Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Диспансерлаштыру бара

    Авы­ру­лар­ны ир­тә­рәк ачык­лау һәм про­фи­лак­ти­ка үт­кә­рү мак­сат­ла­рын­да 2013 ел­да ха­лык­ка дис­пан­се­ри­за­ция үт­кә­рү­дә яңа тәр­тип кер­тел­де. Ме­ди­ци­на тик­ше­рүе үт­кә­рү кү­лә­ме яшь­кә һәм җе­нес­кә бәй­ле. Дис­пан­сер­лаш­ты­ру 3 ел­га 1 мәр­тә­бә үткәрелә: беренчесе кешегә 21 яшь бул­ган­да, ан­нан һәр ике ел са­ен го­мер бу­е­на үтә­се. 2013 ел­да Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­нын­да 2 мең­нән...

    Авы­ру­лар­ны ир­тә­рәк ачык­лау һәм про­фи­лак­ти­ка үт­кә­рү мак­сат­ла­рын­да 2013 ел­да ха­лык­ка дис­пан­се­ри­за­ция үт­кә­рү­дә яңа тәр­тип кер­тел­де.

    Ме­ди­ци­на тик­ше­рүе үт­кә­рү кү­лә­ме яшь­кә һәм җе­нес­кә бәй­ле. Дис­пан­сер­лаш­ты­ру 3 ел­га 1 мәр­тә­бә үткәрелә: беренчесе кешегә 21 яшь бул­ган­да, ан­нан һәр ике ел са­ен го­мер бу­е­на үтә­се. 2013 ел­да Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­нын­да 2 мең­нән ар­тык ке­ше дис­пан­се­ри­за­ция үтәр­гә ти­еш.

    Дис­пан­сер­лаш­ты­ру 2 этап­та үт­кә­ре­лә:

    Бе­рен­че эта­бы кан әй­лә­не­ше сис­те­ма­сы авы­ру­ла­рын (шул исәп­тән йө­рәк ише­ми­я­сен, яман шеш­не, ши­кәр авы­ру­ын ир­тә­рәк ачык­лау­га юнәл­де­рел­гән. Юга­ры­да атал­ган авы­ру­лар ха­лык­ның ин­ва­лид ка­лу­ы­на һәм ва­кы­тын­нан элек үле­ме­нә ки­тер­гән төп сә­бәп­ләр бу­лып то­ра­лар. Шу­лай ук бе­рен­че этап төп хә­веф фак­тор­ла­рын һәм алар­ның үсе­шен: кү­тә­рен­ке ар­те­ри­аль ба­сым­ны, кан­да­гы хо­лес­те­рин­ның һәм ши­кәр кү­лә­ме­нең юга­ры­лы­гын, гәү­дә авыр­лы­гы­ның ар­тып ки­тү­ен һәм си­ме­рү­не ачык­лар­га юнәл­де­рел­гән.

    Икен­че этап­та өс­тә­мә тик­ше­рү үт­кә­ре­лә, ди­аг­ноз тә­га­ен­лә­нә, та­биб-бел­геч­ләр җен­тек­ләб­рәк тик­ше­рү үт­кә­рә­ләр. Алар­га бул­ган их­ты­яҗ­ны учас­ток та­би­бы ке­ше­нең яшен һәм бе­рен­че этап нә­ти­җә­лә­рен исәп­кә алып бил­ге­ли. 2013 ел­ның 28 ав­гус­ты­на ра­йон­ның 636 ке­ше­се­нә дис­пан­се­ри­за­ция үт­кә­рел­де. Ир­тә­рәк ста­ди­я­дә 100 дән ар­тык авы­ру ачык­лан­ды: мам­мо­графия үт­кәр­гән­дә - 68 тай­пы­лу, 2 оч­рак­та сөт биз­лә­ре яман ше­ше һ.б. ачык­лан­ды. Дис­пан­се­ри­за­ция үт­кәр­гән­дә - үт­кән­дә үзең бе­лән пас­порт, мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те по­ли­сы, дәү­ләт пен­сия ими­ни­я­те та­нык­лы­гы бу­лу шарт. Ан­нан ка­ла, агым­да­гы һәм үт­кән ел­лар­да ме­ди­ци­на тик­ше­рү­лә­ре үт­кә­рел­гән икән, ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре­нә күрсә­тү өчен до­ку­мент­лар­ны алыр­га ки­рәк. Хөр­мәт­ле ра­йон хал­кы, һәм­мә­гез­не дис­пан­сер­лаш­ты­ру­га ча­кы­ра­быз. Дис­пан­се­ри­за­ци­я­не да­и­ми үтү һәр­кем­гә авы­ру­ны ир­тә­рәк ста­ди­я­дә ачык­лау мөм­кин­ле­ге би­рә, дә­ва­лау нә­ти­җә­ле бул­ган­да, бул­ган авы­ру­лар­ны бул­дыр­мый ка­лу яки авыр­ту­ын ки­ме­тү, кат­лау­ла­ну еш­лы­гын ки­ме­тү мөм­кин­ле­ге туа.

    Рә­фис ВА­ФИН, РҮХ­нең баш та­биб урын­ба­са­ры

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: