Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Профилактик тикшеренүләр

Соң­гы ун ел­да ту­ла­ем Рә­сәй Фе­де­ра­ци­я­сен­дә, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сын­да, шул исәп­тән Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да эш­кә ярак­лы яшь­тә­ге ха­лык­ның авы­ру­ла­ры ар­ту тен­ден­ци­я­се кү­зә­те­лә. 2010 ел­да без­нең ра­йон­да хез­мәт­кә ярак­лы ха­лык­ның 485е (100 мең ке­ше­гә), ТР бу­ен­ча - 527,1, 2011 ел­да ра­йон бу­ен­ча - 641,3, ТР бу­ен­ча 549,1 ке­ше авыр­ган. 2010 ел­да хез­мәт­кә...

Соң­гы ун ел­да ту­ла­ем Рә­сәй Фе­де­ра­ци­я­сен­дә, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сын­да, шул исәп­тән Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да эш­кә ярак­лы яшь­тә­ге ха­лык­ның авы­ру­ла­ры ар­ту тен­ден­ци­я­се кү­зә­те­лә. 2010 ел­да без­нең ра­йон­да хез­мәт­кә ярак­лы ха­лык­ның 485е (100 мең ке­ше­гә), ТР бу­ен­ча - 527,1, 2011 ел­да ра­йон бу­ен­ча - 641,3, ТР бу­ен­ча 549,1 ке­ше авыр­ган. 2010 ел­да хез­мәт­кә ярак­сыз бу­лу­ның 2167 оч­ра­гы тер­кәл­гән, ул 26026 көн тәш­кил ит­кән, 2011 ел­да 2288 оч­рак тер­кәл­гән, 26613 көн тәш­кил ит­кән. 2010 ел­да хез­мәт­кәр ур­та­ча - 12 көн, 2011 ел­да 11,6 көн авыр­ган.

Про­фи­лак­тик, ва­кыт­лы ме­ди­ци­на тик­ше­ре­нү­лә­ре авы­ру­лар са­нын ки­ме­тү­дә төп про­фи­лак­тик ча­ра бу­лып то­ра. Про­фи­лак­тик ме­ди­ци­на тик­ше­рү­лә­ре хез­мәт­кәр­нең сә­ла­мәт­ле­ге бу­ен­ча һө­нә­ри ярак­лы­гын бил­ге­ләү, за­рар­лы эш­ләр­дә эш­ләү­че һө­нә­ри авы­ру­лар­ның баш­лан­гыч бил­ге­лә­рен ачык­лау мак­са­тын­да үт­кә­ре­лә. "Шеш­маст­рой­сер­вис", КМС за­во­ды, "Ва­мин-Та­тарс­тан" ҖЧҖ "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы, "Шеш­ма­дорст­рой", 44 нче но­мер­лы ап­те­ка, "И­ген­че" КФХ, ЧЭС, РУЭС ке­бек оеш­ма-предп­ри­я­тие хез­мәт­кәр­лә­ре һәр­да­им ме­ди­ци­на тик­ше­рүе үтеп то­ра­лар. РФ хез­мәт ко­дек­сы­ның 213 мад­дә­се ни­ге­зен­дә эш би­рү­че­ләр хез­мәт­кәр­ләр­гә ме­ди­ци­на тик­ше­рүе үт­кә­рү­не оеш­ты­рыр­га ти­еш­ләр.

Ме­ди­ци­на тик­ше­рүе эш би­рү­че ак­ча­сы­на үт­кә­ре­лә, эш­кә кер­гән­дә исә үзе­ңә тү­ли­се.

2012 ел­ның 1 гыйн­ва­рын­нан ме­ди­ци­на тик­ше­рү­лә­ре Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы­ның 2011 ел­ның 12 ап­ре­лен­дә чыгарган фәр­ма­ны ни­ге­зен­дә үт­кә­ре­лә. Шу­шы фәр­ман­да хез­мәт­кә ярак­лы яшь­тә­ге ха­лык­ның авы­ру­ла­ры ар­ту исәп­кә алы­на, өс­тә­мә тик­ше­ре­нү­ләр исем­ле­ге (би­о­хи­мик ана­лиз­лар, 40 яшь­тән уз­ган хат­ын-кыз­лар­га сөт биз­лә­ре­нә УЗИ…), та­биб-бел­геч­ләр исем­ле­ге ки­ңәй­тел­гән. Тик­ше­ре­нү­ләр кү­лә­ме ар­ту сә­бәп­ле, ме­ди­ци­на ти­кше­ре­нү­лә­ре­нең бә­я­се дә арт­кан.

Ме­ди­ци­на тик­ше­ре­нү­ләр­енең төп мак­са­ты - про­фи­лак­ти­ка һәм авы­ру­лар­ны ир­тә­рәк ачык­лау. Авы­ру­ны дә­ва­ла­ган­чы аны бул­дыр­мау хә­ер­ле­рәк.

Рә­фис ВА­ФИН,

баш та­биб урын­ба­са­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев