Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Файдалы семинар

Үт­кән ат­на­да "Нар­ко­тик­лар­га кар­шы про­фи­лак­ти­ка һәм сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше бул­ды­ру ни­гез­лә­ре" ди­гән те­ма­га сә­ла­мәт­лек сак­лау, мә­га­риф бү­ле­ге, со­ци­аль як­лау, мә­дә­ни­ят, эч­ке эш­ләр бү­ле­ге хез­мәт­кәр­лә­ре өчен ра­йон се­ми­на­ры үт­кә­рел­де. Се­ми­нар Рес­пуб­ли­ка нар­ко­ло­гия дис­пан­се­ры һәм Ме­ди­ци­на про­фи­лак­ти­ка­сы рес­пуб­ли­ка үзә­ге бел­геч­лә­ре кат­на­шын­да уз­ды. Се­ми­нар-ки­ңәш­мә­дә нар­ко­ма­ния про­фи­лак­ти­ка­сы, ба­ла­лар нар­ко­ло­ги­я­се бу­ен­ча мәсь­ә­лә­ләр, ал­ко­го­лизм, тә­мә­ке тар­ту­га...

Үт­кән ат­на­да "Нар­ко­тик­лар­га кар­шы про­фи­лак­ти­ка һәм сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше бул­ды­ру ни­гез­лә­ре" ди­гән те­ма­га сә­ла­мәт­лек сак­лау, мә­га­риф бү­ле­ге, со­ци­аль як­лау, мә­дә­ни­ят, эч­ке эш­ләр бү­ле­ге хез­мәт­кәр­лә­ре өчен ра­йон се­ми­на­ры үт­кә­рел­де.

Се­ми­нар Рес­пуб­ли­ка нар­ко­ло­гия дис­пан­се­ры һәм Ме­ди­ци­на про­фи­лак­ти­ка­сы рес­пуб­ли­ка үзә­ге бел­геч­лә­ре кат­на­шын­да уз­ды.

Се­ми­нар-ки­ңәш­мә­дә нар­ко­ма­ния про­фи­лак­ти­ка­сы, ба­ла­лар нар­ко­ло­ги­я­се бу­ен­ча мәсь­ә­лә­ләр, ал­ко­го­лизм, тә­мә­ке тар­ту­га кар­шы про­фи­лак­ти­ка, сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен про­па­ган­да­лау бу­ен­ча ак­ту­аль мәсь­ә­лә­ләр ка­рал­ды.

Про­фи­лак­ти­ка мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ае­ру­ча зур игъ­ти­бар би­рел­де. Без про­фи­лак­ти­ка­ның баш­лан­гыч - бе­рен­чел бу­луы ха­кын­да да бел­дек, ягъ­ни сә­ла­мәт кон­тин­гент, ае­рым ал­ган­да, ба­ла­лар бе­лән эш алып ба­ру, һәм икен­чел - "хә­веф төр­ке­ме" ара­сын­да­гы­лар бе­лән һәм өчен­че­се - ин­де авы­ру ке­ше­ләр­не тер­нәк­лән­де­рү ту­рын­да сүз ба­ра.

Ал­ко­голь, тә­мә­ке, нар­ко­тик­лар кул­ла­ну­дан ки­леп чык­кан нә­ти­җә­ләр ту­рын­да бе­рен­че про­фи­лак­ти­ка­ны иң ар­за­ны дип атар­га мөм­кин. Күп­че­лек яшь ке­ше­ләр бәй­ле­лек­кә элә­гү өчен нар­ко­тик­ның бер до­за­сы да җи­тү­ен бел­ми­ләр. Ми­сал өчен, ма­ри­ху­а­на­ның тар­тыл­ган бер до­за­сы ор­га­низм­нан ат­на­лар буе чы­га һәм шу­шы ва­кыт бу­е­на нар­ко­тик ор­га­низм­ны агу­лый һәм яңа до­за та­ләп итү­гә ки­те­рә.

50-60 нчы ел­лар­да өй­ләр­дә без­нең өчен ка­дер­ле ке­ше­лә­ре­без: ба­ба­ла­ры­быз­ның, әти­лә­ре­без­нең фо­то­су­рәт­лә­ре, ико­на­лар, аять­ләр эле­неп то­ра иде, ә өс­тәл­дә - коръ­ән яки биб­ли­я­ләр иде, хә­зер өй­нең тү­рен­дә - фу­жер­лар, ма­тур рюм­ка­лар то­ра, бар­лар­да исә шә­раб - ара­кы­ның нин­дие ге­нә юк, дип сөй­лә­де бер лек­тор. Яңа ел­ны, баш­ка бәй­рәм­нәр­не ни­чек­ләр итеп, үтә тан­та­на­лы төс­тә кар­шы­лый­быз?! Өс­тәл­ләр­дә нин­ди ге­нә спирт­лы эчем­лек­ләр юк, бо­лар­ның ба­ры­сын да ба­ла­ла­ры­быз га­дә­ти нәр­сә бу­ла­рак кеч­ке­нә­дән үк кү­реп үсә­ләр һәм со­ңын­нан ниш­ләп без­нең улы­быз яки, та­гы да яман­ра­гы, кы­зы­быз эчә соң, дип га­җәп­лә­нә­без.

Эчеп куй­ган 100 грамм ара­кы ор­га­низм­нан 17 көн дә­ва­мын­да чы­га икән һәм шу­шы ва­кыт бу­е­на ул те­ге яки бу рә­веш­тә ор­га­низм­га тәэ­сир итеп то­ра. Шу­ңа кү­рә кем ае­на 2 тап­кыр шу­шы до­за­да ал­ко­голь кул­ла­на, ан­дый ке­ше­не сис­те­ма­лы рә­веш­тә ал­ко­голь кул­ла­ну­чы, дип атар­га мөм­кин һәм ул хә­веф төр­ке­мен­дә то­ра­чак.

Без шу­лай ук нар­ко­ло­гия дис­пан­се­ры бел­геч­лә­рен­нән алар­ның ал­ко­го­лизм­нан уңыш­лы дә­ва­лау­ла­рын бел­дек, әм­ма мо­ның өчен ва­кыт ки­рәк.

Бе­рен­че чи­рат­та ке­ше­не ты­ел­гы­сыз эчү хә­лен­нән чы­га­рыр­га, ә ан­на­ры ул 6 ай­га чак­лы ста­ци­о­нар­да тер­нәк­лә­нү уза, мо­ның өчен рес­пуб­ли­ка­да бер­ни­чә ре­а­би­ли­та­ци­он ста­ци­о­нар уч­реж­де­ни­е­лә­ре бул­ды­рыл­ган.

Мон­дый оч­ра­шу­лар­ны уку­чы­лар ара­сын­да әти-әни­лә­ре бе­лән бер­лек­тә оеш­ты­рыр­га ки­рәк, ди­гән тәкъ­дим әй­тел­де.

Нар­ко­ма­ния, ал­ко­го­лизм, тә­мә­ке­гә кар­шы про­фи­лак­тик эш алып ба­ру­чы бе­лем ягын­нан ко­рал­лан­ган бу­лыр­га ти­еш. Бу уңай­дан уз­ган әле­ге се­ми­нар үз мак­са­ты­на иреш­те.

Га­ли­на МИ­РО­НО­ВА,

РҮХ­нең оеш­ты­ру-ме­то­дик ка­би­нет

фельд­ше­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X