Чистайда "Йолдызлык - Созвездие 2018" эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестиваленең зона туры булып үткән.
"Чистай" мәдәни үзәк сәхнәсендә Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай һәм Чирмешән районнарының яшь артистлары чыгыш ясаган. Сайлап алу турының беренче көнендә 1270 тән артык яшь артист үзләренең сәләтләрен күрсәткән. Жюри хөкеменә 268 концерт номеры тәкъдим ителгән.
Икенче сайлап алу туры һәм гала-концерт 15 мартта үткән, аның барышында жюри әгъзалары тарафыннан җиңүчеләр игълан ителгән. Яшь артистларның иң-иңнәре апрельдә Казанда "Уникс" КСК-да суперфиналда чыгыш ясаячак.
Шунысы сөендерә, безнең районнан суперфиналда катнашучылар түбәндәгеләр: Альбина Адиева - 2 урын, Анастасия Семенова - 2 урын (вокал-соло), "Родничок" вокаль ансамбле - 2 урын (урта төркем), "Шешминка" бию ансамбле - 3 урын, Ерашов Александр 2 урын (конферанс). Аларның һәммәсе дә дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм чакыру кәгазе алганнар. Чарадан кайту белән алар, "Йолдызлык - Созвездие 2018" фестиваленең зона турында катнашучылар, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән өчен район башлыгы Вячеслав Козловка рәхмәт белдергәннәр. Без исә, үз чиратыбызда, җиңүчеләрне котлыйбыз һәм суперфиналда уңышлар телибез!
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев