Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Прививкалар- авыру белән көрәшнең иң ышанычлы ысулы

2018 елда Яңа Чишмә районында тотрыклы санитар- эпидемиологик хәлне саклап кала һәм кулланучылар хокукларын, шул исәптән тормышка һәм сәламәтлеккә хокукны яклау буенча чаралар комплексын арттыра алдылар.


2018 елда районда йогышлы һәм паразитар авыруларның 398 очрагы теркәлгән, әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 3012,9 тәшкил иткән (уртача республика күрсәткече-100 мең кешегә 20182,6). 2017 ел белән чагыштырганда авырулар санының 26,4% ка кимүе билгеләнгән.
Авырулар саны (ОРВИ очракларын исәпкә алмыйча) 2018 елда йогышлы һәм паразитар авыруларның 273 очрагы (100 мең кешегә 2066,6, 2017 ел белән чагыштырганда 14,9% ка кимрәк) тәшкил итте.
Профилактик һәм эпидемиягә каршы чараларны, шул исәптән йогышлы һәм паразитар авырулар чыганакларын да, вакытында оештыру җил чәчәге, сифилис, корчаңгы, энтеробиоз, ОРВИ, ВИЧ, хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар санының кимүенә ирешергә мөмкинлек бирде.  Сальмонеллез, А вируслы гепатит, скарлатина, дифтерия, столбняк, полиомиелит, кызылча, коклюш, корсак тифы, түләмә, бруцеллез, котыру, талпан энцефалиты очраклары теркәлмәгән.  
Шуңа да карамастан, районда С вируслы гепатит, В вируслы гепатит йөртү, хайваннар һәм талпаннар тешләү, микроспория, гонорея, трихофития, педикулез, ГЛПС буенча авыручылар санының бераз артуы күзәтелә. 
ОРВИ дан башка, иң зур чагыштырма авырлыкны тешләүләр - 30,4% - тәшкил итә (100 мең кешегә 619,8), аннары тире авырулары - 20,8% (100 мең кешегә 425,7%). Идарә ителми торган һава-тамчы юлы белән күчүче инфекцияләргә - 17,9%(100 мең кешегә 363,9), хастаханәдән тыш пневмониягә-13,6% (100 мең кешегә 276,3) туры килә, паразитар авырулар-9,9% (100 мең кешегә 201,6), социаль-бәйле инфекцияләр – 4,4% (100 мең кешегә 134,5%).).
Йогышлы авырулар структурасында ОРВИ өстенлек итте, алар өлешенә барлык йогышлы авыруларның 31,4% туры килде (2017 елда ОРВИ 40,6% тәшкил итте). ОРВИ авыруларының барлыгы 125 очрагы теркәлгән, шул исәптән 14 яшькә кадәрге балалар - 93 очрак ( барлык чирләүчеләрнең 74,4% ы). 
Халыкны гриппка каршы күпләп иммунизацияләү грипп эпидемиясе интенсивлыгын һәм аның социаль-икътисади нәтиҗәләрен киметергә мөмкинлек бирде. 2018 елда гриппка каршы прививка кампаниясендә 6570 кеше (халык саныннан 49,1%) прививка ясаткан.
Эшнең иң мөһим нәтиҗәсе булып районда төркем  белән авыруга юл куймау. Республика буенча 6 төркем авыруы теркәлгән (кайбер уку йортларында, йогышлы авырулар хастаханәсендә һ.б.). Аларның сәбәпләре-учреждениеләрдә персоналларның санитар таләпләрне бозу һәм профилактик прививкалар булмау.
Шуңа күрә вакцинопрофилактика авыру белән идарә итүнең иң ышанычлы ысулы булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кешелеккә 10 глобаль янаулар бастырган, бу исемлеккә беренче тапкыр вакцинациядән баш тарту кергән. Аннан баш тарту авыру эпидемияләре белән көрәшнең күпьеллык уңышларын куркыныч астына куя.  Районда 2018 ел башына балалар арасында барлыгы 35 баш тартучы бар иде. Әмма башкарылган эш нәтиҗәсендә кайбер ата-аналар үз мөнәсәбәтләрен үзгәрткән, нәтиҗәдә 19 кешегә прививка ясалды. 
(дәвамы бар…)

  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X