Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зөһрә Гарифуллина:“Көткәннәрем икеләтә акланды“

27 августта Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Биектау районыннан кунаклар булып китте. Сәфәрләренең максаты - Зирекле авылы, аның музее һәм эшчәнлеге белән танышу иде.

Музеебызның олы кунакларының берсен, кызым Алсуның күптәнге дусты Зөһрә Гарифуллина белән таныштырасым килә. Мәктәптә укыганда алар "Яшь ленинчы" республика газетасының яшь хәбәрчеләре булдылар. Танышкач, хат язышып тордылар, яңалыклар белән уртаклаштылар. Зөһрә безнең музей хакында шулай белде. Хәзер Биектау районының Алан - Бексер авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндә, ул авыл халкын туплап, иганәчеләр табып, авылларында мәчет төзеттерде. Аннан кала, ул үз авылларында музей ачарга җыена һәм аның өчен экспонатлар җыя. Менә шуңа күрә дә аның һәм аның белән бергә килгән Биектау районы финанс - бюджет палатасы начальнигы Наил Кадыйровның музейга кагылышлы сораулары байтак иде. "Музейны булдыру нидән башланды? Аның эшенең төп юнәлешләре нинди? Авылның һәм Яңа Чишмә районының тарихын өйрәнүдә һәм язуда беренче адымнар нинди булган? Китаплар нинди акчага бастырыла? Кунакларны тагын дистәләгән башка сораулар да борчыды. Музейны карап йөргәндә алар үзләренең сорауларына конкрет җаваплар таптылар.
Зирекледән киткәндә Зөһрә музейдагы теләкләр һәм фикерләр китабына язу язып калдырган: "Хөрмәтле Мидхәт абый! Сезне 35 ел ишетеп белсәм дә, бары тик менә быел гына күрешеп, кара-каршы утырып сөйләшергә насыйп булды. Нәтиҗәсе мин көткәннән дә зуррак, куанычлырак. Сезнең белән сөйләшеп утыру - үзе бер гомер! Сезнең тынгысыз, ару-талуларсыз, гел эзләнү белән үрелеп барган яшәү рәвешегез алдында баш иям! Сез Зирекле авылы, Яңа Чишмә районы, һәм гомумән, Республикабыз өчен әйтеп бетергесез (бәяләп бетергесез) эш башкаргансыз. Киләчәк буыннар өчен бик олы мирас әзерләгәнсез! Җылы каршылавыгыз, иренмичә бөтен нәрсә хакында һәр нечкәлеген әйтеп, аңлатып, һәр экспонатны яратып сөйләвегез өчен бик зур рәхмәт. Мидхәт абый, эшегез дәвамлы, һәрчак фикердәшләр янәшәгездә булсын.Киләчәктә бу кадәр байлыкны ышанычлы, ныклы кулларга тапшырырга Ходай насыйп итсен Сезгә!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев