Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

9 айга йомгак ясалды

Сиш­әмбе көн­не ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре ки­ңәш­те, ки­ңәш­мә­дә бы­ел­гы­сы ел­ның 9 аен­да ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нең эше­нә йом­гак ясал­ды, ки­лә­чәк­кә бу­рыч­лар бил­ге­лән­де. Ев­ге­ний СТА­РОВ РҮХ баш та­би­бы­ның ста­ци­о­нар, по­лик­ли­ни­ка һәм ФАП­лар бу­ен­ча урын­ба­сар­ла­ры: Ра­вил Алу­ка­ев, Рә­фис Ва­фин, Га­ли­на Ми­ро­но­ва­лар эш ту­рын­да мәгъ­лү­мат­лар бе­лән чы­гыш яса­ды­лар. Бар­лык чы­гыш ясау­чы­лар да үз бү­лек­чә­лә­ре эше­нә объ­ек­тив бәя...

Сиш­әмбе көн­не ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре ки­ңәш­те, ки­ңәш­мә­дә бы­ел­гы­сы ел­ның 9 аен­да ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нең эше­нә йом­гак ясал­ды, ки­лә­чәк­кә бу­рыч­лар бил­ге­лән­де.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

РҮХ баш та­би­бы­ның ста­ци­о­нар, по­лик­ли­ни­ка һәм ФАП­лар бу­ен­ча урын­ба­сар­ла­ры: Ра­вил Алу­ка­ев, Рә­фис Ва­фин, Га­ли­на Ми­ро­но­ва­лар эш ту­рын­да мәгъ­лү­мат­лар бе­лән чы­гыш яса­ды­лар. Бар­лык чы­гыш ясау­чы­лар да үз бү­лек­чә­лә­ре эше­нә объ­ек­тив бәя бир­де­ләр, төп игъ­ти­бар­ны эш­тә­ге җи­теш­сез­лек­ләр­гә (ким­че­лек­ләр­гә) юнәлт­те­ләр.

Ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре­н де­мог­ра­фик хәл­ләр бор­чый: 9 ай­да ни­ба­ры 100 ба­ла ту­ган, 172 ке­ше үл­гән, та­би­гый ки­мү дә­вам итә. Дәү­ләт га­ран­ти­я­се прог­рам­ма­сы ту­лы­сын­ча үтәл­гән: тәү­лек әй­лә­нә­се­нә эш­ләү­че ста­ци­о­нар бу­ен­ча - 100,7, көн­дез­ге дә­ва­лау - 101,5, по­лик­ли­ни­ка бу­ен­ча - 101,3 про­цент­ка үтәл­гән. Мак­сат­чан эш алып ба­ры­лу ар­ка­сын­да ба­ла­лар үле­ме­нә юл ку­ел­ма­ган, йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры, яман шеш авы­ру­ла­рын­нан үлү­че­ләр са­ны ки­ме­гән. Шу­шы ел­ның 9 аен­да (уз­ган ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да) яман шеш авы­ру­ла­ры­ның азуы ки­ме­гән, 2010 ел­да 39,4 бул­са, 2011 ел­да 31,4, шу­лай да бу күр­сәт­кеч рес­пуб­ли­ка­ны­кын­нан (31,0) юга­ры.

Па­ци­ент­лар­ны юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле яр­дәм алу­га җи­бә­рү (юл­лау) бу­ен­ча зур эш баш­ка­рыл­ган: 28 ке­ше ко­ро­на­рог­ра­фия үт­кән, шу­лар­ның ике­се­нә аор­то­ко­ро­нар шун­ти­ро­ва­ние ясал­ган, ике ке­ше­гә бу­ын­нар­га про­тез ур­наш­ты­ру бу­ен­ча опе­ра­ция ясал­ган, ра­йон үзә­ген­нән бер ба­ла­га Санкт-Пе­тер­бург­та умырт­ка ба­га­на­сы­на кат­лау­лы опе­ра­ция ясал­ган. "Сә­ла­мәт­лек" ил­кү­ләм про­ек­тын тор­мыш­ка ашы­ру кы­са­ла­рын­да 300 хез­мәт­кәр­гә өс­тә­мә дис­пан­сер­лаш­ты­ру үт­кә­рел­гән, шу­ның нә­ти­җә­сен­дә 100 дән ар­тык ке­ше­дә баш­лан­гыч ста­ди­я­дә авы­ру­лар ачык­лан­ган. 14 яшь­лек яшүс­мер­ләр­не өс­тә­мә дис­пан­сер­лаш­ты­ру үт­кә­рел­гән (өлеш­чә). Ту­лы­сын­ча тик­ше­рү үт­кәр­мәү­нең сә­бә­бе - кай­бер ба­ла­лар белгечлә­ре­нең бул­ма­вы. Мон­нан чы­гу юлы та­был­ган - ДРКБ бе­лән ки­ле­шү тө­зел­гән. Федераль таш­ла­ма­лар­га ия бу­лу­чы­лар­ның күп­че­ле­ге­нең со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сын­нан баш тар­туы да ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­рен бор­чу­га са­ла. Ав­гус­тта һәм сен­тябрь­дә ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре алар ара­сын­да аң­ла­ту эш­лә­ре алып бар­ган­нар һәм шун­нан соң 50 ке­ше да­ру алу­ны өс­тен күр­гән. Рә­фис Ва­фин ае­ру­ча Ак­бү­ре һәм Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә эш­ләү­че ме­дик­лар­ның ях­шы эш­ләү­лә­рен бил­ге­ләп үт­те. 9 ай эчен­дә ап­те­ка­дан ре­цепт­лар ни­ге­зен­дә фе­де­раль таш­ла­ма­лар­га ия бу­лу­чы­лар­га 3 мил­ли­он сум­нан ар­тык бә­я­дә һәм ре­ги­о­наль таш­ла­ма­лар­га ия бу­лу­чы­лар­га мил­ли­он сум ча­ма­сы кү­лә­мен­дә да­рулар җи­бә­рел­гән.

Бы­ел мат­ди ба­за­ны ны­гы­та ал­ган­нар, 5,5 млн. сум­лык яңа җи­һаз са­тып алын­ган, Зи­рек­ле хас­та­хан­ә­се­нә ка­пи­таль ре­монт ясал­ган. "Ритэк" нефть ком­па­ни­я­се­нең со­ци­аль про­ект­лар кон­кур­сын­да ин­ва­лид­лар­га па­ла­та­лар бул­ды­ру өчен 230 мең сум кү­лә­мен­дә грант от­кан­нар.

Эш­тә­ге бил­ге­ләп үтел­гән ким­че­лек­ләр ара­сын­да - он­ко­ло­гик авы­ру­лар­дан 1 ел эчен­дә үлү­че­ләр са­ны­ның юга­ры бу­луы, кай­бер бел­геч­ләр­нең җи­теш­мә­ве, по­лик­ли­ни­ка­да ре­монт тө­гәл­лән­мә­ве. Эш­чән­лек­нең кай­бер юнә­леш­лә­ре бу­енч­а эш­нең ти­е­шен­чә баш­ка­рыл­ма­вын та­нып, ме­дик­лар алар­ны ях­шыр­ту­ны мак­сат итеп куй­ган­нар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск undefined