Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Мәрхәмәтле балалар табибы

“Менә минем табибым", - диләр сабыйлар, үзләренең участок табиб-педиатрын күреп. Киң күңелле, мәрхәмәтле табиб – бу Андрей Рәшит улы Каиргельдинов.


2001 елда Андрей районнан юллама буенча Казан медицина университетына педиатрия белгечлеге буенча укырга керә.  Ә аны тәмамлаганнан соң 2007 елда туган районына әйләнеп кайта һәм менә инде 12 ел дәвамында балаларның сәламәтлеге турында кайгырта. Аны әти - әниләр хөрмәт итә, кечкенә балалар ярата: әйтик, Даша өчен ул-табиб, ул аңа авырырга ирек бирми.
Медицинага Андрей аңлап килә, моның өчен сәбәпләре дә була. Педиатрияне дә очраклы гына сайламаган. Әлбәттә, балалар белән эшләү катлаулырак, бигрәк тә яшь балалар белән, чөнки алар кайсы җирдә авыртуын әйтә алмый. Кайчагында авыру баланың әти-әнисе куркуга төшә, яхшылап берни дә аңлата алмый. Әгәр ярдәм итә алмыйлар икән инде, комачауламасыннар өчен, табиб аларны аңга китерә белә. 
Андрей Рәшит улы участокта кабул итә, шулай ук стационарда балалар бүлегендә дә эшли. 2011 елда ул " Ультратавышлы диагностика” белгечлеге буенча яңадан әзерлек алган. Һәм бу аңа гадәттән тыш очракларда төгәл диагноз алу өчен ярдәм итә. 
- Минем өчен минем ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә һәм үземә бәйле барысын да эшли алуымны белү чын бәхет, - ди табиб.
Хезмәттәшләре балалар табибын һөнәри осталыгы һәм ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итә.  Хатыны Юля да поликлиникада эшли, аларның гаиләсендә өч уллары Ярослав, Илья һәм Игнат үсә. Һәм, бәлки, аларның кайсы да булса әтисе һөнәрен сайлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X