Зурлап искә алдылар
20 март көнне Акбүре мәктәбендә район авыллары мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар, китапханәчеләр, АМЙ, музей хезмәткәрләре катнашында укучылар һәм укытучыларның фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды.
“Шамил Шәйдуллин укулары” дип исемләнгән III районкүләм фәнни-тикшеренү конференциясе якташыбыз,Сөлчәбаш авылыннан, байтак китаплар авторы (мәрхүм инде) Шамил аганың 80 яшенә туры китереп үткәрелде, аны район мәгариф бүлеге, беренче чиратта, методист Гөлчәчәк Нурхамәтова һәм Акбүре мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гүзәл Харисова, Рәмзия Латыйповалар оештырган.
Конференциянең беренче өлеше өч юнәлешне үз эченә алган. Беренчесе - “Шамил Шәйдуллинның иҗаты: чор һәм шәхес”, икенчесе – “Яңа Чишмә җиренең күренекле шәхесләре”, өченчесе – “Яңа Чишмә җиренең тарихын һәм районнан чыккан язучылар һәм шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү”.
Әлеге юнәлешләр буенча укучылар һәм укытучылар тарафыннан зур хезмәт куелган. Эзләнүләр, өйрәнүләр, барысын бергә туплап фәнни-иҗади материал булдыру зур көч һәм белем таләп итә. Әле үзең сайлаган теманы ача һәм башкаларга җиткерә белү дә мөһим. Конференциядә катнашучыларның барысының да чыгышлары төпле, мәгълүматларга бай һәм ышанычлы нәтиҗәләр ясалган иде. Әлбәттә, бу очракта жюри өчен иң яхшыларын сайлап алу бик авыр булса да, йомгак ясалды. Гөлчәчәк Халит кызы җиңүчеләрне игълан итте. Беренче юнәлеш буенча 1 урынга “Хөрмәткә лаек шәхес” фәнни-иҗади эше белән Яңа Чишмә гимназиясеннән Айгөл Шәйдуллина лаек булды, җитәкчесе Дания Шәйдуллина, икенче урында – Илүзә Гыйльметдинова (Шахмай мәктәбе). Икенче юнәлеш буенча бәхет 5 укучыга елмайды: беренче урында – “Гомер озынлыгы – хөрлектә” эше белән Зирекле лицееннан Илизә Гаффарова, җитәкчесе Резедә Газыймова; икенче урыннарда – “Ландыш Габдрахманова – якташ язучыбыз” эше белән Акбүре мәктәбеннән Раил Харисов, җитәкчесе Рәмзия Латыйпова һәм “Төзүче – шагыйрь Нәкыйп Галимов” эше белән Шахмай мәктәбеннән Рузилә Хәйруллина, җитәкчесе Кадрия Гыйльманова; өченче урыннарда – “Лилия Фәттахованың тормыш юлы һәм иҗаты” эше белән Яңа Чишмә урта мәктәбеннән Регина Хассарова, Камил Сәхабиев, Ралинә Рамазанова, җитәкчеләре Айгөл Хассарова һәм Алинә Рамазанова һәм “Күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзи эзләре буйлап” эше белән Шахмай мәктәбеннән Әнисә Миръякупова, җитәкчесе Гөлүсә Миръякупова.
Өченче юнәлеш буенча “Якташ язучылар иҗатын өйрәнү” эше белән Шахмай мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия Гыйльманова - беренче урында, “Ул елларны халык онытмас” эше белән Чертуш авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рәмзия Мусина – икенче урында. Беренче урынга лаек булучыларга Мидхәт ага Газыймов китаплар бүләк итте. Чыгыш ясап, кунакларга һәм музейга да бүләк итеп китаплар тапшырды.
Сүз дә юк, конференциядә Зөлфия Шәвәлиева (Акбүре), Алинә Вәлиева (Чаллы Башы), Фәридә Гамируллина (Тубылгы Тау), Айгизә Вафина (Шахмай), Ралия Сәлаховалар (Шахмай) чыгышы да кызыклы һәм файдалы булды. Барысына да алда да уңышлар гына насыйп булсын.
Чарага кунак булып килгән (Чаллы шәһәреннән) шагыйрь, прозаик, милләт дип янып-көеп йөрүче Айдар ага Хәлим, язучы Факил Сафин, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова (икесе дә “Мәйдан” журналы редакциясеннән), балалар шагыйре Рәшит Бәшәр, җырчы Саҗидә Әхмәтгалиева, якташыбыз, “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире урынбасары Лилия Фәттахова (сүз уңаенда, ул ТР Язучылар берлегенә тәкъдим ителгән), Шамил аганың тормыш иптәше Фиалка ханым һәм дустының кызы Галия Нуртдиновалар Шамил аганы зурлап искә алдылар, аңа карата бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Укытучыларга исә балаларны пөхтә, акыллы итеп тәрбияләргә куштылар, телебезне, милләтебезне сакларга өндәделәр, “Көмеш кыңгырау” газетасын һәм “Мәйдан” журналын бүләк итеп тараттылар. Саҗидә Әхмәтгалиева шагыйрь яраткан “Хуш, авылым” җырын башкарды.
Шуны да әйтеп үтү кирәктер, “Мәйдан” журналында (март/2019) Лилия Фәттахованың Шамил Шәйдуллин истәлегенә “Якты гамь” поэмасы, ә тормыш иптәше Фиалка ханымның “Мәңгелеккә китә шагыйрьләр...” язмасы дөнья күргән. Теләүчеләр журналны кулга төшереп укый ала.
Мәртәбәле кунаклар Буыннар мирасы музеенда да булдылар. Музей хуҗасы Вәсил Вәлиуллин аларга бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткергән. Алар исә экспонатларга бай, барысы да зәвык белән эшләнгән шундый музей эшләп торуына Вәсил Вәлиҗан улына рәхмәтләрен белдерделәр. Татар теле укытучысы Рәмзия Латыйпова мәктәптә Шамил ага иҗатын укучыларга җиткерү буенча зур эш алып барылуын әйтте, Шамил аганың авылдашы Фәрит Юнысов һәм сыйныфташы Мәсәния Харисованың (мәрхүмнәр) истә калганнары буенча видеоязма да күрсәттеләр. Акбүре мәктәбе укучылары Раил Харисов, Лилия Хәсәншина, Җәмил Җәләлетдинов, Илназ Насыйров, Зөлфия Шәвәлиева, Айдар Шәйхелгалиев, Алинә Хәйдәрова, Илшат Нуруллиннар чыгышы ямь өстенә ямь булды. Аларның үзләрен иркен тотып, сәнгатьле итеп сөйли белүләрендә, әлбәттә, укытучыларының роле зур.
Мәктәптә “Ә шулай да юкка яшәлмәгән, нидер кала җирдә бездән дә” дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылган. Анда Шамил ага Шәйдуллинның газеталардагы язмалары, китаплары, Рәхмәт хатлары, грамоталары, куйган хезмәтләре өчен бирелгән медальләре һ.б. урын алган. Алар һаман саен туплана, иҗаты көннән-көн ачыла бара, яңа мәгълүматлар пәйда була икән – димәк якташыбызның якты истәлеге күңелләребездә саклана дигән сүз. Монда Акбүре мәктәбе һәм Буыннар мирасы музее коллективы куйган хезмәт өлеше бик зур.
Чара чәй табыны янында дәвам итте.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев