Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

«ДАРТ» «Диабетиклар мәктәбе» үткәрде

Яңа Чишмә РҮХ-дә 28 апрельдә "Диабетиклар көне" булып үтте. "Бердәм Россия" партиясенең "Шикәр авыруы белән көрәш" программасы буенча бу көнне "диабетиклар" белән бергә ТРның "ДАРТ" Диабетиклар ассоциациясенең иҗтимагый учреждение вәкилләре үткәрде, монда квалификацияле табиблар - эндокринологлар, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов җитәкчелегендәге химаячеләр дә бар...

Яңа Чишмә РҮХ-дә 28 апрельдә "Диабетиклар көне" булып үтте. "Бердәм Россия" партиясенең "Шикәр авыруы белән көрәш" программасы буенча бу көнне "диабетиклар" белән бергә ТРның "ДАРТ" Диабетиклар ассоциациясенең иҗтимагый учреждение вәкилләре үткәрде, монда квалификацияле табиблар - эндокринологлар, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов җитәкчелегендәге химаячеләр дә бар иде.
РҮХ-дә исәптә торучы чарага чакырылган авырулар һәм тикшерү үтәргә теләгән кешеләр канда шикәр булу-булмауны ачыклау өчен кан бирделәр, ә шикәр авыруына бирелүчән яки инде шушы чир белән авырган кешеләрне табиблар кабул итте. РҮХ-нең медицина персоналы табибка күренү өчен чират торучыларны диабетик печеньелар һәм чәй белән сыйладылар. РҮХ-нең актлар залында аларны "ДАРТ" җәмгыяте җитәкчеләре Александр Белякин, Рәшит Байдакшин, диабетик диспансер табиб-методисты һәм җәмгыятьнең башка вәкилләре җылы каршыладылар, төп максатлары - шикәр авыруы белән авыраучы кешеләрнең яшәү рәвешен яхшыртуга булышлык күрсәтү.
Бу көнне даруларны кабул итү, шулай ук кандагы шикәр күләмен ешрак үлчәү буенча киңәшләр бирелде. Алар яңачишмәлеләр биргән күпсанлы сорауларга җавап бирделәр, чил илдә җитештерелгән даруларны нигә үзебезнекеләргә алыштырылуын аңлаттылар, район аптекаларына глюкометрлар өчен инәләр кайтартуда, инсулин күләмен киметү сәбәбен ачыклауда ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр.
Пациентлардан бушлай кан анализы алу һәм табиблар кабул итүе - бу әле җәмгыятьнең яңачишмәлеләргә ясаган бөтен бүләкләре түгел. Соңрак ФАП фельдшерлары белән үткәрелгән семинарда глюкометрлар тапшырылды, аларны тест-полоскалар белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тәэмин итеп торачак. Хәзер авылда яшәүче теләсә кем ФАПка мөрәҗәгать итеп, бушлай кандагы шикәр дәрәҗәсен белә ала. Семинарда фельдшерларга видеоматериаллар күрсәтеп, шикәр чире булганнарның сәламәтлеген ничек саклау турында сөйләделәр. Зирекле кешесе Вера Григорьевна безгә үзен бәхетле тоюы, хәленнән килгәнчә бакчада кайнашуы, бүгенге чарадан үзе өчен файдалы мәгълүматлар алуы турында сөйләде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев