Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Поликлиникада яңа технология кертелә

    13 февраль көнне район үзәк хастаханәсендә министр Адель Вафин җитәкчелегендә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан зур делегация булып китте. Бу көнне безнең хастаханәдә эш урыннарын автоматлаштыру буенча пилот проект эшкә җигелде. Пилот дигәне республикада беренче булып дигәнне аңлата. Ике атна дәвамында Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бер төркем белгеч - электронщиклар РҮХ поликлиникасында...

    13 февраль көнне район үзәк хастаханәсендә министр Адель Вафин җитәкчелегендә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан зур делегация булып китте.

    Бу көнне безнең хастаханәдә эш урыннарын автоматлаштыру буенча пилот проект эшкә җигелде. Пилот дигәне республикада беренче булып дигәнне аңлата.
    Ике атна дәвамында Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бер төркем белгеч - электронщиклар РҮХ поликлиникасында компьютер җиһазлары урнаштырып, программага салдылар, медперсоналны укытып, шушы өр-яңа системаны файдалануга тапшырдылар. Беренче булып аны Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин үзе сынап карады. Ул район башлыгы Вячеслав Козлов белән белгечләр катнашында поликлиникадагы компьютерлар урнаштырылган бөтен кабинетларны карап йөрде, табиблар аларга системаның ничек эшләвен күрсәттеләр. Безнең РҮХ-дә автоматлаштырылган системаны кертү чыгымнарын ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы үз өстенә ала.
    Кертелә торган проект, беренчедән, пациентларга хезмәт күрсәтелү вакытын, чиратларны кыскарта, аларны системага сала, икенчедән, медперсонал өчен амбулатор карталарны исәпкә алу системасын яхшырта, пациентларның мәгълүматын үтә күренмәле һәм сакланышын тәэмин итә.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: