Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Ачыктан- ачык сөйләшү

15 фев­раль­дә ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре ки­ңәш­мә­се бу­лып уз­ды, ан­да 2011 ел­да ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­лә­ре эше­нә йом­гак ясал­ды һәм агым­да­гы ел­га бу­рыч­лар ку­ел­ды. Ки­ңәш­мә эшен­дә ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов һәм ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы­ның ли­цен­зи­я­ләү бу­ен­ча Ида­рә на­чаль­ни­гы Ра­фик Ба­тыр­шин­нар кат­наш­ты һәм чы­гыш яса­ды. Азат МУ­СИН

РҮХ баш та­би­бы Ри­шат Би­ла­лов­ның док­ла­ды бай эч­тә­лек­ле һәм конк­рет ми­сал­лар­га ни­гез­лән­гән иде, ра­йон­ның сә­ла­мәт­лек сак­лау­ буенча бар­лык бү­лек­чә­лә­ре эш­чән­ле­ге­нә объ­ек­тив бәя би­рел­де.

Го­му­мән ал­ган­да ха­лык ара­сын­да үлү­че­ләр са­ны ки­ме­гән (2010 ел­га ка­ра­ган­да 19 ке­ше­гә ким­рәк), шул исәп­тә йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры авы­ру­ла­рын­нан да. Ту­бер­ку­лез­дан да ба­ла­лар ара­сын­да үлү­че­ләр юк, яман шеш авы­ру­ла­ры бу­ен­ча озак дә­ва­лан­ма­ган (аз­ган) бу­лу очраклары һәм үлү­че­ләр са­ны шак­тый ки­ме­гән.

Дәү­ләт га­ран­ти­я­се прог­рам­ма­сы ту­лы кү­ләм­дә үтәл­гән, фельд­шер һәм та­биб­лар та­ра­фын­нан 212 мең ка­бул итү­ләр (ба­ру­лар) үт­кә­рел­гән, 2700 ке­ше (ра­йон­нан) ста­ци­о­нар яр­дәм ал­ган. Со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сын­нан баш тар­ту­чы­лар са­ны ки­ме­гән, 213 ке­ше юга­ры тех­но­ло­гик ме­ди­ци­на яр­дә­ме ал­ган.

Мат­ди-тех­ник ба­за шак­тый ях­шыр­ган, РҮХ, Зи­рек­ле хас­та­ха­нә­се, ФАП би­на­ла­ры­на ка­пи­таль ре­монт ясал­ган, ме­ди­ци­на пер­со­на­лы­ның хез­мәт ха­кы арт­кан, 5,5 млн. сум­лык ме­ди­ци­на җи­һа­зы са­тып алын­ган, бо­лар бар да па­ци­ент­лар­га та­гы да нә­ти­җә­ле­рәк ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тер­гә бу­лыш­лык итә.

Таш­ла­ма­лы бә­я­ләр­дән да­ру­лар бе­лән тәэ­мин итү кү­лә­ме арт­кан, 2011 ел­да 7 млн. сум­лык да­ру җи­бә­рел­гән, ста­ци­о­нар­да да­ру­лар бе­лән тәэ­мин итү дә ях­шы­рган. Эш­нең уңай як­ла­ры бе­лән бер­рәт­тән кай­бер проб­ле­ма­лар һәм хәл ител­мә­гән мәсь­ә­лә­ләр (бу­рыч) дә бар. Үлү­че­ләр са­ны ки­мү­гә дә ка­ра­мас­тан, ул әле һа­ман юга­ры бу­лып ка­ла би­рә, туу­чы­лар са­ны да ки­сәк ке­нә ки­ме­гән (ни­ба­ры 154 ба­ла ту­ган). 12 ке­ше ЮТҺ дә һә­лак бул­ган - кеч­ке­нә ге­нә ра­йон өчен бу зур сан, үз-үзе­нә кул са­лу (су­и­цид) оч­рак­ла­ры да күп - 2011 ел­да - 6 оч­рак, бы­ел - 1 оч­рак ( 23 яшь­лек яшь егет үл­гән). Эш­кә ярак­лы яшь­тә­ге ха­лык ара­сын­да яман шеш авы­ру­ла­рын­нан үлү­че­ләр са­ны рес­пуб­ли­ка күр­сәт­ке­чен­нән шак­тый ар­тып ки­тә. Өч ба­ла үле ту­ган, бу - уңыш­сыз га­и­лә­ләр, шун­дый яңа оч­рак­лар­ны бул­дыр­мас өчен ки­чек­тер­ге­сез ча­ра­лар комп­лек­сын ка­бул итәр­гә ки­рәк.

Та­биб­лар бе­лән тәэ­мин ите­леш бу­ен­ча проб­ле­ма­лар бар - те­ра­певт, аку­шер-ги­не­ко­лог, рент­ге­но­лог ки­рәк. Хә­зер шим­бә көн­не эш­лә­сә­ләр дә (әбәд ва­кы­ты бар­лы­гы 30 ми­нут), ла­бо­ра­то­ри­я­гә өс­тә­мә бел­геч­ләр бү­леп би­рел­сә дә, по­лик­ли­ни­ка­да ка­бул итү­ләр­дә чи­рат­ка ба­су проб­ле­ма­сы ту­лы­сын­ча хәл ител­мә­гән.

Ту­бер­ку­лез бе­лән авы­рау оч­рак­ла­ры да кур­ку­га са­ла, ра­йон­га да­и­ми яшәү өчен яки ва­кыт­лы­ча эш­кә ки­лү­че ке­ше­ләр­нең до­ку­мент­ла­ры, про­пис­ка­ла­ры бул­мау оч­рак­ла­ры да бар, алар авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­ры­на ме­ди­ци­на тик­ше­рүе уз­ма­ган ки­леш ур­на­ша­лар һәм бик еш кы­на ин­фек­ция чы­га­нак­ла­ры бу­лып то­ра­лар, шул исәп­тә ту­бер­ку­лез һәм ве­не­рик авы­ру­лар да. Бу оч­рак­та Рос­пот­реб­над­зор, АҖ баш­лык­ла­ры һәм ху­җа­лык җи­тәк­че­лә­ре­нең дә бу­лыш­лык күр­сә­түе ки­рәк.

2012 ел­да төп бу­рыч­лар бу­лып тү­бән­дә­ге­ләр то­ра:

- аз­ган яман шеш авы­ру­ла­рын һәм үлем оч­рак­ла­рын ки­ме­тү;

- мо­дер­ни­за­ци­я­ләү прог­рам­ма­сын уңыш­лы төс­тә тор­мыш­ка ашы­ру;

- ана­лар һәм ба­ла­лар ара­сын­да­гы үлем­не һәм үле туу оч­рак­ла­рын бул­дыр­мау;

- Әл­мәт, Чис­тай һ.б. шә­һәр­ләр­дә­ге ме­ди­ци­на үзәк­лә­рен­дә юга­ры тех­но­ло­гик ме­ди­ци­на яр­дә­ме бу­ен­ча бил­ге­лән­гән нор­ма­ны (кво­та) ва­кы­тын­да һәм ту­лы кү­ләм­дә үз­ләш­те­рер­гә;

- ту­бер­ку­лез­ны ир­тә­рәк ачык­лау һәм про­фи­лак­ти­ка­лау.

ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы­ның го­му­ми рей­тинг­ла­рын­да без­нең ра­йон 12 нче, ә авыл ра­йон­на­ры ара­сын­да 3 нче урын­ны би­ли.

Соң­гы сүз итеп док­лад ясау­чы да­и­ми рә­веш­тә яр­дәм итеп то­руы, бар­лык проб­ле­ма­лар­ны аң­ла­вы өчен ра­йон баш­лы­гы­на рәх­мәт бел­дер­де, ба­ры­сы­на да исән­лек-сау­лык һәм имин­лек те­лә­де.

Баш та­биб урын­ба­са­ры На­талья Ро­менс­кая, та­биб-ре­а­ни­ма­то­лог Мак­сим Ко­на­не­ров, та­биб-фти­зи­атр Ра­ми­лә Ра­ма­за­но­ва, та­биб-пе­ди­атр Свет­ла­на Гыйз­зә­тул­ли­на, аку­шер-ги­не­ко­лог Ни­ко­лай Усик һәм Ра­фик Ба­тыр­шин­нар үз чы­гыш­ла­ры бе­лән док­лад­ны ту­лы­лан­дыр­ды­лар.

Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов уңай як­ка үз­гә­реш­ләр бар­лы­гын бил­ге­ләп үт­те. Әм­ма ФАП-лар­ның эшен ях­шыр­тыр­га ки­рәк, алар ка­ты авы­ру­лар­ны ачык­лау бу­ен­ча (ае­ру­ча га­ди авыл ке­ше­лә­ре ара­сын­да) баш­лан­гыч зве­но бу­лыр­га ти­еш, шу­лай ук ВТЭК (МСЭК) бе­лән та­гы да конк­рет­рак эш­ләр­гә ки­рәк - алар без­нең ра­йон­га гра­фик бу­ен­ча үз ва­кы­тын­да ки­лер­гә ти­еш­ләр, ди­де.

Ра­йон баш­лы­гы РҮХ­не ре­монт­лау­да яр­дәм итәр­гә, ра­йон­га эш­кә ки­лү­че та­биб­лар­га 2 фа­тир һәм ел­лык эш нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча иң ях­шы та­биб­лар­га һәм шәф­кать ту­таш­ла­ры­на шак­тый зур сум­ма­да 10 грант бү­леп би­рер­гә вәгъ­дә ит­те.

Ан­нан соң бү­ләк­ләү це­ре­мо­ни­я­се бул­ды. Та­биб-анес­те­зи­о­лог Мак­сим Ко­на­не­ров (1 нче бит­тә­ге рә­сем­дә) нә­ти­җә­ле хез­мә­те өчен ра­йон баш­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­сы, Ека­те­ри­нов­ка ФАП мө­ди­ре Алек­санд­ра Ло­га­шо­ва - ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­сы бе­лән, "2011 ел­да иң ях­шы та­биб­лар учас­то­гы" дип­ло­мы бе­лән Ра­ми­лә Ра­ма­за­но­ва­ның та­биб­лар учас­то­гы (2 бит­тә­ге рә­сем­дә - Ри­шат Би­ла­лов, Ра­ми­лә Ра­ма­за­но­ва, шәф­кать ту­таш­ла­ры Ма­ри­на Ми­ша­ги­на һәм Зоя Ко­на­не­ро­ва), "2011 ел­да иң ях­шы ФАП" дип­ло­мы бе­лән Шах­май ФАП мө­ди­ре Зөл­фия Са­би­ро­ва­лар бү­ләк­лән­де, сә­ла­мәт­лек сак­лау өл­кә­сен­дә куй­ган хез­мәт­лә­ре өчен Ле­ни­но ФАП аку­шер­ка­сы юби­ляр Ра­и­са Ле­онть­е­ва­ны да кот­ла­ды­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск ЦРБ