Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Эшләргә яки кеше карарга

Карау буенча компенсация түләүләре эшкә сәләтсез түбәндәге гражданнар өчен карала. I группа инвалидлар, 18 яшькә җитмәгән инвалид-балалар яки 80 яшькә җиткән һәм һәрдаим чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган өлкәннәр (дәвалау учреждениесе раслаган) өчен.

Югарыда аталган гражданнарны караучы шәхесләргә аерым таләпләр куела: эшкә сәләтсез кешене караган чор иминият стажына керә, шунлыктан компенсация түләвен рәсмиләштергән мәлдән алып авыруны караган вакытта ул эшсез булырга (Мәшгульлек үзәгендә исәптә тормаска), индивидуаль эшмәкәр яки пенсионер булмаска тиеш. Кеше караучы зат эшкә урнашкан очракта 5 көн эчендә РПФ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм эш урыныннан белешмә яки хезмәт кенәгәсенең күчермәсен (эшкә алыну турында язмасы булган) тапшырырга тиеш, бу хезмәткә яраксыз пенсионерны караган өчен компенсация түләүләрен туктату өчен кирәк. Квартал саен эш бирүчеләр Пенсия фондына отчет бирәләр, кеше караган затларның эшләү чорындагы мәгълүматларын белгечләр тикшереп тора (артык түләү-түләнмәүгә), акча артык түләнсә, ул ирекле рәвештә яки суд аша кире кайтарыла.
Шушы фактка игътибар юнәлтәсе килә: еш кына авыруларны, өлкәннәрне караучы итеп мәктәп укучыларын яки, эш белән укуны бергә алып бара дип, студентларны рәсмиләштерәләр. Мондый очракта да компенсация түләүләре законлы була алмый һәм ул РПФ-на кайтарылырга тиеш. Шунлыктан икенең берсен сайларга кирәк: хезмәткә яраксыз гражданны караган өчен компенсация түләве алырга яки эшкә урнашырга.
Лилия ХИРАҖЕВА,
РПФ бүлеге
начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев