Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балаларда полиомиелит профилактикасы

    Соңгы елларда ТР-да полиомиелитка каршы прививка ясалмаган балалар саны (15 яшькә кадәрле) артуы күзәтелә.

    2015 елда күрсәткеч 1% тәшкил итте (7396 кеше), 2014 елда - 0,9% (6083 кеше). Яңа Чишмә районы буенча 2015 елда прививка ясалмаган 17 бала бар иде (0,8%). 2016 елда икесе прививка ясатырга риза булды, 15 се элеккечә прививкасыз калды (0,7%).
    Әлеге балалар профилактик прививкалар ясатудан, шул исәптә полиомиелитка каршы вакцинациядән дә тулысынча баш тарткан ата-аналарның балалары. Прививкалардан нигездә, рәсми төстә баш тарту турында язып, дини яктан фикер йөртеп каршы киләләр. Кызганычка каршы, вакцинация турында табиблар фикерен алар игътибарга алмыйлар. Балаларны полиомиелиттан саклау тиешле дәрәҗәдә булмау полиомиелит буенча уңышсыз саналган территорияләрдән һәм илләрдән вирус ("кыргый штамлы") керткән очракта республика халыклары арасында полиомиелит авыруы таралу куркынычы тудыра.
    Полиомиелит - нерв системасын зарарлый торган авыру, бигрәк тә арка миенең соры төстәге матдәсе зарарлана, ул нигездә түбәнге очлыкларны параличлый, ә тагы да авыррак очракларда тын алу да тукталырга мөмкин.
    Полиомиелит вирусы тышкы тирәлектә тотрыклы, организмнан читтә дә 0-8 градуста (температура) яшәү сәләтен югалтмый. 50-60 градуска җылытканда 15 минуттан һәлак булса, кайнатканда шунда ук үлә. Суда 100 көн, сөттә һәм майда 3 айга, фекальдә 6 айга чаклы саклана.
    Авыру тудыручыны йоктыру (тапшыру) механизмы - фекаль-ораль, йоктыру юлы - су, ризык аша, көнкүрештә. Эпидемиологик әһәмияте тапшыру-йоктыруның һава-тамчы һәм һава-тузан юлы белән аңлатыла. Инфекция чыганагы булып авыру яки вирус йөртүче кеше тора. Кискен полиомиелитның инкубация чоры 4 көннән 30 көнгә чаклы сузыла, ешрак ул 6-21 көндә уза.
    Бу авыру белән нигездә полиомиелитка каршы прививка ясатмаган яки профилактик прививкаларны вакытында ясатмаган балалар авырый. Бу авыруны кичергән кешеләрдә дә иммунитет эшләнеп чыкмый һәм аларга да вакцина ясатырга кирәк. Организмга вирус эләккән икән, бернинди даруның да файдасы юк. Ата-аналар бары вакцина ярдәмендә генә балаларын шушы куркыныч авырудан саклап кала алалар, шулай ук үзләренә проблема да тудырмыйлар, инвалид бала асраучылар исә моның ни икәнен әйбәт беләләр.
    Алсу АЛУКАЕВА, РҮХ-нең табиб-педиатры

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: