Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

РҮХ поликлиникасында шартлар шәп

Яңа ел алдыннан Яңа Чишмә РҮХ поликлиникасының күп кенә кабинетларында капиталь ремонт төгәлләнгән, хәзер анда бик матур, чиста һәм төзек.

Мондый зур күләмле ремонт эшләрен башкару район башлыгы Вячеслав Козловның "Татнефть" ПАО -га мөрәҗәгать итүе аркасында мөмкин булган. Нефть компанияләре 6,2 млн. сум күләмендә финанс ярдәме күрсәткән. Шуның 5,5 млн. сумы капремонтка сарыф ителгән, ә 700 мең сумына медицина җиһазлары сатып алынган.
28 декабрьдә район башлыгы һәм "Ямашнефть" НГДУ вәкилләре районның баш табибы Ришат Билалов озатуында ремонтланган кабинетларны карап әйләнделәр һәм РҮХ коллективы белән очраштылар.
Участок табиблары өчен бик шәп шартлар тудырылуы билгеләп үтелде, пациентларга да табибларга күренгәндә уңай шартлар тудырылган.
Бизәлгән чыршы тирәсендә Кыш бабай һәм Кар кызы янәшәсендә РҮХ коллективы белән очрашуда Вячеслав Козлов моның район өчен мөһим вакыйга булуын билгеләп үтте. "Нефтьчеләр ярдәме белән ел саен социаль өлкәдә күп нәрсә эшләнә, бүген без табиблар һәм пациентлар өчен тудырылган уңай шартларны үз күзләребез белән күрдек", - дип ассызыклады район башлыгы. Ул шундый ярдәм күрсәткәннәре өчен нефтьчеләргә рәхмәт белдерде, медикларны туасы Яңа ел белән котлап, уңышлар, иминлек, муллык теләде.
- Бу безнең өчен Яңа елга шәп бүләк булды, дип билгеләп үтте РҮХ баш табибы Ришат Билалов та. - Поликлиникада табибларга да, авыруларга да билгеле бер уңайсызлыклар бар иде, хәзер бар да тәртиптә. Ниятләгән эшләрнең һәммәсе башкарылды, поликлиникада 1300 кв. метрдан артык мәйдан ремонтланды. Моңа поликлиниканың төп өлеше, физиотерапия, стоматология, рентгент кабинетлары һәм лаборатория бүлмәләре керә.
Ул район җитәкчеләренә, нефтьчеләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп, һәммәсен Яңа ел белән котлады һәм медиклар шундый уңай шартларда медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын арттыру өстендә тырышып эшләячәкләр, дип ышандырды.
РҮХ-дә әле беренче елын гына эшләүче табибә - терапевт Айсылу Якупова үзләре өчен тудырылган уңай шартларны мактады - хәзер шартлар шәһәрнекеннән бер дә ким түгел, дип өстәде, нефтьчеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп, һәммәсен Яңа ел белән котлады. Зур фотоматериалны novoshishminsk.ru сайтыннан карый аласыз
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев