Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кеше гомере кемнәр кулында?

    Быелгысы елның беренче аенда районда 19 үлем очрагы теркәлгән. Февраль дә статистика белән сөендерми анысы. Сәбәп нидә? Әлеге сорау район җитәкчелеге һәм сәламәтлек саклау вәкилләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә каралды.

    Әле үткән елда да бездә уртача республика буенча чагыштырганда кешеләр күбрәк үлде. Яңа Чишмә РҮХ баш табибы Ришат Билалов әйтеп үткәнчә, әлеге үлем-китемнең күпчелеге йөрәк-кан тамырлары авырулары (126 кеше), сулыш алу органнары авырулары (12), бәхетсезлек очраклары (31) һәм суицид (11) кебек сәбәпләр аркасында килеп чыккан. Йөрәк авырулы кешеләрнең күбесен, медицина ярдәмен иртәрәк күрсәтеп, коткарып калырга да мөмкин булгандыр, әмма "ашыгыч ярдәм" чакырырга якын кешеләре булмау сәбәпле, шундый хәл килеп чыга. Суицид буенча да, яннарында игътибарлырак кешеләр булган булса, һәр очракны булдырмый калырга мөмкин булыр иде. Район башлыгы Вячеслав Козлов һәр булган очракны аерым карады:
    -Авыл җирлеге башлыкларының берсе "ниндидер бомж" дисә дә, ул да бит кеше, аны игътибарсыз калдыру ярамый. Димәк, нәрсәнедер күреп бетермәгәнсез, ярдәм итмәгәнсез, киңәш бирмәгәнсез. Безгә уйланыр урын һәм эшлисе нәрсәләр бар әле: районда сезнең һәм безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр яши, - дип мөрәҗәгать итте ул авыл җирлекләре башлыкларына һәм медицина хезмәткәрләренә.
    Бер үк объектта булып үткән ике бәхетсезлек очрагын карап тикшерделәр. "Димәк, бер тапкыр булган икән - үтеп киткән. Хәер, икенчесе дә узар әле, дигәндер шушы оешма җитәкчесе", - дип раслады район башлыгы.
    Быелгысы елның гыйнварында кешеләр үлеменең һәр 19 очрагы да аерым каралды. Ачыкланганча, үлгән кешеләрнең кайберләре инвалидлыкта булганнар, тик саф акчага өстенлек биреп, соцпакеттан баш тартканнар. Алар тиешле дарулар сатып алганнармы, әллә акчаларын башка максатка тотканнармы - анысы мәгълүм түгел. Ташламадан баш тартучыларга да медиклар контроле кирәк. РҮХ-нең баш һәм әйдәп баручы табиблары, "Ак Барс-мед" ҖЧҖ һәм "Росгосстрах" иминият компанияләре вәкилләре чыгышларыннан үлем-китемнең югары булуында медикларның гаебе булмау ачыкланды. Алар тиешле ярдәм күрсәтәләр, диспансеризация һ.б. үткәрәләр. "Кем гаепле соң?" - дигән сорау туды. Кемдер экологиягә, кемдер сәламәт тормыш рәвеше алып бармауга сылтый, тагын бер сәбәп - кеше организмында беренче "кыңгырау шалтырауга" хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә теләми.
    Киңәшмә азагында район башлыгы РҮХ-нең шундый исәп-хисап тотуы - тыңлаулар ай саен узачак, дип белдерде, ул:" Әйтик, 15 проценты - картаеп үлүчеләр, 15 процентында - медицинаның камил булмавы гаепле ди, калган 70 процентына кем гаепле?" дигән сорау куйды.
    Бу сорау ачык калды. Без газета укучыларыбызга шул нисбәттән үз фикерләрен җиткерүләрен тәкъдим итәбез. Хатларыгызны, аңлатмаларыгызны сез почта аша юллый һәм novoshishminsk.ru сайтында калдыра аласыз.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: