Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Актив ял - укуда уңышка ышаныч

    10 августта тәрбиягә һәм опекага алынган гаиләләрдәге 43 бала Казанда экскурсиядә булдылар.

    Яңа Чишмәдән Казанга балалар уңайлы автобуста килделәр, аларны анда экскурсовод каршы алды һәм "Юркин парк"ка чакырды - бу иң зур Динозаврлар паркы. Монда балалар экскурсоводның динозаврлар турында сөйләгәнен кызыксынып тыңладылар һәм карадылар.
    - Алар шундый зур, хәрәкәтләнәләр, хәтта акыралар да, әйтерсең лә тереләр диярсең, - дип, телефоннан әти-әниләренә сөйләделәр, - аякларын да, койрыкларын да селкетәләр, хәтта битләре дә кыймылдый.
    Аннары килүчеләрне шәһәр буйлап экскурсиядә йөрергә чакырдылар, аларга универсиада объектлары, яңа төзелә торган объектлар, төрле архитектура һәм тарихи һәйкәлләр турында сөйләделәр.
    "Туган авылым" кафесында тамак ялгап алганнан соң, балалар Бауман урамы буйлап йөреп килергә булдылар, "Макдональдс"кафесын да читләтеп үтә алмадылар. Рәхәтләнеп ял иткән балалар шул ук автобуста өйләренә әйләнеп кайттылар.
    Бу экскурсия "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында үтте, аның химаячесе безнең якташыбыз, "Буревестник" ҖЧҖ генераль директоры Вячеслав Улитин. Ул, актив ял - укуда уңышка ышаныч, дип саный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: