Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кеше үз урынында

    Яңа Чишмә РҮХ-нең өлкән шәфкать туташы Любовь Маланчевага күптән түгел "ТР-ның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән исем бирелгән. 2000 елдан бирле шушы җаваплы эштә намуслы хезмәт куйган ханым бу исемгә бик лаек. Без Любовь Алексеевнадан моңа ничек ирешүен сөйләвен үтендек .

    - Өлкән шәфкать туташының эше авырмы?
    -Бу эш күпкырлы һәм үтә җаваплы. Араларында барлык дәвалау-профилактик учреждениеләрне: РҮХ, ФАП, участокларны дарулар белән тәэмин итү бурычы да бар. Башта медикаментларга һәм медицина инструментларына үзәкләштерелгән заказга заявка җыям, аннан кайткан даруларны кабул итәм, сортларга - сертификация буенча төркемнәргә аерам. Даруларны яраклылык срогы, саклау температурасы, билгеләнүе (йөрәкнеке, инсулинлы, спазмолитиклар, наркотик матдәләр һ.б.) буенча таратырга кирәк. Һәрберсенә стеллаж картасы ачам. Минем эштә ялгышырга ярамый. Бу авыруларның сәламәтлегендә чагылыш табарга мөмкин.
    Любовь Алекссевнаның кабинеты аптека кебек: шкаф тулы дарулар, дарулар саклый торган (8,15 һәм 20 градуска чаклы) өч суыткыч камера тора. Ул даруларны бик тиз сортларга аера: һәр төргәкнең урынын белә. Аның кабинетында документлар тутырылган шкафлар тагы да күбрәк. Аларның ниндиләре генә юк. Дарулар буенча папкалар да 400 исемдә, кергән -чыккан дарулар язылганы тагы күпме. Һәм биредә идеаль тәртип.
    -Бөтен эшемне бетерми торып эштән китмим, кичке сәгать 5 ләргә чаклы торам. Һәрчә бу эш өчен провизор ставкасы каралган булса да, берәүне дә бирмиләр. Ярдәмчесез эшлим. Һәр санны язганчы башта тикшерәм. Минем эш өстәлемдә хәтта штрих та юк, караламалар кулланып та тормыйм, төгәл эшләргә тырышам. Бездә югарыдан килгән тикшерүләр еш була, Аллага шөкер, 15 елда бер кисәтү алганым, бер штраф салганнары юк. Кисәтүләр була икән-димәк, без үз урыныбызда түгел.
    -Өлкән шәфкать туташы тагы ниләр эшли?- дип сорау бирдек Любовь Алексеевнага.
    -Айга бер мәртәбә урта медицина персоналын өйрәтәм: лекцияләр, әңгәмәләр үткәрәм, яңа боерыклар белән таныштырам. Монда эргәдәш һөнәрләр буенча укулар үтә (ЭКГ үткәрү, кан салу һ.б. буенча занятиеләр) һәм зачетлар кабул итәбез. Өлкән шәфкать туташының шундый вәкаләтләре бар. Эшкә яңа кабул ителгән шәфкать туташларын өйрәтү һәм курьерлык итү. Аларны укытыр өчен үзем дә укыйм - Казанга камилләштерү курсларына барам, чөнки медицина бер урында гына тормый. Эпидемиолог белән бергә кварталга бер тапкыр ЛПУ-ның санитар торышын тикшерәбез, башка вазыйфалар да бар... бөтенесен дә санап бетереп булмый инде...
    Любовь Алексеевна Чистай медицина училищесын тәмамлаганнан соң 1979 елда Яңа Чишмә хастаханәсендә процедура шәфкать туташы булып эшли башлый. Шулай булгач, аның тәҗрибәсе зур. Хезмәттәшләреннән бала тудыру бүлегендә яңа туган сабыйларны инфузион дәвалау белән проблема килеп чыкканда һәрчак Любовь Алексеевнаны чакыруларын белдек. Бары ул гына яңа туган сабыйның нечкә веналарына энәне төгәл кертә ала. Моңа ул байтак шәфкать туташын өйрәткән.
    -Любовь Алексеевна, Сезнең байтак еллар медикларның профсоюз оешмасы рәисе булуыгызны да беләбез.
    -Шушы җәмәгать эшен мин 15 ел алып барам инде. Аның мәшәкатьләре төп эшемнән бер дә ким түгел. Медицина хезмәткәрләре көнен оештырабыз, ветераннар, чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар, шәфкать туташлары конкурслары, спорт чаралары үткәрәбез. Хастаханә бинасында РҮХ музее оештыруда профком бу эшнең инициаторы булды. Үзебезнең хезмәткәрләр өчен санаторийларга яки медиклар өчен тернәкләндерү үзәгенә ташламалы юлламалар алу юлларын да эзлим. Юлламаларны бүлгәндә дә бик сак эш итәбез, иң беренче чиратта дәвалануга бик тә мохтаҗ булганнарга бирәбез. Гаризаларны бергәләп карыйбыз - профкомда без 5 кеше. Профсоюз законнарындагы яңалыкларны да даими күзәтеп торам. РҮХ администрациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, эш урыннарында хезмәт шартларын даими яхшыртабыз. Безнең РҮХ хезмәтне саклау буенча районда иң яхшы оешма санала. Күпме эшләп, бездә бер генә бәхетсезлек очрагы да булмады. Гомумән, профком булу һәр оешмада бик файдалы.
    -Сезнең күп вакытыгыз эштә уза, өй мәшәкатьләре дә җитәрлек бит әле?
    -Барына да җитешергә тырышам. Өч ел инде ирем белән икәү генә яшибез, өч кызыбызның да үз тормышы. Ялларда оныкларымны да карашам, алар безнең өчәү. Җәен бакчада кайнашып уза. Бик тә чәчәкләр яратам. Бакчадагы эштән мин үземә ял гына алам, шул чакта башымда әллә кайдан шигъри юллар туа, аларны язып барам.
    Баш табиб Ришат Билалов җитәкчелегендәге хезмәттәшләре Любовь Алексеевна турында йомшак күңелле, кешеләр белән эшли белә, тәртипле, бар нәрсәгә җаваплы карашта, оештыру сәләте дә зур, диләр.
    -Бер эшкә алындымы, аны азагына чаклы башкарып чыга торган, бик тә максатка омтылышлы кеше ул Любовь Алексеевна, - ди баш табиб Ришат Билалов.
    Бер сүз белән әйткәндә - үз эшенең остасы ул, димәк кеше үз урынында.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: