Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Балаларны сәламәтләндерү

Район башлыгында узган соңгы планеркада РҮХ баш табибы Рафис Вафин район балаларын сәламәтләндерү турындагы информация белән чыгыш ясады.


- Балалар сәламәтлеге торышы – бу җәмгыять һәм дәүләт иминлеге өчен бүгенге генә түгел, киләчәктәге мөһим күрсәткеч тә, - дип башлады ул үз чыгышын.
- Яңа Чишмә РҮХ дә ел саен балаларга диспансеризация үткәрелә. 2018 елда 2584 бала диспансеризация үтәргә тиеш иде, шулардан 89 бала – ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калучылар.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында 1 урында сулыш органнары авырулары тора – 194 очрак (бу яшьтәге 1000 балага 206,8, 2017 елда 211,4, ТР буенча 221,3). Икенче урында ашкайнату органнары авырулары – 32 очрак (1000 балага 34,1, 2017 елда – 34,5, ТР буенча 36,7). Өченче урында кан авырулары – 21 очрак (1000 балага 22,4, 2017 елда 22,8, ТР буенча 21,4). Дүртенче урында сөяк-мускул системасы авырулары – 16 очрак (1000 балага 17,1, 2017 елда 17,4, ТР буенча 16,7). Бишенче урында эндокрин (эчке бизләр) системасы авырулары – 11 очрак (1000 балага 11,7, 2017 елда 11,9, ТР буенча 10,2).
Әлеге барлык балаларга да савыктыру чаралары үткәрелде:
-РҮХ һәм “Крепыш” балалар сәламәтләндерү бакчасы базасында сулыш органнары авырулары булган 194 бала физиодәвалану алды: борын һәм тамакка, селтеле ингаляция, небулайзер аппараты белән ингаляция, шулай ук тоз шахтасы, сәламәтлекне ныгытучы массаж, иммунитетны күтәрүче дару препаратлары. Барлык балалар да оториноларингологта консультация алдылар (белгеч ДРКБ дан аена бер тапкыр килә), 13 бала ДРКБ аллерголог-пульмонологта булды.
“Крепыш” балалар бакчасында савыктыру 2017 елның 1 июненнән үткәрелә башлады. Монда барлыгы 31 бала савыктырылган, шулардан 4 бала өйдә генә торучы, 7 бала башка бакчаларга күчерелде (“Теремок”ка-3, “Ландыш”, “Алтын ачкыч”, “Колосок” (Чуаш Чабаксары) һәм Ленинодагы “Ләйсән”гә – 1 әр бала).
Ашкайнату органнары авырулары булган 26 бала Яңа Чишмә РҮХ дә амбулатор һәм стационар дәвалану узды, 6 бала ДРКБ базасында дәвалану алды. Кан авырулары белән 21 бала тимер препаратлары белән дәваланган. Сөяк-мускул системасы авырулары (яссытабанлылык) белән 11 бала табанга массаж, физиодәвалану алды, 5 балага аркасына массаж ясалды (гәүдәсе дөрес формалашмаган), шулардан 4 бала ДРКБ ортопедында консультация алды. Эндокрин системасы авырулары белән ДРКБ табиб-эндокринологында консультация алганнан соң 11 бала массаж, туклану коррекциясе, дару препаратлары алды.
Укучылар арасында сулыш органнары авырулары шулай ук беренче урында – 501 очрак (шул яшьтәге 1000 балага 307,5, 2017 елда – 312,3, ТР буенча 351,2). 2 урында сөяк-мускул системасы авырулары – 91 очрак, 3 урында – күрү органнары авырулары – 88 очрак, 4 урында – ашкайнату органнары авырулары – 68.
- Педиатрларга авырулар үсешенең хәвеф факторларын ачыклау бурычы куелды, - дип билгеләп үтте Рафис Вафин. Балалар тарафыннан кулланыла торган продукцияләрнең сыйфатын да күз уңыннан җибәрергә ярамый. Барлык мәктәпләрдә дә балалар кайнар аш белән туклана. Ә өйдә алар әти-әниләре сатып алган ризык ашый. Безнең тарафтан мәктәпләрдәге ата-аналар җыелышларына табиб-белгечләрне чакырып ата-аналар өчен сәламәт туклану буенча лекцияләр үткәрү программасы булдырыла. Шулай ук Роспотребнадзорга бездәге ваклап сәүдә итү нокталарында сатыла торган продуктларга контрольне көчәйтергә, аеруча ризыкларда булган зарарлы азык өстәмәләренә игътибар итәргә кирәк.
Укучыларда 19 очракта репродуктив системалар авырулары ачыкланды (кызларда 10, егетләрдә – 9 очрак).
Сөяк-мускул системалары авыруларына (яссытабанлылык) 38 бала табанга массаж, физиодәвалану, шулай ук 21 се ортопедик олтырак алды. Сколиоз булган 19 балага аркага массаж һәм физиопроцедуралар ясалды, шуларның 3 сенә – корсет, 5 сенә гәүдә корректорлары куелды, 34 балага (гәүдә зәгыйфьлеге белән) аркага массаж ясалды, 44 бала ДРКБ ортопеды тарафыннан консультация алды, шул исәптә 2018 елның февралендә – 26 яшүсмер. Күрү органнары авырулары булган 88 бала физиодәвалану һәм массаж, окулист (күз табибы) консультациясе алды.
62 бала (ашкайнату органнары авырулы) Яңа Чишмә РҮХ дә, 6 бала – ДРКБ-да дәваланды.
Репродуктив система авырулары белән 8 кыз һәм 4 егет амбулатор дәвалану алды, 2 кызга һәм 5 егеткә оператив дәвалану үткәрелде.

(Ахыры 4 биттә)
(Ахыры. Башы 3 биттә)
Балалар инвалидлыгы – хәзерге җәмгыятьнең кискен проблемасы. 2018 елның 9 аенда башлангыч (беренчел) инвалидлыкка чыгу 5 бала тәшкил итте яки 10000 балага 19,5 очрак (2 бала онкологик авыру, 1 бала- - ашкайнату, 2 бала – психик авырулар белән). 2017 елда беренчел инвалидлыкка чыгу 10000 балага – 20,7, ТР буенча – 20,2.
2018 елның маеннан сентябрьгә кадәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча 37 бала санаторий-курорт шартларында сәламәтләнде, шуның 6 сы “Ана һәм бала”, “Зәңгәр күл”, “Шифалы”, “Жемчужина”, “Васильевский”, “Крутушка”, “Сосновый бор” балалар санаторийларына юллама буенча. 2017 елда “Ана һәм бала” юлламасы буенча – 3 (2016 елда да 3 юллама), 32 – балалар юлламасы (2016 елда – 24).
Балаларны сәламәтләндерү бүлекләренең берсе булып вакцинопрофилактика тора. Россиядә милли календарьга кертелгән прививкаларның барысы да бушлай ясала. Балаларга прививка ясатудан баш тарту проблемалы мәсьәлә булып тора. 2018 елның 1 июленә андыйлар 35 бала иде, 2018 елның 22 октябренә – 23, шуларның 12 се мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә яки мәктәпкә йөрүчеләр (52,2 %). Уңай динамикага да карамастан, кызганычка каршы, вакцинациянең нәтиҗәлелеген исбатлаучы статистика да, ата-аналарның прививкаларга ышанмау корбаннары булган – балалары белән килеп чыккан конкрет фаҗигале очраклар да кайбер ата-аналарны уйланырга мәҗбүр итми.
Социаль – куркыныч хәлдә булган гаиләләр медикларның аерым контролендә тора. Бүгенгесе көндә 6 гаилә күзәтү астында, аларда 13 бала. Балаларның барысы да медицина хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелде. Дәвалау –сәламәтләндерү чаралары – кан авырулары булган – 3 балага, ашкайнату органнары – 2, сулыш алу органнары – 2, нерв системасы авырулары булган 1 балага үткәрелде, 6 бала санаторий – курортта дәваланды.
Шулай ук “Алкоголизм, тәмәке тарту, наркомания профилактикасы” темасына укучылар арасында профилактик эш алып барыла. Балаларны сәламәтләндерү РҮХ дәге медицина хезмәткәрләре тарафыннан гына түгел, ә балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм мәктәп педагоглары белән дә алып барылырга тиеш. Бергәләп эшләгәндә генә балалар авырулары профилактикасының нәтиҗәлелеге артачак.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев