Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Авыру тарихыннан күчермәне кем ясарга тиеш?

Безгә, редакциягә Яңа Чишмәдә яшәүче II төркем инвалид Юныс Нәсыйбуллин хастаханәдә ятып чыкканда документлар тутыру белән бәйле сорау язылган хат белән мөрәҗәгать итте.

-Пациентка хастаханәдә ятып чыкканда алда дәвалану буенча кирәкле тәкъдимнәрне, авыру тарихыннан күчермәне һ.б. кем һәм кайчан бирергә тиеш - газета укучыбызның әнә шул хакта беләсе килә.
-Өлкән кешеләргә, инвалидларга теге яки бу табибны эзләп бер каттан икенчесенә йөрү кыен һәм бу сорау бер мине генә борчымый.
Ю. Нәсыйбуллин соравына РҮХ баш табиб урынбасары Рәфис Вафин җавап бирә:
-Стационардан дәваланып чыкканда дәвалаучы табиб пациентка авырулар тарихыннан күчермә, алда дәвалану өчен рекомендацияләр (нинди дарулар, күпме дозада кабул итәргә һ.б.), шулай ук кирәк булганда тикшеренүгә (томография һ.б.) - башка дәвалану учреждениесенә юллама бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев