Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

160тан артык кеше югары технологияле медицина ярдәме алган

2021 елда Яңа Чишмә районының 162 кешесе Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә югары технологияле медицина ярдәме алган.

Магнит-резонанс томографиясе (МРТ) - 41 кеше, рентген - компьютер томографиясе (РКТ) - 52 кеше узган. 38 авыручы кан тамырлары үзәкләрендә дәваланган, дүрт авыруга буыннарны алыштыру буенча операция ясалган.
Кардиохирургия ярдәме 17 пациентка күрсәтелгән, шул исәптән 15 – стентлау һәм 2 – аортокоронар шунтлау.
Авыруларны профилактикалау буенча шактый эш башкарылган. 2021 елда РҮХ поликлиникасында 2407 кеше диспансерлаштыруны узган, оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре (2604 кеше) медицина тикшерүләре үткән.
«Сәламәтлек мәктәпләре»ндә  830 кеше укытылган, 152 ветеран һәм 2710 бала диспансерлаштыру узган.

ВИЧ – инфекцияле 12 авыру исәптә тора
Яңа Чишмә районында 12 ВИЧ-инфекцияле авыру диспансер исәбендә тора.
Алар арасында сигез ир-ат һәм дүрт хатын-кыз, тугыз авыру Яңа Чишмә районында яши.
Барлык авырулар да даими рәвештә медицина күзәтүе һәм флюорография уза.
Бу хакта РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда авырулар саны кимү темпы күзәтелә һәм 100 мең кешегә 367,4 очрак тәшкил итә (Россия буенча 100 мең кешегә 774 очрак).
Наталья Роменская яшьләр арасында ВИЧ-инфекциянең таралуына каршы тору чаралары турында сөйләде.
Яшьләр арасында ВИЧ-инфекция таралуның кимүендә уңай тенденциягә РҮХ, яшьләр сәясәте, спорт, мәгариф, мәдәният һәм башка ведомстволарның ведомствоара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә ирешелгән.


Көчләрне берләштерү һәм үткәрелә торган чаралар 18-49 яшьлек кешеләрнең ВИЧ-инфекция мәсьәләләре буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен 93%ка җиткерү мөмкинлеге биргән.
Комиссия бу мәсьәләгә кагылышы булган барлык хезмәтләргә эшне йомшартмаска, район халкының кайбер төркемнәренә адреслы юнәлештәге профилактик чараларны даими үткәрергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев