Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Хатын-кызлар сәламәтлеге сагында туу сертификатлары

«Сәламәтлек» өстенлекле милли проектының иң мөһим өлешләреннән берсе булып бала табу сертификатлары программасы тора. Программа 2006 елдан бирле эшли, "йөклелек һәм бала табу вакытында хатын-кызларга һәм аларның яңа туган сабыйларына медицина ярдәме күрсәтү буенча медицина учреждениеләренә өстәмә финанс ярдәме" булып тора.


Әлеге программаны гамәлгә кертү белән бала тудыру йортларында, хастаханәләрдә, поликлиникаларда ана һәм баланы, хатын-кызлар сәламәтлеген саклауга яңа җиһазлар сатып алуга, тикшеренүнең заманча методларын гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән үз медицина матди базасын яхшырту мөмкинлеге барлыкка килде.
Яңа Чишмә РҮХдә бала тудыру сертификатлары программасы ярдәмендә күптән түгел хатын-кызларны профилактик карау кабинеты яңадан җиһазландырылды. Йомшак инвентарь, бер тапкыр кулланыла торган гинекологик приборлар һәм инструментлар, шулай ук сыек метод буенча онкоцитология өчен пробиркалар (виаллар) сатып алынды. Бу-хатын-кыз җенес органнарын атипик күзәнәкләргә тикшерү өлкәсендәге инновация, ул төгәл нәтиҗә һәм башлангыч этапта онкологиянең үсешен билгеләргә мөмкинлек бирә. Ә яман шешне иртәрәк ачыклаган саен, аны дәвалау ихтималы да югарырак.
Бу алым арзан түгел-махсус сыеклык белән тутырылган бер пробирка мең ярым тирәсе тора. Тик кабинетта профилактик карауны бушлай узарга мөмкин. Моннан тыш, бер тапкыр кулланыла торган инструментлар һәм яңа гинекологик кәнәфи кулланып. Ул декабрьдә тендер буенча сатып алынган һәм Яңа ел алдыннан гына куелган. Бу хакта без кабинет акушеркасы Наталья Михеевадан белдек.
- Әлбәттә, вакытлыча кыенлыклар була, - дип сөйләде ул. - Әмма бүгенге көндә анализлар алу һәм тикшеренүләр өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Алынган биоматериал Казанга Республика онкодиспансеры лабораториясенә җибәрелә. Ә иң мөһиме-болар барысы да бушлай! Чөнки күпләр моның өчен шәһәргә бара, анда нәкъ шундый ук тикшерү арзан тормый.
Исегезгә төшерәбез, ике ел элек республика программасы буенча Яңа Чишмә РҮХдә зур капиталь ремонт узды. Профилактик карау кабинетында да идәннәр, түшәм, стеналар тулысынча яңартылган, яңа плитә салынган – хәзер биредә бик уңайлы. Ә түшәмдә өстәмә яктырту линиясе ярдәмендә бик тә якты. Инде 2019 елның гыйнварында Наталья Михеева яңартылган кабинетта эшкә керешкән. Бер сүз белән әйткәндә, хатын-кызларны кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылган, аларга үз сәламәтлекләрен кайгыртуда бары тик анда килергә генә кала.
- Әйе, чыннан да, бала табу сертификатлары программасы ярдәмендә без кабинетны җиһазлый алдык, - дип раслады баш табиб вазифаларын башкаручы Наталья Роменская. – Район хатын-кызлары кабул итүгә килеп, яңа комплектлауның сыйфатын лаеклы бәяләр дип өметләнәбез.
Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев