүче һәм бу 2023нче елда үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Солтангулова Гөлшат Тәфкил кызының иҗат кичәсе булып узган.

Әлеге чара турында редакциягә Зирекле АМЙ мөдире Зөмәрия Сәлимова хәбәр итә.

«Килгән кунаклар һәм тамашачылар Гөлшат Тәфкил кызының биографиясе һәм иҗаты белән якынрак танышты.

Гөлшат ханымның 2015 елда иҗат иткән шигырьләре, җырлары тупланган „Уйлар агышы“ җыентыгы, 2019 елда „Бәхетле балачак“ дип аталган балалар өчен язылган китаплары дөнья күрә. Кичә барышында ике китапка да кергән әсәрләр белән беррәттән яңалары да яңгырады.

Түбән Кама шәһәре „Кама таңнары“ әдәби берләшмәсеннән килгән иҗатташ дуслары, каләмдәшләре үзләренең котлауларын музыкаль номерлар белән аралаштырып, чыгыш ясадылар.
Зирекле лицее балалары да әлеге бәйрәм тантанасына ныклап әзерләнеп килгәннәр. Сәхнәдә Гөлшат ханымның шигырьләрен, җырларын башкардылар. Сәхнәләштерелгән әсәр тамашачының күңеленә хуш килде.

Быел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Солтангулова Гөлшат Тәфкил кызының иҗат кичәсе булып узган.

Быел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Солтангулова Гөлшат Тәфкил кызының иҗат кичәсе булып узган.

Зирекле авыл җирлеге башлыгы Гайфетдинов Җәлил юбилярны котлап Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

Быел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Солтангулова Гөлшат Тәфкил кызының иҗат кичәсе булып узган.

Зирекле лицее директоры Айрат Минвәли улы Гөлшат ханымның әтисе Тәфкил абыйны, аның мәктәптә эшләү дәверендә керткән хезмәте турында искә алды. 

Быел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Солтангулова Гөлшат Тәфкил кызының иҗат кичәсе булып узган.

Авылның хөрмәтле кешеләренең һәм җитәкчеләренең, якыннарының гаҗәеп талант иясенә атап әйтелгән чыгышлары ихтирамга лаек булды, аның иҗатына зур бәя бирелде. 
Әлбәттә инде сәхнәдән Гөлшат Солтангулованың моңлы тавышы яңгырап торды, сүзләрен һәм көйләрен дә үзе язган җырларын тамашачыларга җиткерде.

Без дә аңа сәламәтлек, саекмас иҗади уңышлар телибез! Халкыбызны яңадан-яңа иҗат җимешләре белән сөендереп торсын. Күкләребез аяз, җиребез һәрвакыт тыныч булса иде.»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев