Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зирекледә «Күңелләрдә иҗат чишмәсе» дигән чара узган

Бу хакта безгә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, ике китап авторы, Түбән Камада иҗат итеп яшәүче, Зирекле авылы кызы Гөлшат Солтангулова (Вәлиева) хәбәр итә. Чара декабрь ахырларында оештырылган.

Үпкәләттек бугай, авылкаем
Синең нечкә ярсу күңелне.
Чит якларга китеп алыштырдык
Йолдызлы һәм зәңгәр күгеңне.

Безсез аткан алсу таңнарыңны
Сагынып ла төштә күрәбез.
Болыннарда үскән чәчкәләрдән
Күңелләрдә хәтер үрәбез.

Хәтирәләр яна, дөрли сыман
Син яшисең йөрәк түрендә.
Үпкәләмә инде, авылкаем,
Гүя кайттым сиңа бүген дә!

Менә инде дулкынланып, зарыгып көтеп алган «Күңелләрдә иҗат чишмәсе» дип аталган иҗат кичәм, күңелләрдә якты, матур эзләр салып, узып та китте. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе: «Гөлшат, иҗат кичәңне Түбән Камада уздырабыз» диюгә карамастан, мине беренче булып, туган ягым, авылым Зирекле үзенә тартты. Авылга кайтып кергәч тә, мин иң элек мәчеткә, Аллаһыбыз йортына баруны кулай күрдем. Әти-әнигә дога укып, сәдака салып чыгу күңелемә көч-куәт өстәгәндәй булды. Үзебезнең яңа, чиста, матур мәчетебез булу каләмдәшләрем алдында да горурлык хисләрен тоюга этәргеч булды. 

Аллаһыбызга тапшырып, авылыбыз музеена юл тоттык. Лидия ханым Лотфуллина музейның ишекләрен киң итеп ачып, колач җәеп, ачык йөз белән, авылыбызга гына түгел, бөтен республикага танылган мирасханәгә алып кереп китте. Музейда урнашкан һәрбер почмактагы тарихи экспонатлар, музей тарафыннан бастырылган, район каләм тибрәтүчеләрнең (шулар арасында минем «Уйлар агышы» китабым да), китапларыннан күргәзмә, әби-бабаларыбызның кул эшләре экспозицияләре белән таныштырды. Үзенең йомшак тавышы белән ашыкмыйча кыска гына вакыт эчендә бер гасырлык тарихны тасвирлап бирде. Музейда булган уңай үзгәрешләр нык сөендерде, үткәннәрнең онытылмавына, яшь буынга мирас булып калуына мин инандым. 

Хисләргә бирелеп, тәэсирләнеп, каләмдәшләрем белән музейдан юл аркылы гына яшел чыршылар арасында урнашкан, бөек, төзек мәдәният йортына юнәлдек. Анда безне мөләем йөзле клуб мөдире Зөмәрия Вәлиулла кызы һәм сәнгать җитәкчесе Аяз Николай улы ачык йөз белән каршы алдылар. Сәхнә артына үтеп тә өлгермәдем, укытучыларым Гөлзидә Гаяз кызы Имамова һәм Гөлнур Фатыйх кызы Минабетдиновалар мине күрергә дип, яныма керделәр. Күңелемнең нечкә кылларын кузгатырлык, җанга рәхәт сүзләр әйтеп, мине зурладылар, юбилей уңаеннан бүләкләр тапшырдылар. Мең, мең рәхмәт Сезгә кадерле укытучыларым. Сәламәт булыгыз! 

Залга күз салдым. — Концертларга халык бик йөрми диеп элек ишетсәм дә, залда шактый кеше җыелган. 

Иң беренче рәттә утыручы Зирекле авылы җирлеге башлыгы Гайфетдинов Җәлил Габдрәшит улы һәм Зирекле авылы лицее директоры Хамәтвәлиев Айрат Минвәли улы күземә чалынды. Күрәм, йөзләрендә күтәренке кәеф! Минем иҗатыма битараф булмый килүләренә мин бик шатландым.


Бераздан Зөмәрия ханым кичәне ачып та җибәрде. Сценарий буенча үрелеп барган минем автобиографиям, җырлар, шигырьләр, мәкаләләр, хәтта «Авыл кичендә», диеп аталган сәхнәләштерелгән пъесам да тамашачы күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. Аны укучылар уңышлы гына башкарып чыкты. Түбән Кама балалар бакчасы балалары минем шигырьләремне һәм җырларымны видео аша башкардылар. Шулай ук балалар бакчасы мөдире Гөлназ Илгизовна һәм Кама таңнары әдәби берләшмә җиткәчесе Рәсимә Харисовнаның миңа карата булган җылы сүзләре һәм котлаулары алкышларга күмелде. 

Сәхнәдә Зирекле авылы лицее укучылары минем иҗат җимешләремне башкардылар. Зөмәрия Вәлиулла кызы алар белән өйрәтү һәм башка оештыру эшләрен төгәл башкара. Шулай ук аның җитәкчелегендә эшләүче Аяз Николай улы да үз эшенең остасы икән. 

Укучы балаларның әдәпле, тәртипле булулары бер карауда күзгә ташлана. Лицей директоры Айрат Хамәтвәлиевның бу эшкә туры кагылышы барлыгын беләм. Сәхнәдә Айрат Минвәлиевичның мәктәптә 18 ел хезмәт иткән әтием Вәлиев Тәфкил Габдрахман улын искә алып, уңай чыгыш ясавы күңелләрдә аңа карата тагын да хөрмәт хисен арттыруга сәбәп булды.
Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Габдрәшит улы хакында да иң җылы сүзләр генә әйтәсем килә. Иң беренчедән, шулай ук сәхнәдән әтиемне иң яхшы яктан гына искә алып, минем иҗатымны югары бәяләүгез өчен һәм дә истәлекле бүләкләрегез өчен, сезгә зур рәхмәтемне белдерәм.

Икенчедән, ул кайбер минминлеген алга куеп сөйләшүче җитәкчеләрнең берсенә дә ошамаган. Гадилеге, халык белән бер дулкында булуы, аңа карата ихтирамымны арттырды. Егерме дүрт ел инде авылыбыз белән җитәкчелек итүе һәм Җәлил Габдрәшитовичның шул дәвердә авылыбызны төзекләндерү өстендә нык тырышлыгы күз алдында, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә авылыбыз матурая, төзекләнә. 

Әтиебез Вәлиев Тәфкил Габдрахман улына без өч баласы: Нәфисә, Рашат һәм мин — Гөлшат аның югары хезмәтен бәяләп язылган истәлек тактасын музейга тапшыру нияте белән дә кайттык. Җәлил Габдрәшит улы әтиебезнең югары бүләкләре һәм тарихта калырлык югары хезмәтен үзендә чагылдырган плакетникны үз куллары белән тантаналы рәвештә музей директоры Лидия Зөфәр кызына тапшырды. Музейга килгән кунаклар һәм яшь буын да әтиебезгә карата битараф булмаслар, аның тарихи, бик авыр чорда үскән бала икәнлеген, аның үз тырышлыгы белән тормышта югалып калмыйча зур дәрәҗәдә, ихтирамга лаек булып, авылыбызның күренекле кешеләре рәтендә, тарихта мәңгегә сакланыр дип, ышанып калабыз. Киләчәктә дә дәүләт өчен, халык яклы булып, гомерен дә кызганмаган әтиебезнең тормыш юлы белән кызыксынучы яшь буынның саны үсәр, артып барыр дигән теләктә калам. 
Музейда бик күп авторларның китаплары басылып чыкты, бу эшләрдә Лидия Лотфуллинаның зур өлеше, ярдәме әйтеп бетергесез, чөнки минем «Уйлар агышы» китабымны да аларның тырышылыгы, сабырлыгы белән дөнья күрде. Ә менә сәхнәдән, минем иҗатыма кагылышлы искиткеч мәгънәле сүзләр, мине котлап әйтелгән теләкләре, аның әдәбият, сәнгатькә битараф булмавы, югары бәяләп чыгыш ясавы да күңелдә матур хисләр уятты.

Рәсемдә Гөлшат Солтангулова (Вәлиева) Түбән Кама җырчысы һәм аның улы белән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев