Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гиппократ антына һәрчак тугрылар

    Медицина хезмәткәрләре көне инде менә байтак еллар дәвамында июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2016 елда бәйрәм 19 ына туры килә. Бу көнне табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар һәм фельдшерлар котлаулар кабул итәләр. Ак халатлы кешеләр иң авыр минутларда ярдәмгә киләләр, чит кеше хәленә керә беләләр, пациентларның гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны...

    Медицина хезмәткәрләре көне инде менә байтак еллар дәвамында июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2016 елда бәйрәм 19 ына туры килә. Бу көнне табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар һәм фельдшерлар котлаулар кабул итәләр.

    Ак халатлы кешеләр иң авыр минутларда ярдәмгә киләләр, чит кеше хәленә керә беләләр, пациентларның гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өсләренә алалар, кеше гомерен саклап калалар, бер тапкыр һәм гомер буена дип биргән Гиппократ антына һәрчак тугры калалар. Стоматологлар һәм анестезиологлар, хирурглар һәм терапевтлар, гинекологлар һәм неврологлар һәр көнне халык сәламәтлеге сагында торалар. Нинди генә катлаулы проблемалар булмасын, алар кешелек һәм һөнәри бурычларына таянып, һәрчак ярдәм итәргә тырышалар. Соңгы елларда республикада һәм безнең районда да сәламәтлек саклау өлкәсендә матди-техник базаны ныгытуга аерым игътибар бирелә. "ТР да башлангыч медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" программасын тормышка ашыру кысаларында Красный Октябрь, Волчья Бистәсе, Акбүре, Акъяр, Ленино, Әдәмсә, Черемухово Бистәсе, Екатерина Бистәсе авылларында ФАПларга ремонт ясалган. Петропавел Бистәсе һәм Тубылгы Тау авылларында модульлы ФАПлар төзелде. РҮХ поликлиникасы бинасына капиталь ремонт ясалган, медицина җиһазы сатып алынган, төзелгән модульлы ФАПлар төзекләндерелгән - болар бар да район акчасы хисабына (7 млн.сумнан артыклык). Сәламәтлек саклау системасында мәгълүматый технологияләрнең яңа казанышлары кертелә, мохтаҗ булганнар тарафыннан югары технологияле медицина ярдәме (ЮТМЯ) алу буенча эш оештырылган. 2015 елда андый ярдәмне 238 кеше алган. Соңгы елларда "Земский врач" программасын тормышка ашыру кысаларында табиб-кадрлар белән тәэмин ителеш яхшырган. Аны тормышка ашыру елларында Яңа Чишмә РҮХ-нә эшкә 10 яшь табиб кайткан, шул исәптән 2015 елда 2 терапевт, педиатр, стоматолог килгән. КДМУ базасында табиблар хәзерләү эше дәвам иттерелә. "Ак халатлы фәрештәләр" акциясе кысаларында медицина белгечлегенә мәктәп тәмамлаучы яшьләрне җәлеп итү максатыннан очрашу үткәрелгән. Хәзергесе вакытта КДМУ-да максатчан программа буенча 10 студент белем эсти.
    Гомерләренең байтак өлешен халык сәламәтлеген саклауга биргән кадерле ветераннарыбызны да искә алып, котлап үтми булмый, алар яшь хезмәттәшләренә әйбәт остаз булганнар. Халык тарафыннан ихтирам ителгән, озак еллар баш табиб булып эшләгән И.Н. Дзугаева, докторлар В.К. Гусев, Э.Б. Табакчины тиз генә оныта алмабыз әле.
    Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклибез. Сезнең үзегезгә дә ныклы сәламәтлек телибез, авырулар, кайгы-хәсрәтләр сезне урап узсын. Бәхет-шатлык юлдаш булсын сезгә!
    Профессиональ һәм кешелекле
    Пациентлар бик еш кына табибларны ике категориягә бүлә: шәхес буларак һәм профессиональ яктан караганда". Бу табиб - бик яхшы белгеч, ә кеше буларак - әлләни ягымлы түгел, авырулар белән сөйләшергә яратмый", яки башкача: "Искиткеч яхшы кеше, ә менә профессионал буларак - йомшаграк" дигәнне еш ишетергә мөмкин. Табибның әлеге ике сыйфатка берьюлы ия булуы алар өчен олы бәхет. Яңа Чишмә РҮХ пациентлары фикеренчә, табиб-невропатолог Ләйсән Насыйрова нәкъ менә шундыйлар исәбендә.
    Аралашканда тыныч холыклы, пациентны һәрчак игътибар белән тыңлый, аның проблемаларын аңларга тырыша. Ул авыруны тынычландыра белә, аңарда савыгуга өмет уята. Дәвалану чарасы нәтиҗәле булырлык итеп кенә түгел, ә авыруның даруларны сатып алу мөмкинлеген дә исәпкә алып, тиешле дәва билгели. Кыскасы, Ләйсән Хәйдәрҗан кызы - әгәр авырасаң, дәвалану өчен нәкъ менә шундый табибка барасы килгән табибларның берсе: пациент аның үзен яхшы каршылаучы һәм аңлаучы кеше булуын белә.
    -Авыруның яки табибның кәефе нинди булуга да карамастан, авыруны һичшиксез тыңларга кирәк,- ди ул. Авыр холыклы пациентлар булганда да, ул аларны беркайчан да бүлдерми, тыңлый. Болар бар да мөһим, әмма табибның беренче чираттагы сыйфаты итеп ул профессиональлелек һәм, әлбәттә инде, үз эшеңне ярату дип саный.
    Ләйсән Хәйдәрҗан кызы гомумпрактика табибы буларак икенче ел авыруларны кабул итә. Монда киң профильле белгеч булырга, күп кенә авыруларга диагноз кую һәм дәвалау өчен медицинаның төрле өлкәләрендә белемнең киң спектрына ия булу кирәк. Аның участогында 1000 гә якын авыру бар, эш күләме шактый зур (авыруларны күзәтү, диспансеризация, профилактика чаралары һ.б.), болар бар да күп вакытны ала. Әмма ул эшен башкара ала, беркем дә зарланмый. "Теләкләр" журналында "Миңа Ләйсән Хәйдәрҗан кызында дәвалану бәхете насыйп булды" дип сөенеп язалар икән, димәк бу нидер турында сөйли дигән сүз.
    Сүзе белән дә, эше белән дә дәвалый
    Виталий Быстров Чабаксар медицина университетын тәмамлаганнан соң инде дүрт ел Яңа Чишмә РҮХ-дә стоматолог булып эшли. Үзенең эшен зурларны дәвалаудан башлый, әмма тиздән балалар стоматологына укырга җибәрелә. РҮХ-дә мондый белгеч булмый.
    Бу һөнәрдә игътибарлылык, түземлелек, шулай ук дустанә мөнәсәбәт кебек сыйфатлар мөһим роль уйный. Дөресен әйтик, теш кабинетына якын килергә балалар гына түгел, зурлар да "курка". Әмма монда сине күңелеңне күтәрерлек сүзләр һәм елмаюлы караш белән каршы алсалар, пациентларның бөтен куркулары юкка чыгып, киресенчә, табиб бүлмәсенә тынычлап, онытылып кереп утыралар. Кечкенә пациентлар белән эшләүче барлык табиблар кебек, Виталий Анатольевич балалар психологиясен яхшы белә һәм балалар белән уртак тел таба. Чөнки төрле бала бар һәм аларның һәркайсы да табиб карасын өчен үз теләге белән авызын ачарга атлыгып тормый.
    Пациентлар әйтүенчә, Виталий Анатольевич - үз эшенең остасы. Ул бик башлы, грамоталы табиб, пациентны һәрвакыт җентекләп карый, аның авыз куышлыгындагы барлык проблемалар турында сөйли, тешләрне ничек карарга кирәклеген әйтеп, киңәшләрен бирә.
    Өлкәннәр дә, балалар да Виталий Анатольевич яныннан сәламәт булып кына түгел, ә баланың да, ата-ананың да күңеле тынычланып, яхшы кәеф белән китәләр. -Тешләрегез сәламәт булсын өчен авыз куышлыгындагы авырулар профилактикасы белән шөгыльләнегез, - дип озатып кала үзенең пациентларын Виталий Анатольевич.
    Ярдәмгә һәрчак әзер
    Югары профессионализм һәм белем таләп итүче ашыгыч ярдәм фельдшерының эше шактый катлаулы. Кеше гомере еш кына "Ашыгыч ярдәм" белгечләре осталыгына бәйле. Яңа Чишмә РҮХ-нең "03" хезмәтендә өлкән фельдшер Энҗе Сафиуллина 20 ел эшли инде һәм күпме кешегә кичектергесез ярдәм күрсәтүен күз алдына китерергә мөмкин.
    Чакыруны башкарган вакытта фельдшер теләсә нинди, иң көтелмәгән патологияләр белән очрашырга мөмкин. Аңа медицинаның төрле өлкәләрендәге белемгә ия булырга, катлаулы хәлләрдә тиз арада ориентлаша, тыныч табигатьле, басынкылык саклап, кыска гына вакыт эчендә дөрес карар кабул итә белергә кирәк. Ә мондый сыйфатларга тыныч кабинет эчендә түгел, ә теләсә нинди һәм еш кына иң экстремаль шартларда ия булырга кирәк. Моның өчен бер махсус әзерлек кенә җитми, әле тагын билгеле бер рухи сыйфат, яхшы исәнлек һәм тормыш тәҗрибәсе дә таләп ителә.
    Боларның барысы да нәкъ менә Энҗе Миңнулла кызы турында дип бернинди арттыруларсыз әйтергә була. Чакыру вакытында үзенең ышанычлы, эшлекле, төгәл эш итә белүе һәм, гомумән, кешегә карата мөлаемлыгы белән авыруны тынычландырып: "Барысы да тәртиптә, авыру үзе генә түгел, хәзер аңа ярдәм күрсәтеләчәк", - дип аңлата. Кешеләр аңа ышана, пациентлар аның нәзакәтле мөнәсәбәтен, ихластан ярдәм итү теләген шунда ук тоялар. Шат күңелле, аралашучан, үзенә һәм үзенең кул астында эшләүчеләргә карата таләпчән кеше ул: хезмәткәрләр алдында кирәкле бурычлар куя белә һәм аларны башкарып чыгарга тырыша.
    Без Энҗе Миңнулла кызын ул чакырудан кайтканнан соң күрә алдык. Ул барган авыру бик авыр хәлдә булган, хастаханәгә "капельница астында" китерелгән. -Без авыруга нинди кичектергесез ярдәм күрсәтергә кирәклеген УЗИ дан һәм анализлардан башка гына тиз арада билгеләргә тиешбез, - ди ул үз эшенең үзенә генә хас үзенчәлекләре турында. - Пациентларга, әлбәттә, киң күңеллелек һәм игътибарыңны кызганмаска кирәк. Тагын безнең эш турында болай әйтәләр: терапевт - бу баш, шәфкать туташы - бу куллар, ә ашыгыч ярдәм фельдшеры - бу куллар да, баш та.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: