Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Гриппка каршы вакцинация башланды

Салкын һава торышы башлану белән салкын тиюдән булган авырулар (ОРВИ) саны арта, шулай ук грипп та килә.

Грипп хроник авырулардан җәфа чигүче балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен үзенең өзлегүләре белән аеруча куркыныч.
- Гриппны һәм аның нәтиҗәләрен дәвалауга караганда кисәтү яхшырак, - ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Рафис Вафин. - Грипп һәм ОРВИның беренчел күренешләренә кадәр 1,5-2 ай эчендә иммунитет формалашырга тиеш. Шуңа күрә хәзер вакциналаштыру өчен иң кулай вакыт.
Вакцинаның беренче партиясе  670 дозада районга кайтты инде һәм алар, нигездә, балаларга ясалган. Быел вакцина керү вакытында бара һәм прививканы барысына да, беренче чиратта, балаларга ясарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев