Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Файдалы киңәшләр

Соңгы вакытта күпләр ютәлне дәвалый алмаудан зарлана.

Йөткерүдән мандарин кабыгы булыша. Мандаринны юып әрчисең дә кабыгын кайнап торган ике стакан суга салып кайнатасың. Суынгач, сөзеп алып, көненә өч тапкыр яртышар стакан эчәсең.

Тагын бер ысул: сөткә бер баш суган турап салып 2-3 минут кайнатырга, ахырдан балкашык ярым сыер мае салып эреп беткәнче бутарга һәм кайнар килеш эчәргә.

Дәвалану максатыннан төнәтмәләр әзерләгәндә, эмаль савыт кулланырга киңәш ителә. Дару үләннәрен кайнаткач, савытыбыз саргая, дип тә әйтүчеләр бар. Савытыгызны жәлләмәгез, аннары китеге, чатнаган урыны булганын да кулланмагыз. Алар белән бергә суга авыр металл кушылмалары эләгергә мөмкин.
Температураны төшерү өчен аякларны аш серкәсе белән уарга киңәш ителә. Бу ысул кечкенә балаларга да ярый.

Бавырны чистарта торган рецепт: ике стакан суга бер уч суган кабыгы, биш аш кашыгы гөлҗимеш, ике аш кашыгы нарат ылысы салып кайнатырга. Суган кабыгын әйбәтләп юарга кирәк. 4-5 минут кайнаткач, суытасың да сөзеп алып көненә өч тапкыр яртышар стакан эчәргә. Җиңелрәк ысулы: әлеге катнашманы кичтән термоска тутырып, өстенә кайнар су коясың да иртән ул әзер була.

 Рецептларны кулланыр алдыннан дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез.

Интернет челтәреннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев