Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

«Золотой ключик» балаларны ТР халыкларының мәдәнияте белән таныштыра

Яңа Чишмә «Золотой ключик» балалар бакчасы мөһим булган тәрбия проектын тормышка ашыра.

ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышларында дуслык, бердәмлекне, республикабызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклау эшен балалар бакчасыннан башларга кирәклеге турында күп тапкырлар билгеләп үткән иде.

Яңа Чишмә районының «Золотой ключик» балалар бакчасында берничә ел рәттән тормышка ашырыла торган проектның максаты - балаларда Яңа Чишмә районында һәм Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, телләре, гореф - гадәтләре, йолалары, фольклоры белән кызыксыну уяту.

- Безнең балалар бакчасы, республикабыз кебек үк, күпмилләтле, - ди аның мөдире Любовь Михеева. - Биредә тәрбияләнүче 97 баланың 35е - татар, 52се - рус, 1се - үзбәк, 9ы - катнаш никахтан туган балалар. Үз мәдәниятеңә мәхәббәт һәм башка халыкларның гореф-гадәтләренә дә хөрмәт тәрбияләүнең бер формасы - төрле халык бәйрәмнәрен оештыру. Без татарларның Сабантуй, Нәүрүз, русларның Раштуа һәм Пасха, чуашларның Акатуй һ.б. бәйрәмнәрен үткәрәбез. Ата-аналар һәм балалар катнашында этномәдәни чаралар үткәрү дә монда традициягә әверелде. Шулай ук районның дини конфессияләре белән дә хезмәттәшлек итәбез. Мәсәлән, протоиерей Петр - Раштуа бәйрәмендә еш кунак, ә Илгиз хәзрәт инде менә берничә ел рәттән балаларга Корбан бәйрәме уңаеннан бүләкләр бирә.

 «Золотой ключик» балалар бакчасы - заманча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, биредә уңышлы эш итү өчен барлык шартлар да тудырылган.  «Золотой ключик»ны 2015 елда ачтылар, ә ике елдан соң монда татар телендә белем бирүче төркем барлыкка килде. Әлеге балалар бакчасы эшендә милли компонентка зур әһәмият бирелә.

- Безнең тарафтан туган телдә тәрбия һәм белем бирү буенча зур эш алып барыла. 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Министрлар Кабинеты грантын алу - балалар бакчасы тормышында мөһим вакыйгаларның берсе булып тора, бу  исә күп кенә тематик чаралар үткәрү белән билгеләп үтелде, - ди Любовь Михеева. 

Учреждение Татарстан халыклары телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклау буенча актив эш алып баручы мәгариф оешмаларына ярдәм итү өчен ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән 500 мең сумлык грантка ия булган иде. Грант акчаларына «Логомер» логопед комплекты, рус һәм татар язучыларының китаплары, балалар һәм тәрбиячеләр өчен милли костюмнар, музыкаль инструментлар сатып алынган. Бу - балалар бакчасына бирелгән икенче грант, беренчесен ул 2018 елда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» буларак алган иде.  

Биредә халыклар мәдәниятен саклауга зур игътибар бирелүе эчке бизәлештән дә күренә. Монда искиткеч музей бар, анда төрле халыкларның көнкүреш әйберләре: бишек, карават, диварга эленә торган келәм, чигелгән сөлгеләр, каба (прялка) һәм башка бик күп нәрсәләр саклана. Музей татар теле кабинеты кебек үк, зур тырышлык белән ясалган. Кабинетта исә балалар өчен туган тел дәресләре үткәрелә.  

Балалар бакчасы коллективы музей экспонатларын биш ел  дәвамында җыйган. Коллективның горурлыгы - татар, чуаш, рус, мордва, мари, удмурт, башкортларның милли бәйрәмнәрен гәүдәләндерүче күләмле сыннардан әзерләнгән композицияләр. Алар -  нәкъ телевизордагы мультфильм геройлары кебек, тик монда сыннарны тотып карап була.  Балалар өчен бу бик кызыклы, чөнки курчакларны карап алар үз халкының һәм башка милләтләрнең  гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнәләр. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк - әлеге сыннарны һәм композицияләрне тәрбиячеләр үзләре ясаганнар.

«Золотой ключик»та балалар бакчалары тәрбиячеләренең зона семинарлары үткәрелә, шуларның берсе «Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне Идел буе республикаларының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру»  былтыр яз көне узган иде. Балалар анда русларның Пасха, татар халкының «Карга боткасы» бәйрәмнәренең матурлыгын һәм үзенчәлеген күрсәттеләр, чуашларның «Кич утыру» йоласын тәкъдим иттеләр. Семинарда курчаклар, рус кокошникларын ясау буенча мастер-класслар, Идел буе халкыларының һөнәрләре буенча видеороликлар күрсәтелде.

Балалар бакчасы үз тәҗрибәләре белән уртаклашыр өчен республика мәйданчыкларына чакырыла. Узган ел учреждение ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгарифне үстерү Институты тарафыннан оештырылган Идел буе халыкларының мәдәнияте темасы буенча онлайн - конференциядә катнашкан иде.

Күпмилләтле балалар бакчасы кунакларны еш кабул итә. Ноябрьдә анда татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия әгъзасы Камил Нугаев килде, ул «Золотой ключик»ның эшен югары бәяләде. К. Нугаев барлык төркемнәргә кереп, милли белем бирү буенча дәресләрне карады, ә рус телле балалар белән татар телендә үткәрелгән «Кафе» уенын аерым билгеләп үтте. Балалар бакчасында Туган тел елын төгәлләгән яңа ел бәйрәме дә гади генә түгел, ә милли колоритта узды.

Мәдәни мирас елында башланган эш дәвам итә. Балалар Тукай, Пушкин әкиятләре, К.Чуковский, С. Михалков шигырьләре буенча мультфильмнар карыйлар, рәсем ясыйлар, татар һәм рус җырларын өйрәнәләр. Тәрбиячеләр дуслык һәм татулык дәресләрен үткәрәләр, халык костюмнары күргәзмәләрен оештыралар һ. б. Февраль аенда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов безнең районга килгәндә балалар бакчасында Муса Җәлил шигъриятенә багышланган чарада кунак булып киткән иде. Балалар  М. Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, алар буенча театральләштерелгән күренешләр күрсәттеләр, җырлар җырладылар.

Апрельдә балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар: «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән шигырь конкурсы һәм аның әкиятләре буенча костюмлаштырылган бәйрәм булып узды. Балалар быел узачак «Кешеләр дус булганда - телләр дә дус» бәйрәменә Идел буе халыклары телләрендә әдәби-музыкаль композиция әзерлиләр, Г. Тукай, А. С. Пушкин, М. Җәлилнең шигырьләрен сөйлиләр, татар һәм рус әдәбиятын белү буенча викториналарда катнашалар, халык уеннарын сәхнәләштереп күрсәтәләр. 

Сүз уңаеннан, Любовь Михеева «Рус мәдәнияте җәмгыяте» район иҗтимагый оешмасының җитәкчесе дә булып тора. Аның яраткан шагыйре -

А.С. Пушкин, бәйрәмнәрдә ул һәрвакыт аның шигырьләрен сөйли һәм рус классигының башка әсәрләреннән дә өзекләр укый.  

Халыклар дуслыгы йортына экскурсияләр, халык бәйрәмнәре, Славян язуы һәм мәдәнияте, Пушкин көннәре, «И туган тел, и матур тел» бәйрәме; китап күргәзмәләре, туган тел һәм милли кухня турында викториналар оештыру - бу Мәдәни мирас елында балалар бакчасында үткәреләчәк файдалы һәм кызыклы  чараларның тулы булмаган исемлеге. Тиздән балаларны уен  мәйданчыгында оештырылачак күңелле Сабантуй бәйрәме көтә.  

Балаларда туган телгә, мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләгән өчен барлык кунаклар һәм, әлбәттә, әти-әниләр  балалар бакчасы коллективына рәхмәт белдерәләр. Любовь Михеева үзе шулай ди:

- Без - педагоглар, әти-әниләр, җәмәгатьчелек - балаларны моңа яшьтән үк өйрәтергә һәм шулай ук үзебез дә безнең белән бер йортта, авылда, шәһәрдә, республикада яшәүче халыкларның традицияләрен хөрмәт итәргә тиешбез. Бу - милләт һәм конфессияара тынычлыкның сакланышы өчен бик мөһим, республикабызның чәчәк атуы да шуннан тора.

Язманы О. Иванова әзерләде.

 Камил Нугаев (уңнан), район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Любовь Михеева балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев