Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

КОВИД КУРКЫНЫЧ ТҮГЕЛ ИММУН СИСТЕМАСЫН АЛДАН НЫГЫТСАҢ

Ә ИММУН СИСТЕМАСЫН АПТЕКАГА БАРМЫЙ ГЫНА НИЧЕК НЫГЫТЫРГА?

 ? ЯШЕЛ ЯФРАКЛЫ ЯШЕЛЧӘЛӘР мөһим микронутриентларга, антиоксидантларга һәм хлорофилга бай. Шпинат, кәбестә, брокколи кебек яшелчәләрдән салатлар күбрәк ашагыз.

?С ВИТАМИНЫ. Күпчелек тикшеренүләр күрсәткәнчә, С витамины авыруларны булдырмый коткарып кала алмый, әмма аны кабул итүчеләрдә авыру симптомнары азрак сизелә, кеше тизрәк сәламәтләнә. С витамины цитрус җимешләрендә, җиләк, манго, брокколида, кәбестәдә күп. Туңдырылган кара карлыганда ул берничә тапкыр арта.

️ПРОБИОТИК бактерияләр куркыныч бактерияләр белән көрәшә һәм организмга ризыкны яхшырак үзләштерергә булышалар.
Пробиотиклар йогурт, тозлы кәбестәдә күп.


?ИМБИР. Анда ялкынсынуга каршы тора торган матдә бар.Антибактериаль үзлеге аркасында ул тамакка һәм авызга тупланган бактерияләрне үтерә ала. Шулай ук ашказаны белән бәйле проблемалы кешеләр өчен файдалы, чөнки күңел болганудан арынырга ярдәм итә.

?Д ВИТАМИНЫ. Организмга башка витаминнар һәм туклыклы матдәләр сеңдерергә булыша, һәм кайбер антитәнчекләр җитештерү өчен дә файдалы. Д витаминын кояш астында берничә минут булып та алырга мөмкин. Д витамины булган майлы балык һәм чикләвекләр күбрәк ашарга тырышыгыз.

?САРЫМСАК вируска һәм гөмбәләргә каршы тора торган үзлекләргә ия. Моннан тыш, сарымсак канны сыеклаучы, шуның белән кан әйләнешен яхшыртучы, организмны сәламәтләндерүче үзлеккә ия табигый чара.

?Табигый Е ВИТАМИНЫ авыруларга каршы көрәшүче күзәнәкләр җитештерү өчен бик кирәк. Бу, гадәттә, чикләвек, зәйтүн мае, рапс мае кебек майлы ризыкларда очрый.

?Анар (ГРАНАТ) һәм анар согы
Анар антибактериаль кушылмаларның, антиоксидантларның һәм С витаминының искиткеч чыганагы, анарда холестерин дәрәҗәсен төшерүче һәм атеросклерозны кисәтүче матдәләр бар.

Автор: Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Чыганак: https://beznen.ru/basma/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев