Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

“БАЛАН КАН БАСЫМЫН ТӨШЕРӘ”

---

Редакциябезнең дусты, фитотерапевт Фирая ЗАХАРОВА көзге җимешләрнең кайсы чирләрдән сихәт бирүе турында сөйләде.

— Фирая ханым, җимешләрнең кайсы нинди чирдән файдалы?
— Көзге ачы җимешләр бик сихәтле. Мәсәлән, кара миләштә йод күп, аның кан басымын төшерүе дә билгеле. Әмма бу җимешнең канны куертуын онытмаска кирәк, көнгә 5-6 ны гына кулланырга киңәш ителә. Кара миләшне күп ашап та булмый, чөнки авызны бөрештерә. Организм шул рәвешле артыгын ашарга ярамавын хәбәр итә. Кара миләшне алма белән бергә кушып, компот ясасаң яхшы. Алма канны сыеклата. Икесе капма-каршы үзлекле булгач, зыяны булмый. Бу компот бик тәмле дә.

Баланның файдасы әйтеп бетергесез. Дәва буларак чәчәген, җимешен, кайрысын да кулланалар. Җимешендә шикәр, катехин, кан тамырларын ныгыта торган матдәләр, каротин, С һәм К витаминнары бар. Төше тагын да файдалырак санала. Баланның ашказаны җәрәхәтен, гастритны дәвалавы билгеле. Шулай ук аны сидек кудыру өчен кулланалар, йокысызлыктан интеккәндә дә ярдәм итә. Авитаминоз күзәтелгәндә алыштыргысыз. Баланның кан басымын төшерүе билгеле. Гипертониядән интегүчеләр банкага шикәр комы, балан, бераз кайнар су салып куя да шул килеш суыткычта тота. Кан басымы күтәрелсә, берничә кашык суын эчә. Баланнан кайнатма ясау өчен шикәр комын күп кулланырга кирәк. Ә шикәр, үзегез беләсез, файдалы түгел. Шуңа да кайнатмасын күп ашамагыз. Балан озак саклана. Аны кышын салкынга элеп куючылар да бар.

— Кызыл миләшнең файдасы нидә?
— Бу җимешне ютәлдән алып яман шешкә кадәр күп чирләрдән кулланалар. Миләшнең геморройдан да булышуын әйтер идем. Ул канны бераз куертырга мөмкин, аны ашаганда су эчәргә кирәк. Мелисса, бөтнек, бал, миләш кушып, бик файдалы эчемлек ясарга була.

— Сырганак нинди чирләрдән сихәт бирә?
— Сырганак — бик көчле куак. Ул бөтен чирдән дәва. Ир-ат авырулары булганда, ашказаны авыртканда, иммун системаны ныгыту өчен кулланалар. Сырганакның җимешен кайбер авырулар күзәтелгәндә саклык белән кулланырга кирәк булса, яфрагы, кайрысы очрагында чикләүләр юк. Шуңа да сырганакның артык ботакларын кисеп, элеп киптерергә мөмкин. Аларны бакча кайчысы белән турап, яфракларын салып чәй әзерләү яхшы. Туңдырылган җимешен дә өстәсәң, бу бик тәмле эчемлек булачак.
Сырганак иммун системаны ныгыта, ялкынсынулар белән көрәшә, токсин-шлакларны чыгара, метаболизмны яхшырта, хатын-кыз авыруларын, яман шешне кисәтә, нерв системасын тынычландыра. Нәтиҗә ясап шуны әйтер идем: кешегә витаминнар күбрәк яшелчә аша түгел, җиләкләрдән керә. Шуңа да туңдырылган җиләкләрне кыш буе ашарга кирәк. Мүк җиләге, нарат җиләге, караҗиләк кибеттә туңдырылган килеш сатыла. Аларны төеп, бераз шикәр комы кушып кулланырга була, морс та бик файдалы. Нарат җиләге табигый антибиотикка тиң. Ул әче, бал салып куллансаң була.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X