Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Яңа Чишмәдә гаиләләрне саклау һәм аборт ясауга юл куймау турында сөйләшкәннәр

Репродуктив сәламәтлекне саклау һәм сәламәт балалар тудыру турында сөйләшү «түгәрәк өстәл» артында узган

Февраль ахырында Яңа Чишмә «Олимп» спорт комплексының утырышлар бүлмәсендә «түгәрәк өстәл» артында очрашу узган иде. Анда Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Еронтьев, «Әниләргә, гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү үзәге» АНО оешмасы вице-президенты Аида Фиогбе, РҮХнең баш табибы Наталья Роменская, шулай ук табиб-гинеколог һәм табиб-педиатр, районның мәгариф, социаль яклау, мәдәният бүлекләре вәкилләре һәм дин әһелләре катнашты.

«Абортлар проблемасын кайсыдыр дәрәҗәдә генә медицина проблемасы дип атап була, нигездә ул социаль, әхлакый һәм рухи проблема, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев. — Шуңа күрә дә бүген биредә хакимият, медицина җәмәгатьчелеге, руханилар, мәгариф, мәдәният һәм социаль яклау бүлекләре вәкилләре җыелды. Сәламәтлек саклау өлкәсенең өстенлекле бурычларының берсе — репродуктив сәламәтлекне саклау һәм сәламәт балалар тудыру».

РҮХнең табиб-гинекологы Елена Батурина яшь кызлар йөклелеге мәсьәләсендә, авыр тормыш хәлендә булган йөкле хатыннарга һәм аларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтү буенча комплекслы эш алып бару турында сөйләде һәм йөклелекне төшертергә теләгән хатын-кызларга консультация бирү тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Шул исәптән, 2023 елда РҮХнең хатын — кызлар консультациясендә «абортка кадәрге» әңгәмәләр нәтиҗәсендә җиде хатын-кызның бишесе төзәтә алмаслык адым ясаудан баш тарткан һәм сәламәт балалар тудырган.

РҮХ табибларының мондый алымы хатын-кызларның шәхси клиникага түгел, ә бирегә мөрәҗәгать иткән очракта гына нәтиҗәле була, чөнки түләүле клиникаларның төп максаты — яңа кешегә туарга мөмкинлек бирмәү юлы белән дә акча эшләү. 

Очрашуда катнашучылар 18 яше тулмаган кызларда йөклелек проблемасы турында да фикер алыштылар. 

«Яшь кызлар йөклелеге» термины 13-18 яшьлек кызлар турында сүз барганда кулланыла. Олы яшьтәге хатын-кызлар өчен кирәкле һәм бәхетле булган йөклелек, артык яшь булган кызлар тарафыннан еш кына көтелмәгән һәм тетрәндергеч вакыйга булып кабул ителә.

Алар өлкәннәрнең реакциясеннән, тирә-юньдәгеләр тарафыннан хөкем ителүдән куркып, үз эченә бикләнәләр. Ә гаилә исә, кыз-баланың «серен» инде көмәне күренер дәрәҗәгә җиткәннән соң генә белә. Һәм ата-аналарның бу хәлгә беренче реакциясен җиткерү мөмкин дә түгел: монда бернинди хәлгә керү, кыз баланы аңлау, якын кешеләрнең ярдәме турында сөйлисе дә юк. Шуңа күрә гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру аеруча да мөһим булып тора. ЗАГС бүлеге мөдире Алия Миръякупова да шул хакта сөйләде. Ул бүлекнең гаилә кыйммәтләре, гаиләдә сәламәт балалар тууны пропагандалау һәм гаилә традицияләрен саклау белән ныклап шөгыльләнүен билгеләп үтте. 

Мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина гаилә белән мәктәпнең үзара бәйләнеше турында җиткерде. «Мәктәп ата-аналарны үзләренең үсеп килүче балалары белән ачыктан-ачык сөйләшүгә этәрә, мәктәпләрдә сәламәт яшәү рәвеше турындагы фильмнар күрсәтелә, яшүсмерләрнең җенси өлгерлеге мәсьәләсе карала. Районда булган бер очрак турында әйтәсем килә: югары сыйныфта белем алучы бер кыз йөккә узган иде, шөкер, аның әти-әнисе, табиблар һәм педагогларның уртак тырышлыгы белән бу мәсьәлә уңай хәл ителде. Кыз сәламәт бала алып кайтты: шулай итеп, ул баланың гомерен һәм үзенең сәламәтлеген саклап калды, мәктәпне тәмамлады. Әгәр дә олылар бу гадәти булмаган очракка тиешле дәрәҗәдә игътибар итмәсәләр, барысы да аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде».

Абортларның медицинаныкы гына булып калмыйча, рухи яктан да проблема булулары турында Яңа Чишмәнең Изге Троица гыйбадәтханәсе башлыгы, мәхәллә советы рәисе Сергий атакай да әйтеп үтте. Ул билгеләп үткәнчә, хатын-кызлар гыйбадәтханәгә, гадәттә, йөклелекне өзгәннән соң гына килә. Өлкәннәр белән уртак бурычыбыз — балаларны тәртипкә өйрәтү. 
Яңа Чишмә мәчете каршында психолог кабинеты эшләве турында мәчет имамы Раил хәзрәт җиткерде. 

Абортларны комплекслы профилактикалау һәм кризис ситуацияләрендә хатын-кызларга ярдәм итүнең нәтиҗәле технологияләре турында «Умиление» АНО вице-президенты Аида Фиогбе мәгълүмат бирде.

Ул туучылар санын арттыруга һәм балалы әниләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар турында сөйләде. Абортларны профилактикалауга юнәлдерелгән «Плюс один» һәм йөкле хатыннарга комплекслы ярдәм күрсәтүче «Иң яхшысын — йөклеләргә» дигән проектларга аерым игътибар бирелде.

«Плюс один» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 275 баланың гомерен саклап калуга ирешелде. 50дән артык семинар үткәрелде. Хәзергесе вакытта без бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итәбез, — дип билгеләп үтте «Умиление» үзәге вәкиле. — Шулай ук «Ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында гаилә парларын балага узуга әзерләү, яшь әниләр һәм балалар белән дәресләр үткәрелә. Шулай итеп, үзәк белгечләре күп кенә гаиләләр белән бала табуга кадәр һәм аннан соң да тыгыз элемтәдә калалар. Якын арада без Татарстан шәһәрләренең реклама мәйданчыкларында йөкле хатыннарга сакчыл мөнәсәбәт булдыру турындагы социаль реклама урнаштырырга планлаштырабыз", — дип тәмамлады үз сүзен Аида Фиогбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев