Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Зиреклем тамырлары“

Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее җитәкчесе Мидхәт ага Газыймовның чираттагы зур күләмле эше - Зирекле авылы тарихына, авылдашлары язмышына, нәселләренә тирәнрәк төшенү максатыннан барланган -тупланган "Зиреклем тамырлары" дип исемләнгән китабының (447 биттә) 1 нче кисәге дөнья күрде. Бу Зирекле авылы тарихы буенча - 5 нче китап. Ул 1832-1970...

Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее җитәкчесе Мидхәт ага Газыймовның чираттагы зур күләмле эше - Зирекле авылы тарихына, авылдашлары язмышына, нәселләренә тирәнрәк төшенү максатыннан барланган -тупланган "Зиреклем тамырлары" дип исемләнгән китабының (447 биттә) 1 нче кисәге дөнья күрде.
Бу Зирекле авылы тарихы буенча - 5 нче китап. Ул 1832-1970 еллар аралыгындагы вакыйгаларны үз эченә алган.
Мидхәт ага Газыймов кереш сүздә: "Бу әле беренче кисәге генә килеп чыкты. Әлеге китапка без авылдагы оешмалар тарихларын, 1918-2014 елларда Зирекле авылын җитәкләгән рәисләрне, авылдан чыккан күренекле шәхесләрне һ.б. мәгълүматларны кертергә уйлаган идек. Шул мәсьәлә белән язып бирүләрен сорап, 79 кешегә мөрәҗәгать итсәм дә, нибары 11 автордан гына язма ала алдым. Миңа калса, бу сан күп нәрсә турында сөйли. Китапны бастыруга күпме акча кирәген әйтеп тә тормыйм. Якын киләчәктә китапның 2 нче кисәге дә дөнья күрер дигән өметтә калам. Ә бу китапны чыгаруда матди ярдәм күрсәткән һәркемгә Аллаһның чиксез рәхмәте ирешсә иде".
Ред.: 18 ноябрьдә музейда авыл китапханәсе (китапханәче Кадрия Низамиева) белән берлектә оештырылган якынлашып килүче Әниләр көненә багышланган чарада китапны тәкъдир итү үткән. Чарага килгән 28 анага әлеге китапны бүләк итеп биргәннәр. Авыл кешесе Кәүсәрия Зәйнуллина кунакларга җылы сүзләрен җиткереп, Коръәннән сүрәләр, ә китапханәче Кадрия Низамиева "Илһамият" китабыннан шагыйрә Шәмсия Җиһангированың шигырьләрен укыган.
Мидхәт ага Газыймов кунакларны китапның эчтәлеге белән таныштырып, Зирекле авылы тарихы буенча 5 нче китапны чыгаруда үз өлешләрен кертүчеләрнең барысына да рәхмәтен белдергән.
Мидхәт ага, олы яшьтә булуыгызга карамастан, районны, авылларны, гомумән, район халкын тарихка кертеп калдыру өчен биниһая эш башкардыгыз һәм башкарасыз. Алда да сезгә бары уңышлар гына насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X