Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Пневмониялар

Хастаханәдән тыш пневмония (ВП) — хастаханәдән тыш шартларда барлыкка килгән кискен авыру (стационардан тыш, яисә хастаханәгә салганнан соң беренче 48 сәгать эчендә диагноз куелган), ул сулыш юллары авырулары билгеләре (бизгәк, ютәл, күкрәк читлегендә авырту, тын кысылу һ.б.) белән уза.


 Яңа Чишмә районында хастаханәдән тыш пневмония буенча эпидемиологик хәл турында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлекнең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлфирә Мостафина хәбәр итте.
2018 елда Яңа Чишмә районы территориясендә хастаханәдән тыш пневмония белән авыруның 34 очрагы теркәлгән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 1,6 тапкыр кимрәк. Авырулар структурасында өлкән яшьтәге халык өстенлек итә һәм теркәлгән кешеләрнең гомуми саныннан 97% тәшкил итә.  17 яшькә кадәрге балалар өлешенә 3% туры килә. Авыраучыларның барысы да дәвалау-профилактика учреждениесенә озатылган. 
Авыруның килеп чыгуына һәм үлемгә китерүнең төп  факторлары исемлегенә эчкечелек, тәмәке тарту гадәте, хроник үпкә авырулары, иммунодефицит торышы һ.б. үз эченә ала.  Сезонлы факторны пневмониянең төрле этиологик агентларында билгеләп үтәргә мөмкин: пневмококк еш кына елның салкын вакытында авыруны китереп чыгара, ә легионелла - җәен һәм көзен. Микоплазмеин пневмония ешлыгы көзге-кышкы чорда күзәтелә. Вируслы пневмонияләр - көзге-кышкы вакытта.
Авыруларны кисәтү буенча профилактик чаралар:
Хастаханәдән тыш пневмониядән саклануның иң нәтиҗәле ысулы – вакцинация. Пневмококк инфекциягә каршы прививкалар профилактик прививкаларның милли календаренә кертелгән. Беренче прививка 2 айда, икенчесе – 4, 5 айда, ревакцинация – 15 айда үткәрелә. Прививкалар теркәлү урыны буенча поликлиникада ясала.
Шулай ук ел саен, салкыннар башланганчы, гриппка каршы вакцинация ясатырга кирәк, чөнки грипп еш кына өзлегүләргә китерә һәм кеше пневмония белән авырый башлый, бу исә авыр формада уза.
Хастаханәдән тыш пневмония профилактикасы турында да истән чыгармаска кирәк:
- физик күнегүләр белән шөгыльләнүне, саф һавада даими йөрү, актив ял итүне күздә тоткан дөрес яшәү рәвеше;
- аксым, витаминнар һәм микроэлементлар нормалаштырылган сәламәт туклану;
- елның салкын вакытында һава торышы буенча киенергә, үтәли җилләрдән сакланырга кирәк;
- биналарда җилләтү һәм дымлы җыештыру режимнарын үтәргә кирәк;
- кулларны еш юарга;
- грипп белән авыручылар саны арта барган чорда ОРВИ һәм грипп белән авыраучылар белән элемтәгә кермәскә, сулыш органнарын саклау өчен битлек (маска) кулланырга;
- халык күпләп җыела торган урыннарга барырга тырышмагыз. Әгәр дә сез яки сезнең балагыз авырап китә икән, табиб чакыртыгыз, үзеңне-үзең  дәвалау белән шөгыльләнмәгез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X