Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Куллары җылы һәм йомшак

Авырткан урыннарына кагылуын тойган кешеләр Яңа Чишмә поликлиникасы массажисты Альбина Адиятованың кулларының җылы һәм шифалы булуы турында сөйлиләр.


Тугыз яшьлек Вика хастаханәгә йөрергә яратмый, ә менә массаж кабинетына чират торырга әзер: «Кушеткада массаж ясатканда ял итү һәм бер үк вакытта Альбина Мәүләви кызы белән аралашу өчен».
Түбән Кама медицина училищесын тәмамлаганнан соң (Альбина үзе Түбән Камадан), курсташ кызы киңәше буенча ул Яңа Чишмә РҮХнә эшкә кайта. Аны балалар бүлегенә шәфкать туташы итеп кабул итәләр.  Альбина биредә үзенең икенче яртысын тапкан. Ире Олег янгын частендә эшли. Аларның Лиза (аңа 10 яшь) һәм Анюта (аңа 2 яшь тулган) исемле ике кызлары дөньяга килә.
Декрет ялыннан соң Альбина шәфкать туташы һөнәрен массажистка алмаштыра. Бу эш аңа балачактан таныш. Аның туган апасы Гөлсинә - зур стажлы профессионал массажчы - аңа практик дәресләр бирә.Һәм менә инде 19 ел Альбина Адиятова кешеләр сәламәтлеге сагында хезмәт итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев