Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Ак халатлы кешеләр бәйрәме

17  июньдә – дөньяда иң күркәм һәм гуманлы һөнәр ияләренең бәйрәме билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Яңа Чишмә РҮХ баш табибы Рәфис Вафин үзенең хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлый. Медицина хезмәткәре – ул һөнәр генә түгел, ә тормыш рәвеше дә.

 Медиклар – мактау һәм җылы рәхмәт сүзләренә лаек кешеләр.
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәм белән ихлас күңелдән  котларга рөхсәт  итегез. Сезгә киләчәктә  дә уңышлар һәм авыр хезмәтегездә җиңүләр телим.
Шушы мөһим  көнне байтак еллар дәвамында халык сәламәтлеге сагында хезмәт куйган кадерле ветераннарыбызны котлыйсы  килә, алар яшь хезмәттәшләренә менә дигән остаз булдылар: Г.Г. Камалова, Т.А. Низамиева, Е.С. Холина, З.С. Быкова, М.А. Соловьева, З.Х. Идиятуллина, Е.Ф. Бочарова, Л.М. Роднина, Г.В. Миронова, З.И. Конанерова һ.б. бик күпләр.
Сезнең тормышыгызда һәр көн саен бәхет, яхшы кәеф, мәхәббәт һәм тугрылык, иминлек, муллык булсын. Якты дөньяда озак еллар гомер итеп, кешеләргә гомер, сәламәтләнү шатлыгы бүләк итегез.
 

Таләпчән һәм принципиаль 
 

Әлфия Юсупова – табиб - дерматовенеролог, ул үзенең төп бурычы итеп авыруларның таралуын кисәтү  дип саный. Шуңа күрә үзендә җаваплылык, игътибарлылык, сак булу кебек сыйфатларны булдырган.
Әлфия Өлфәт кызы тормышта   киләчәккә максат  куеп, шуны үтәргә тырыша.
- Мисал өчен, Фирганә шәһәрендәге мәктәпнең 6 сыйныфында укыганда ук инде мин табиб булам дигән идем. Моның өчен бик тырышып укыдым, 8 сыйныфтан мөстәкыйль рәвештә институтка укырга керергә ныклап әзерләнә башладым, - дип сөйли Әлфия үзе турында. - 1987 елда Ташкенттагы мединститутка бик җиңел генә укырга кердем. Эпидемиолог булып эшләүче туган абыем әйтүе буенча санитар-гигиена юнәлешен сайладым.
1993 елда Юсуповлар гаиләсе Үзбәкстаннан Яңа Чишмә районына яшәргә күченеп кайта. Һәм Әлфия санэпидемстанциядә эшли башлый. Чертуш авылыннан “попуткада“, күбрәк җәяүләп Яңа Чишмәгә эшкә килә. 2000  елда эпидемиолог Әлфия Юсупова яңа белгечлек үзләштерә – дерматовенеролог була һәм шуннан бирле РҮХ-дә эшли.
Аның тормышында икенче төп максат – тату гаилә булдыру. Һәм менә ул ике малаен – Азим һәм Сәетне тәрбияли.
Принципиаль һәм таләпчән, шул ук вакытта ярдәмчел дә булган Әлфия  бу сыйфатларны яшьтән үк, күп балалы гаиләдә тәрбияләнгәндә үк булдыра.
Эштә иң якын ярдәмчесе, шәфкать туташы Ольга Ефимова сөйләгәнчә, 16 ел бергә эшләү дәверендә алар Әлфия белән иң яхшы дуска әверелгәннәр. Эштә дә бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар һәм  бергә чәй эчкән минутларда да хатын-кыз серләре белән уртаклашалар.
- Оля бик җаваплы, башкаручан, оптимист хезмәткәр. Авырулар белән итагатьле, аларга карата ягымлы, игътибарлы. Бу һөнәр аңа туры килә, - ди Әлфия Юсупова.

Ярдәм кулы сузалар

Ольга Юрьевна Ефимова Чистай медучилищесын тәмамлагач Әлмәт районында  ФАП-та акушерка булып эшли башлый. 1999 елдан Яңа Чишмә РҮХ-дә башта стационарның хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли, ә икенче кызы туганнан соң поликлиникага күчә.
- Яшьтән үк мин медицина хезмәткәре буласымны белә идем, - дип сөйли Оля, - мин башка эшне күз алдына да китерә алмый идем, чөнки әнием акушерка, ә аның апасы - фельдшер иде. Безнең Әлки районындагы авылда алар авыру кешеләргә булышучы бердәнбер кешеләр иде. Һәм еш кына бу ярдәмне  алар минем күз алдында күрсәтә иделәр. Кешеләргә нинди мөнәсәбәттә булуларын, ничек кайгыртучанлык күрсәтүләрен күреп үстем. Аларны һәр кеше хөрмәт итте. Әмма мин ул чакта бу эшне җиңел дип уйлый  идем. Укырга кергәндә әни миңа бу һөнәрнең икенче ягы турында да сөйләде. Шулай булгач, мин үз һөнәремә аңлап юл тоттым, шуны сайлавыма  һич тә үкенмим.
- Шәфкать туташы булу һәркемгә дә хас түгел. Ефимовларның олы кызлары педагог булырга укый, ә икенчесе – Наташа БДИ тапшыргач медицина уку йортына укырга керергә барачак. Оляның тагы ике кызы үсеп  килә, алар әле кечкенә, әниләренең һөнәрен сайларлармы  - мәгълүм түгел.   

Авыр һөнәр иясе

Бухгалтер эше – авыр һәм җаваплы. РҮХ дә Ольга Лобачева 17 ел дәвамында баш бухгалтер булып хезмәт куя. Ә эшен ул шул коллективта 1994 елда икътисадчы булып башлый.
Әлеге һөнәр  ияләре өчен яшь түгел, ә тәҗрибә мөһим, шуңа да, пенсия яшенә җитеп тә, Ольга Ивановна үз командасында тагын 5 ел эшли. Ә бүген ул лаеклы ялга чыга. Хастаханә җитәкчелегенә һәм коллективка хезмәте бәяләп бетергесез хезмәткәр белән аерылышу авыр.
Ольга Ивановна һәрвакыт зур тырышлык куеп эшли. Кайвакыт эш көне күптән төгәлләнгән булуын да онытып җибәрә, ул барлык отчетларын үзвакытында тапшыра. Кем тарафыннан гына таләп ителсә дә, теләсә нинди информацияне кичектерми, тиз арада җибәрә. Аның эшендә вак-төягенә чаклы уйланылган. Шуңа да аны финансист буларак та, кеше буларак та хөрмәт итәләр һәм кадерен беләләр.
- Әйе, бездә коллектив бердәм, дус. Без  хезмәттәшләр  генә түгел, дуслар да булдык, - дип сөйли Ольга Лобачева.
- 1994 елда, Үзбәкстаннан мәҗбүрләп күчеп  урнашу статусында кайткач, без ирем белән РҮХ гә эшкә урнаштык, бик әйбәт кешеләр очраттык, бүген без алар белән хезмәттәшләр генә түгел ә бик яхшы дуслар да. Яңа Чишмәдә яшәп китәргә безгә  нәкъ менә алар булышты, ә аларның балалары безнең малайларның дусларына әверелде. РҮХ дән фатир алгач, хезмәттәшләрнең күбесе белән без әле күршеләр дә булдык.

“Ак халат  күңелемә ошады“


Үз һөнәрен сайлауга Валентина Быковага  медицина халаты этәргеч булган. Аның сөйләвенчә, медикларның махсус киемен ул бала чактан яраткан, прививка ясатудан бик курыкса да, медицина хезмәткәре булу теләге бер дә сүнмәгән. 
- Бар куркуларны җиңеп, мәктәптә биология һәм химия фәннәрен бик яхшы үзләштереп, үз хыялымны тормышка ашырдым, - ди Валентина Владимировна.
Түбән Кама медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Валентина алты ел шул ук шәһәрдәге балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Тормыш иптәше белән туган авыллары Петропавел Бистәсенә күчеп кайткач, ул ФАП та фельдшер булып эшли башлый. Хәзер  акушерлык пункты белән җитәкчелек итә. Үз язмышыннан һәм һөнәреннән канәгать. Аның авыруларга, гомумән кешеләргә игътибарлы булуы, тәҗрибәсе эштәге теләсә нинди катлаулы хәлләрдә җиңеп чыгарга мөмкинлек бирә. Аны хезмәттәшләре дә, авылдашлары да хөрмәт итә – бу да бик мөһим.
- Безнең Валентина хезмәт сөючән, үз-үзен аямый торган, изгелек теләүче һәм кече күңелле кеше, - диләр  хезмәттәшләре аның турында.
Быел Валентина Быковага 55 яшь тулган, тик яраткан, кайчакларда бик авыр да булган эше  белән ул әле саубуллашырга (китәргә) теләми.
- Авылдашларыма мин кирәк икән – димәк әле булышачакмын.      


  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X