Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гражданнарның хокуклары һәм бурычлары

Мәж­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те (ММИ) сис­те­ма­сы Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Конс­ти­ту­ци­я­се мад­дә­лә­рен­дә ны­гы­тыл­ган буш­лай ме­ди­ци­на яр­дә­ме алу­га Конс­ти­ту­ци­он хо­кук­лар­ны тәэ­мин итү мак­са­тын­нан бул­ды­рыл­ган. Сә­ла­мәт­лек - та­биб­ның гы­на тү­гел, ә ке­ше­нең үзе­нең дә, аңа эш би­рү­че­нең дә кай­гыр­ту һәм җа­вап­лы­лы­гы, мон­дый прин­цип бе­рен­че мәр­тә­бә "Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­сен­дә граж­дан­нар­ның сә­ла­мәт­ле­ген сак­лау ни­гез­лә­ре ту­рын­да"­гы РФ ФЗ-на (№323,...

Мәж­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те (ММИ) сис­те­ма­сы Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Конс­ти­ту­ци­я­се мад­дә­лә­рен­дә ны­гы­тыл­ган буш­лай ме­ди­ци­на яр­дә­ме алу­га Конс­ти­ту­ци­он хо­кук­лар­ны тәэ­мин итү мак­са­тын­нан бул­ды­рыл­ган.

Сә­ла­мәт­лек - та­биб­ның гы­на тү­гел, ә ке­ше­нең үзе­нең дә, аңа эш би­рү­че­нең дә кай­гыр­ту һәм җа­вап­лы­лы­гы, мон­дый прин­цип бе­рен­че мәр­тә­бә "Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­сен­дә граж­дан­нар­ның сә­ла­мәт­ле­ген сак­лау ни­гез­лә­ре ту­рын­да"­гы РФ ФЗ-на (№323, 21 но­ябрь 2011 ел) кер­тел­гән.

За­кон бик озак, шау-шу­лы һәм авыр ка­рал­ды: чөнки па­ци­ент­ның да, та­биб­ның да, бюд­жет­ның да их­ты­яҗ­ла­рын үтәп, "ал­тын ур­та­лык­ны" та­бар­га ки­рәк иде.

Ае­ру­ча до­ку­мент­ка тү­ләү­ле ме­ди­ци­на хез­мә­те күр­сә­тү ту­рын­да­гы мад­дә­не кер­тү тәкъ­ди­ме игъ­ти­бар­ны кө­чәйт­те, яр­сып фи­кер алыш­ты­лар һәм тән­кыйть уты­на тот­ты­лар. Бу хак­та күп­ме ки­рәк, шул­ка­дәр бә­хәс­лә­шеп бу­ла, әм­ма факт факт бу­лып ка­ла­чак: тү­ләү­ле ме­ди­ци­на (хәт­та дәү­ләт уч­реж­де­ни­е­лә­ре кы­са­ла­рын­да да) без­дә күп­тән бар. Өс­тә­ве­нә, әле­гә ка­дәр па­ци­ент үзе "кас­са аша" тү­ләр­гә ти­еш­ле өс­тә­мә хез­мәт күр­сә­тү­ләр һәм ММИ фон­ды ак­ча­ла­ры хи­са­бы­на тү­лә­нә тор­ган - тик­ше­рү һәм дә­ва­лау төр­лә­ре ара­сын­да тө­гәл чик бул­ма­ды.

Сүз уңа­ен­да, па­ци­ент­лар өчен ях­шы дә­ва­ла­ну алуда уңай­лы, ә бюд­жет өчен фай­да­сыз ва­ри­ант бу­лып са­нал­ган "көн­дез­ге ста­ци­о­нар" тө­шен­чә­се дә за­кон­да бе­рен­че мәр­тә­бә пәй­да бул­ды.

Та­биб-па­ци­ент һәм дә­ва­лау сый­фа­тын ях­шыр­ту­да үза­ра бәй­лә­неш­тә­ге яңа юнә­леш­тә та­гын бер адым бу­лып ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­ры­ның па­ци­ент сә­ла­мәт­ле­ге­нә бу­луы их­ти­мал бул­ган зы­ян­ны ими­ни­ят­ләш­те­рү бу­рыч­ла­ры ту­рын­да­гы нор­ма бар­лык­ка ки­лү то­ра. Та­биб үзе, әй­тер­гә ки­рәк, һө­нә­ри эш­чән­лек­тә­ге хә­веф-хә­тәр­дән ими­ни­ят­ләш­те­рер­гә мөм­кин.

Бу яңа­лык бе­лән әле та­гын бер, шу­лай ук мө­һим бул­ган нәр­сә ты­гыз бәй­лән­гән, за­кон бәй­сез экс­пер­ти­за бул­ды­ру ягын­да. Бу оч­рак­та та­биб­лар бе­лән бә­хәс­ле хәл­ләр ту­ган­да та­биб­лар да, па­ци­ент­лар да ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­ле­ге­нә һәм тө­бәк влас­те­на бәй­ле бул­ма­ган (чит ке­ше) һө­нә­ри бә­я­ләү­дән фай­да­ла­на алу­ла­ры күз ал­дын­да то­ты­ла. Әгәр дә чын­нан да бәй­сез экс­пер­ти­за­ны бул­ды­ра ал­са­лар, бу та­биб­лар ха­та­сы кор­ба­ны бул­ган па­ци­ент­лар­ның хә­лен шак­тый җи­ңе­ләй­тә­чәк. Бү­ген­ге­се көн­дә па­ци­ент күп­че­лек шун­дый оч­рак­лар­да як­лау­чы­сыз ка­ла. Икен­че як­тан, та­биб­лар да ни­гез­сез га­еп­ләү­ләр­дән ях­шы­рак як­ла­на­чак.

Хә­зер­ге­се ва­кыт­та Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы ММИ ТФ­ның Чис­тай шә­һә­рен­дә­ге фи­ли­а­лы­на 7 ра­йон бу­ен­ча (Ак­су­бай, Әл­ки, Алек­се­евск, Нур­лат, Спасс, Чис­тай, Яңа Чиш­мә) дә­ва­лау ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­лә­ре бер­ке­тел­гән.

ТР тер­ри­то­ри­я­сен­дә ел са­ен ТР Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты та­ра­фын­нан рас­ла­на тор­ган граж­дан­нар­га га­ран­ти­я­ле буш­лай ме­ди­ци­на хез­мә­те күр­сә­тү­дә дәү­ләт га­ран­ти­я­лә­ре Прог­рам­ма­сын тор­мыш­ка ашы­ру­да ме­ди­ци­на ими­ни­я­те субъ­ект­ла­ры сый­фа­тын­да тү­бән­дә­ге­ләр бил­ге­лән­гән: граж­да­нин (ими­ни­ят­ләш­те­рел­гән), ими­ни­ят­ләш­те­рү­че (ТР­ның ММИ ТФ), ме­ди­ци­на ими­ни­я­те оеш­ма­сы ("Ак Барс-Мед" ҖЧҖ, "Чул­пан-Мед" ҖЧҖ, "С­па­се­ни­е" ЯАҖ) һәм ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­лә­ре.

Ими­ни­ят­ләш­те­рел­гән шә­хес­ләр тү­бән­дә­ге сай­лап алу хо­ку­кы­на ия:

- ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­сен һәм та­биб­ны (ки­чек­тер­ге­сез яр­дәм­нән тыш);

- ме­ди­ци­на ими­ни­я­те оеш­ма­сын (СМО), ка­лен­дарь ел дә­ва­мын­да 1 но­ябрь­дән дә соң­га кал­мый­ча бер тап­кыр СМО­ны ал­маш­ты­ру­ны;

- РФ­ның бар­лык тер­ри­то­ри­я­сен­дә ими­ни­ят­ләү оч­ра­гы бул­ган­да ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­ры та­ра­фын­нан алар­га буш­лай ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү­не.

Ме­ди­ци­на яр­дә­ме ал­ган­да па­ци­ент тү­бән­дә­ге хо­кук­лар­га ия:

- үз хо­кук­ла­ры һәм бу­рыч­ла­ры, үз сә­ла­мәт­ле­ге то­ры­шы ту­рын­да мәгъ­лү­мат алу;

- та­биб­лар се­рен туп­ла­ган мәгъ­лү­мат­лар­ны сак­лау;

- па­ци­ент­ка ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сәт­кән­дә сә­ла­мәт­ле­ге­нә ки­тер­гән зы­ян­ны тү­лә­тү;

- па­ци­ент­ка ад­во­кат яи­сә за­кон­лы вә­кил ке­рү­дә рөх­сәт алу (кертү);

- па­ци­ент­ка дин әһе­лен кер­тү.

Әгәр дә Сез­нең хо­кук­ла­ры­гыз бо­зыл­ган яи­сә Сез­дә по­лис бу­ен­ча ме­ди­ци­на яр­дә­ме алу­да со­рау­ла­ры­гыз бар икән, Сез дә­ва­лау уч­реж­де­ни­е­се җи­тәк­че­се­нә яки баш­ка ва­зый­фаи шә­хес­кә, ме­ди­ци­на ими­ни­я­те оеш­ма­сы­на, Чис­тай­да­гы мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те Тер­ри­то­ри­аль фон­ды­на, суд ор­ган­на­ры­на мө­рә­җә­гать итә ала­сыз.

Кай­нар ли­ния те­ле­фон­на­ры (Рос­сия бу­ен­ча шал­ты­ра­ту буш­лай):

"Ак Барс-Мед", "И­ми­ни­ят ком­па­ни­я­се" ҖЧҖ 88001000330

"Чул­пан-Мед" "и­ми­ни­ят ком­па­ни­я­се" ҖЧҖ 88002001065

"С­па­се­ни­е" ме­ди­ци­на ими­ни­я­те җәм­гы­я­те" ЯАҖ 88001000717

ТР ММИ ТФ 88002005151

ТР ММИ ТФ­ның Чис­тай­да­гы фи­ли­а­лы: Ле­нин ура­мы, 41"а" йор­ты, тел.: 5-16-34, 5-17-31.

ТР ММИ ТФ­ның Чис­тай­да­гы фи­ли­а­лын­да ди­рек­тор ва­зый­фа­сын баш­ка­ру­чы Әхәт Сит­дыйк улы Ха­фи­зовның ка­бул итү көн­е: си­шәм­бе көн­не сә­гать 2дән (14.00) 5кә (17.00) чак­лы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев