Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

хезмәтләрен хөрмәтләп – автомобиль

21 июньдә М. Җә­лил исе­мен­дә­ге Та­тар дәү­ләт опе­ра һәм ба­лет те­ат­рын­да "Ел та­би­бы - Ак чә­чәк­ләр" Рес­пуб­ли­ка бәй­ге­се җи­ңү­че­лә­рен - иң әй­бәт ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­рен бү­ләк­ләү тан­тан­а­сы бу­лып уз­ды. ТР Премь­ер-ми­нист­ры Ил­дар Ха­ли­ков, Та­тарс­тан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ның йөк­лә­мә­сен үтәп, Яңа Чиш­мә ра­йон хас­та­ха­нә­се­нең Чер­туш фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты мө­ди­ре Ми­ләү­шә Шә­ри­фул­ли­на­га мах­сус приз...

21 июньдә М. Җә­лил исе­мен­дә­ге Та­тар дәү­ләт опе­ра һәм ба­лет те­ат­рын­да "Ел та­би­бы - Ак чә­чәк­ләр" Рес­пуб­ли­ка бәй­ге­се җи­ңү­че­лә­рен - иң әй­бәт ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­рен бү­ләк­ләү тан­тан­а­сы бу­лып уз­ды. ТР Премь­ер-ми­нист­ры Ил­дар Ха­ли­ков, Та­тарс­тан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ның йөк­лә­мә­сен үтәп, Яңа Чиш­мә ра­йон хас­та­ха­нә­се­нең Чер­туш фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты мө­ди­ре Ми­ләү­шә Шә­ри­фул­ли­на­га мах­сус приз - "Фи­ат" ав­то­мо­би­ле ач­кы­чы тап­шыр­ды.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Үзе те­лә­гән һө­нәр­не сай­лап, 1991 ел­ны Чис­тай ме­ду­чи­ли­ще­сын тә­мам­лап, Ми­ләү­шә Шә­ри­фул­ли­на 20 ел бу­е­на ту­ган авы­лы Чер­туш­та фельд­шер-аку­шер­лык пунк­тын­да хез­мәт куя. Ул хак­лы рә­веш­тә "Эш­кә бул­ган мә­хәб­бә­те һәм ты­рыш­лы­гы өчен" дип­ло­мы ал­ды, "Ел ме­ди­ци­на хез­мәт­кә­ре" но­ми­на­ци­я­сен­дә лау­ре­ат, ТР Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов оеш­тыр­ган кон­курс­ның мах­сус при­зы - яңа ав­то­мо­биль­гә ла­ек бул­ды.

Үз-үзе­нә та­ләп­чән хез­мәт­кәр бө­тен кө­чен, сә­ла­мәт­ле­ген, бе­ле­мен, шәх­си ва­кы­тын кыз­ган­мый ха­лык сә­ла­мәт­ле­ген сак­лау­га би­рә. Авыл хал­кы "үз док­тор­ла­рын" шәф­кать­ле, ке­ше­ләр­гә ка­ра­та иге­лек­ле бул­га­ны өчен яра­та. "Кай­ва­кыт авы­ру­га аның бер ка­ра­вы җи­тә - ди­аг­ноз бил­ге­ле. Ми­ләү­шә Миң­нул­ла кы­зы­ның күп­ме ке­ше­не үлем тыр­на­гын­нан алып ка­лу­ын, күп­ме­се­нең сә­ла­мәт­ле­ген сак­лап ка­лу­ын, дө­рес юл­га чы­га­ру­ын күз ал­ды­на ки­те­рүе дә авыр", дип яза авылдашы Ре­зи­дә Аб­дул­ли­на. "Фельд­ше­ры­быз­ның кул­ла­ры да йом­шак… Укол ка­да­га­нын той­мый да ка­ла­сың, бө­тен эшен тиз, пөх­тә баш­ка­ра. Игъ­ти­бар­лы һәм әдәп­ле" - бу сүз­ләр 80 яшь­лек Ха­фи­зә Ман­игина әби­не­ке. Ул эш­лә­гән учас­ток­та ун ел­дан ар­тык ана­лар һәм ба­ла­лар үле­ме тер­кәл­мә­гән, мак­сат­чан эш алып ба­руы, йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры һәм яман шеш авы­ру­ла­рын ир­тә­рәк ачык­ла­вы нә­ти­җә­сен­дә үлем-ки­тем ки­ми. Ул "Бу­ла­чак әни­ләр", "Бу­ла­чак әти­ләр" мәк­тә­бе дә оеш­тыр­ган, сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен про­па­ган­да­лау бу­ен­ча эш алып ба­ра.

Ми­ләү­шә Шә­ри­фул­ли­на "Ра­йон­ның иң ях­шы фельд­ше­ры" кон­кур­сы җи­ңү­че­се. Иҗа­ди по­тен­ци­а­лы аңа үз авы­лын­да үзеш­чән сән­гать­тә, ра­йон­да­гы спорт ярыш­ла­рын­да, әй­тик, йө­ге­рү бу­ен­ча да, арм­рест­линг­та да ак­тив кат­на­шыр­га бу­лы­ша. 2010 һәм 2011 ел­лар­да ул арм­рест­линг бу­ен­ча ра­йон ярыш­ла­рын­да җи­ңү яу­лый. Хез­мәт сө­ю­чән Шә­ри­фу­ллин­нар га­и­лә­се авыл чи­тен­дә­ге яңа, уңай­лы, ир­кен йорт­та яши. Ире "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да ме­ха­ни­за­тор бу­лып эш­ли, кыз­ла­ры - Яр Чал­лы­да, ә ул­ла­ры 8 сый­ныф­та укый. Янә­шә­дә ге­нә яшәү­че әти-әни­лә­ре бе­лән бер­гә­ләп зур яр­дәм­че ху­җа­лык алып ба­ра­лар: ат­лар, МЭТ, са­рык­лар ас­рый­лар, кош-корт үс­те­рә­ләр.

Сәх­нә­дә Ил­дар Ха­ли­ков җи­ңү­че­нең фа­ми­ли­я­сен ата­гач, Ми­ләү­шә шок хә­лен­дә ка­ла, бу аның өчен кө­тел­мә­гән хөр­мәт­ләү һәм сө­е­неч бу­ла, чөн­ки көн­дәш­лә­ре дә тө­шеп кал­ган­нар­дан тү­гел. Ми­ләү­шә­нең ав­то­ма­ши­на йөр­тү та­нык­лы­гы бар һәм үз па­ци­ент­ла­ры яны­на хә­зер ул тиз­рәк ба­рып җи­тә­чәк. Фельд­шер бу­лып эш­лә­гән дә­вер­дә төр­ле оч­рак­лар бул­ган, аның ва­кыт­лы яр­дә­ме күп­ләр­нең го­ме­рен сак­лап кал­ган, шу­лар­ның бер­се - ра­йон үзә­ге­нә бар­ган­да юл­да ба­ла ту­ды­ру оч­ра­гын ул әле дә ях­шы хә­тер­ли. Аның яр­дә­ме бе­лән ма­ши­на эчен­дә ту­ган шу­шы кыз ба­ла ин­де кия­ү­гә чык­кан.

Без Ми­ләү­шә­не ла­ек­лы бү­лә­ге бе­лән кот­лый­быз һәм аңа ал­да­гы көн­нәр­дә дә як­таш­ла­ры­ның сә­ла­мәт­ле­ген сак­лау эшен­дә уңыш­лар те­ли­без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X