Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Ак халатлы фәрештәләр бәйрәме

21 июньдә Яңа Чишмә район мәдәният йортында бәйрәм чарасы булып узды, анда районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Медицина хезмәткәрләренә котлау сүзләре белән район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе Идеал Айзатуллов, район үзәк хастаханәсенең элеккеге баш табибы Ришат Билаловлар мөрәҗәгать итте.


Сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен лаборант Антонина Воробьева, «Ашыгыч ярдәм» фельдшеры Татьяна Макарова, диетсестра Фәридә Зарипова, икътисадчы Нәкыя Гарифуллина, бухгалтер Фирдәүсә Гарифуллина, кадрлар бүлеге башлыгы Валентина Янова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. 
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белән план -икътисад бүлеге начальнигы Рузалия Шәрифуллина билгеләп үтелде.  Архангел ФАП санитаркасы Любовь Рукавишникова РҮХнең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рафис Вафин грамота һәм чәчәкләр тапшырды.
Яңа Чишмә сәламәтлек саклауның нәтиҗәле эше турында кыскача гына Идеал Айзатуллов  сөйләде. «Халыкны савыктыруга керткән өлеш өчен» Мактау грамотасы, «Россия Федерациясенең иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениеләре-2018» медале һәм сертификаты белән Рафис Вафин бүләкләнде. Шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм «Күпьеллык медицина шәфкать туташы хезмәте өчен» медальләре белән Гөлназ Миргазова һәм Миннур Якуповалар бүләкләнде, Любовь Мишагинага «Фельдшерлык бурычын намуслы башкаруы өчен” медале тапшырылды.
ТР Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белән Наталья Зубова – шәфкать туташы-анестезист, Светлана Завалишина – лаборатория технигы, Лиля Гыйззәтуллина – шәфкать туташы, Галия Шәйдуллиналар (теш табибы) билгеләп үтелде.
Монда шуны да билгеләп үтәргә кирәк, барлык бүләкләүләр хезмәттәшләренең – медицина хезмәткәрләренең көчле алкышлары астында узды, шулай ук сәхнәгә күтәрелгән район башлыгын көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Вячеслав Козлов медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгатендә медик хезмәтенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын, бу һөнәрнең күпме көч, энергия, сизгерлек таләп итүен белүен билгеләп үтте. Поликлиниканың шәфкать туташлары Альбина Адиятова һәм Миннур Якупова, стационар табибы Илгиз Фазлыев, стационар шәфкать туташлары Гөлия Гатауллина һәм Любовь Маланчева, фельдшер Любовь Мишагина  10 мең сумлык район башлыгы грантына һәм «2018 ел эше нәтиҗәләре буенча иң яхшысы» исеменә лаек булдылар.
Район үзәк хастаханәсенең клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Наталья Роменская Зирекле участок хастаханәсе шәфкать туташы Татьяна Веретенниковага, поликлиника санитаркасы Гөлназ Гыйззәтуллина, участок табибы шәфкать туташы 
Светлана Елесина, Черемухово ФАП мөдире Татьяна Зубатова, терапия бүлеге санитаркасы Людмила Спиридонова, техник Юлия Фомичевага Мактау грамоталары тапшырды.
Сәхнәдә районның сәламәтлек саклау ветераннарын бик җылы һәм чын күңелдән сәламләделәр. Эшләүчеләр дә, лаеклы ялга чыгучылар да җәмгыятьтә намуслы хезмәтләре һәм актив тормыш позицияләре өчен зур хөрмәткә лаеклар. Любовь Маланчева хөрмәтләнүчеләр исемлегендәге 64 ветеранга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Хезмәттәшләре 2018 елның июнь аеннан башлап 2019 елның июнь аена кадәр гаилә корган һәм үз гаиләсен яңа туган сабыйлары белән тулыландырган кешеләрне котладылар. Болар: Михаил һәм Анастасия Котовлар, Альбина һәм Тимур Бахтеевлар, Андрей һәм Юлия Каиргельдиновлар, Виталий һәм Любовь Быстровлар, Анатолий һәм Алина Шешолиннар, Александр һәм Татьяна Митрясовлар, Алексей һәм Елена Красновлар, Сергей һәм Наталья Холиннар, Валентина Пузикованы улы Николай белән, Раил һәм Гөлдания Фагизовлар гаиләләре.
Аларга истәлекле бүләкләр тапшыру өчен көчле алкышлар астында медикларның гаилә парлары Равил һәм Алсу Алукаевлар, Илгиз һәм Алсу Фазлыевлар чакырылган иде.
Күптән түгел РҮХ нең элеккеге баш табибы Ришат Билалов үзенең "Намуслы һәм һөнәренә тугрылык өчен" грантын керткән иде. Грантларны ул табиб травматолог-ортопед Равил Алукаевка һәм стоматология кабинеты шәфкать туташы Гүзәл Вәлиуллинага тапшырды. Аның сайлавын хезмәттәшләре көчле алкышлар белән бәяләделәр. 
Медицина хезмәткәрләрен бүләкләү һәм хөрмәтләү мәдәният хезмәткәрләренең,  балалар сәнгать мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды.
Рафис Вафин янә сәхнәдә: ул аларның бәйрәмен бизәгән барлык артистларга: Рәсилә Кадыйрова, Ләйсән һәм Илназ Шәйхетдиновларга, «Шешминка» бию коллективына, «Зажигай»төркеменә рәхмәт белдерде. Хезмәттәше Наталья Шешолинаны туган көне белән котлады, сәхнәгә дусларын: мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Галина Носованы һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наталья Гурьеваны чакырды. Аларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек теләде. Алар тарафыннан исә сәламәтлек саклауның барлык хезмәткәрләренә котлау сүзләре яңгырады.
"Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы да барлык котлауларга һәм теләкләргә кушыла.  Киләчәктә дә районның сәламәтлек саклау өлкәсенә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда һәм район үзәк хастаханәсенең әйдәүче табибларының халык сәламәтлеген саклау турында мәкаләләрен яктыртуда актив ярдәм итәчәкбез, дип ышандырабыз.
Лариса ФЕДОРОВА
Бәйрәм чарасының тантаналы өлеше “Ак халатлы фәрештәләр” җыры белән төгәлләнде. Автор фотосы
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев