Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Гомердән кадерле нәрсә юк

15 июльдә май-июнь айларында районда халык үлеме сәбәпләрен тикшерү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, авыл җирлекләре башлыклары, медицина хезмәткәрләре катнашты.

Яңа Чишмә РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов Яңа Чишмә районы буенча үлүчеләр саны турында җиткерде.
Ике ай эчендә (май-июнь) районда 45 кеше үлгән. Шуларның 23се 30 дан алып 80 яшькәчә булган ир-атлар һәм 22се 30 дан 85 яшькәчә булган хатын-кызлар. Хезмәткә сәләтле яшьтәге 7 кеше үлгән. Һәм кан әйләнеше системасы авырулары кабат беренче урында, аннан соң онкология, сулыш алу, ашкайнату органнары авырулары, суицид һәм алкогольдән агуланып үлү очраклары да бар.
Статистикадан күренгәнчә, инвалидлыклары һәм социаль җыелмадан баш тарткан (акчалата алган), шулай ук ярдәм сорап табибка мөрәжәгать итмәгән кешеләр ешрак үлә. Менә бу айларда үлгән кешеләр арасында да шул ук хәл - кайберләре үзләрен сәламәт дип исәпләгәннәр һәм хәтта спиртлы эчемлекләр дә кулланганнар, бу арада авыру көчәя барган һәм әнә шундый аяныч нәтиҗәләргә китергән. Медицина препаратлары җыелмасыннан баш тартучылар - үзләренең сәламәтлекләренә җавапсыз караучы кешеләр.
Утырышта район башлыгы Вячеслав Козлов та район халкы үз сәламәтлеген күбрәк кайгыртсын, ә табиблар моңа булышлык күрсәтсен иде дигән теләк белдерде. Ә моның өчен инде бүген үк халык арасында агитация эше алып барыла, яшүсмерләр һәм балалар арасында сәламәтләндерү чаралары үткәрелә, өлкән кешеләргә планлы һәм планнан тыш профилактик карау алып барыла, кеше сәламәтлегендә ачыкланган тайпылышларга диагноз куела һәм дәвалануга җибәрелә. Әмма, әгәр дә апрельдә республика дәвалану учреждениеләренә районнан 47 кеше җибәрелгән булса, ике айда (май- июнь) нибары 29 гына. Моның сәбәбе, мөгаен, җәй айларында кешеләрнең үз авыруларына игътибар итәргә теләмәүдер. Тик "Чирен яшергән үлгән" дигән гыйбарәне дә онытмаска кирәк. Ә менә больничный листлардан баш тартмыйбыз: отчет чорында шундый 295 лист бирелгән - бу зур сан. Иң күбе (31) мәктәп хезмәткәрләре авырган, аннан "Стрела-М" ҖЧҖ хезмәткәрләре (22). ФАПлар аша 266 мең сумнан артык бәядә дарулар сатылган. Комиссия утырышында район башлыгы шундый сораулар да бирде:
-Республикадагы дәвалау учреждениеләре авылдан килгән пациентларны һәрвакытта да вакытында кабул итәләрме?
-Ни өчен шәһәр больницалары өметсез күренгән авыруларны үләргә өйләренә җибәрәләр, бу дөрес хәлме?
-Урыннарда җәмәгать советлары медицина тикшеренүләреннән качып йөрүчеләргә ничек йогынты ясыйлар?
-Ни өчен әлегә чаклы районда кешеләргә зыян салучы суррогат спирт белән сату итәләр?
-РҮХ-дә кыйммәтле җиһазлар ярдәмендә ничә авыру каралган һәм күпме авыру ачыкланган?
-Ни өчен әлегә чаклы "Факел" лагерында савыктыру сукмаклары юк?
Күп сораулар җавапсыз калды, район башлыгы кушуы буенча уңай җаваплар якын арада билгеләнгән вакытта ишетелергә тиеш.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев