Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Илдә менингит йөри

Ин­де бер ай­га якын ил­дә ме­нин­гит авы­руы та­ра­лу кү­зә­те­лә. Төр­ле тө­бәк­ләр­дә, Во­ро­неж, Курск һәм Ли­пецк өл­кә­лә­рен­дә аның бер­ни­чә оч­ра­гы тер­кәл­гән, бү­ген­ге­се көн­дә Мәс­кәү хас­та­ха­нә­лә­рен­дә эн­тер ви­рус­лы ин­фек­ция йок­тыр­ган 51 ба­ла дә­ва­ла­на.

Яңа Чиш­мә РҮХ та­биб-ин­фек­ци­о­нис­ты На­талья Ро­менс­кая мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә эн­тер ви­рус­лы ин­фек­ция бик си­рәк күр­е­неш, шу­лай да ил­дә шу­шы авы­ру та­рал­ган икән, без­гә сак бу­лыр­га ки­рәк.

I яр­ты ел­да клиник билгеләре эн­тер ви­рус ин­фек­ци­я­се­нә ох­шаш йо­гыш­лы авы­ру­лар­дан кис­кен эчәк авы­руы - 1 оч­рак, кис­кен су­лыш юл­ла­ры авы­руы - 262 оч­рак, үп­кә ял­кын­сы­нуы - 90 оч­рак тер­кәл­гән.

Эн­тер ви­рус­лар тыш­кы ти­рә­лек­тә бик тот­рык­лы, озак ва­кыт агып җы­ел­ган су­лык­лар­да, йө­зү бас­сейн­на­рын­да, ачык су­лык­лар­да, кул­ла­ну әй­бер­лә­рен­дә, тук­ла­ну про­дукт­ла­рын­да (сөт, җи­ләк-җи­меш, яшел­чә) сак­ла­ныр­га мөм­кин. Ви­рус җы­лыт­кан, кай­нат­кан оч­рак­та һә­лак бу­ла.

Эн­тер ви­ру­слы ин­фек­ци­я­ләр тиз та­ра­луы бе­лән ха­рак­тер­ла­на. Авы­ру һа­ва-там­чы, көн­кү­реш-ара­ла­шу, ри­зык һәм су аша кү­чәр­гә мөм­кин.

Авы­ру­лар күп төр­ле һәм ЭВИ-ның баш­лан­гы­чы баш­ка­ла­ры­на да ох­шаш бу­луы бар:

- баш­та тән тем­пе­ра­ту­ра­сы 39-40 гра­дус­ка кү­тә­ре­лә;

- төр­ле­чә авыр­ту (баш, абдо­ми­наль һ.б.) кү­зә­те­лә;

- төр­ле төр­ке­м­дә лим­фатик тө­ен­нәр зу­ра­я;

- ба­выр һәм та­лак зу­ра­я;

- йот­кы­лык­та ка­тараль кү­ре­неш кү­зә­те­лә;

- го­му­ми агу­ла­ну бил­ге­лә­ре сиз­е­лә.

Нерв сис­те­ма­сы­на зы­ян ки­лү бе­лән бәйл­е авыр кли­ник фор­ма­ла­ры: көч­ле баш авыр­ту, кү­ңел бол­га­ну, ко­су, аң ки­тү, кө­зән җы­е­ру­лар кур­кы­ныч.

ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы ата­лып үт­кән авы­ру бил­ге­лә­ре кү­зә­тел­гән­дә ме­ди­ци­на яр­дә­ме со­рап мө­рә­җә­гать итү ки­рәк­ле­ген ки­сә­тә.

Про­фи­лак­ти­ка ча­ра­ла­ры:

Шәх­си ги­ги­енаны үтәр­гә: ашар ал­дын­нан, урам­нан кер­гәч, бәд­рәф­тән чык­кач, ри­зык әзер­ләү ал­дын­нан һәм ба­ла­ны ка­ра­ган­да кул­лар­ны юар­га ки­рәк.

Кул­лар­ны шу­шы мак­сат­лар өчен рөх­сәт ител­гән де­зин­фек­тант­лар бе­лән эш­кәр­те­гез.Йөт­кер­гән­дә һәм төч­кер­гән­дә бо­рын­ны һәм авыз­ны бер мәр­тә­бә кул­ла­ны­ла тор­ган кулъя­у­лык яки сал­фет­ка бе­лән кап­ла­гыз, ан­нан соң алар­ны чүп са­вы­ты­на (ур­на­га) таш­ла­гыз, со­ңын­нан ку­лы­гыз­ны юы­гыз яи­сә дым­лы сал­фет­ка бе­лән сөр­те­гез.

Эчәр өчен фә­кать кай­на­ган яки ше­шә­ләр­гә ту­ты­рыл­ган су, яки фаб­ри­ка­да тө­рел­гән са­выт­лар­да­гы эчем­лек­ләр­не ге­нә кул­ла­ны­гыз.

Яшел­чә һәм җи­ләк-җи­меш­ләр­не, биг­рәк тә ба­зар­лар­дан һәм сәү­дә нок­та­ла­рын­нан са­тып алын­ган­на­рын, щет­ка бе­лән ях­шы­лап юар­га һәм өс­те­нә кай­нар су ко­яр­га ки­рәк.

Санк­ци­я­лән­мә­гән пляж­лар­да һәм суы җы­е­лып тор­ган су­лык­лар­да ко­е­ныр­га яра­мый.

Йо­гыш­лы авы­ру бил­ге­лә­ре бул­ган ке­ше­ләр бе­лән ара­ла­шыр­га ты­рыш­ма­гыз, ке­че яшь­тә­ге ба­ла­лар­ның ара­ла­шу­ын чик­лә­гез, ха­лык күп­ләп җы­е­ла тор­ган урын­нар­да һәм җә­мә­гать транс­пор­тын­да бу­лу ва­кы­тын кыс­кар­ты­гыз.

Бүл­мә­ләр­не көн са­ен җил­лә­те­гез һәм юып, җы­еш­ты­рып чы­га­ры­гыз.

Үзе­гез­не һәм якын ке­ше­лә­ре­гез­не сак­ла­гыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев