Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Ел нәтиҗәләре – алкышларга урын юк

27 гыйнварда узган елга йомгак ясау, яңа елга бурычлар билгеләү буенча Яңа Чишмә РҮХ-дә медицина киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмәдә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан лицензияләү буенча Идарә начальнигы Рафик Батыршин, район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк, Ришат Билалов җитәкчелегендә дәвалау-профилактика учреждениеләре челтәре коллективы катнашты.
"Яңа Чишмә РҮХ" ДПУ-ның бүгенгесе көнгә торышы турында баш табиб Ришат Билалов сөйләде. Ул матди-техник базаның, табиблар белән тәэмин итүнең яхшыруын, югары технологияле медицина ярдәме алучыларның артуын (244 кеше) билгеләп үтте. Олы яшьтәге кешеләргә һәм балаларга (2613 кеше) диспансеризация үткәрү буенча зур эш башкарылган. В һәм С гепатитына, гриппка, БСЖ, коклюш, дифтерия кебек авыруларга каршы (3053 кеше) вакцинация үткәрелгән. Тик әле бу эш җитәрлек булмаган: районда үлүчеләр саны югары һәм ул тотрыклы.
2013 елда үлүчеләр саны (күрсәткеч) 4%ка арткан (бигрәк тә пенсия яшендәгеләр арасында). Әлбәттә, үлемнәрнең артуына тышкы факторлар да сәбәпче, суицид, ЮТҺ, янгыннар, башка бәла-каза аркасында үлүчеләр дә байтак. Кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр дә күп, хәер яман шештән үлүчеләр азайган, тик андыйлар әле юк түгел. Авыруларга каршы профилактика һәм аларны иртәрәк ачыклауга юнәлеш тоткан беренчел звенога кабат игътибар бирелде, болар - гомумпрактика табибларының алты участогы. Алар арасында Нурия Билалова, Рамилә Рамазанова, Наталья Роменская участоклары инде менә берничә елдан бирле иң яхшылардан санала.
Баш табиб урынбасары Рафис Вафин билгеләп үткәнчә, табибларның тагы да тулы кыйммәтле эш итүләре өчен аларның кабинетларын, пациентны тыныч кына карау мөмкинлеге булсын өчен, яңадан конструкцияләү кирәк.
Үткән елда билгеләнгән планның кайберләре үтәлмәгән, әйтик, хроник авыруларны диспансерлаштыру тулысынча башкарылмаган һәм капиталь ремонт ахырынача үткәрелмәгән. Әлеге эшләрне медиклар 2014 ел планына керттеләр.
Рафик Батыршин Яңа Чишмә РҮХ эшен уртача республика күрсәткечләре белән чагыштырды. РҮХ рейтингы республикадагы дәвалау учреждениеләре арасында үткән елда сизелерлек күтәрелсә дә, авырулар саны буенча күрсәткечләрнең күпчелеге югары кала бирә. Һәм бу юлы да кабат аның һәркемгә таныш булган гыйбарәсе яңгырады: "Без елга нәтиҗә ясыйбыз, ә күрсәткечләр мактанырлык түгел".
Медсовет эше барышында педиатр Алсу Алукаева, өлкән фельдшер Любовь Макарова, табиблар Наталья Роменская, Рамилә Рамазанова, Максим Конанеровлар чыгыш ясады.
2013 елда РҮХ эшенә бәя биреп район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Ул район медикларының эшен канәгатьләнерлек дип билгеләп үтте, халыкны сәламәтләндерү өчен байтак эшләр эшләнгән, тик шулай да үлүчеләр саны күрсәткече буенча мондый эш алкышларга лаек түгел, диде.
Аннан соң район башлыгы катнашучыларның медицинага гына түгел, ә шәхси характердагы байтак кына сорауларына да җаваплар бирде.
Соңыннан Вячеслав Козлов Татьяна Гурьянованың (Благодаровка авылы) һәм Мәдинә Зөбәерованың (Бакташ) яхшы эшләүләрен билгеләп үтте һәм район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Алар медицина хезмәткәрләре булмаган, еракта урнашкан кече торак пунктларда яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтү өчен ихтыяри (ирекле) хезмәткәрләр булып торалар.
РҮХнең әйдәп баручы икътисадчысы Накия Гарифуллинага сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан Татарстан сәламәтлек саклау министрының рәхмәте белдерелде.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыруларга каршы профилактика һәм онкологик авыруларны иртә стадиядә ачыклау өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Акбүре ФАП акушеркасы Суфия Вәлиуллина РҮХ грамотасы белән бүләкләнде. Ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Татьяна Макарованы да туган көне белән котладылар.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев