Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Африка чумасы: без аны бусагага да бастырмыйк

    Россия территориясендә (Пенза өлкәсендә һәм Кырымда) дуңгызларда африка чумасы авыруы ачыкланган. Дуңгызларда африка чумасы (ДАЧ) - аеруча куркыныч, кискен йогышлы, вируслы авыру. Вирус елның теләсә кайсы вакытында төрле яшьтәге һәм төрле токымлы кыргый һәм йорт дуңгызларын зарарлый. Хайваннарыңны йогышланудан саклау өчен ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт түбәндәгеләрне тәкъдим...

    Россия территориясендә (Пенза өлкәсендә һәм Кырымда) дуңгызларда африка чумасы авыруы ачыкланган.

    Дуңгызларда африка чумасы (ДАЧ) - аеруча куркыныч, кискен йогышлы, вируслы авыру. Вирус елның теләсә кайсы вакытында төрле яшьтәге һәм төрле токымлы кыргый һәм йорт дуңгызларын зарарлый.
    Хайваннарыңны йогышланудан саклау өчен ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
    ●үз хуҗалыгыгызга чит кешеләрне кертмәгез, дуңгызларны тышкы абзарларда асрамый торган режимга күчерегез;
    ●дуңгызларга хайван продукциясеннән әзерләнгән һәм ризык калдыкларыннан булган азыкларны пешермичә ашатмагыз;
    ●10 көнгә бер мәртәбә дуңгызларны һәм алар торган биналарны кан суыра торган бөҗәкләргә каршы (талпан, бет, борча) эшкәртергә кирәк. Кимерүчеләр белән даими көрәш алып барырга;
    ●ветеринария-санитар экспертиза үткәрмичә үз йортыгызда мал чалмагыз һәм сатмагыз;
    ●ветеринария документларыннан башка санкцияләнмәгән сәүдә итү урыннарыннан дуңгыз балалары сатып алмагыз;
    ●ветеринария белгечләре тарафыннан үткәрелә торган ветеринария карауларында, вакцинация ясаганда (классик чумага, рожа авыруына каршы) һәм башка эшкәртүләр үткәргәндә дуңгызларның баш санын төгәл әйтегез;
    ●терлек үләксәләрен, аларны асрагач һәм эшкәрткәч хасил булган калдыкларны чүплеккә, юл кырыйларына ташламагыз, аларны үз бакчагызга яисә башка җир участокларына күммәгез.
    ●Хайваннар үлгән очракта һәм ДАЧ-ка шик туса, һичшиксез, район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк.
    Тел.: 2-25-21, 2-29-74.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: