Рәхәтләнеп ял иттеләр

19 июльдә Картлар йорты хезмәткәрләре үзләрендә яшәүчеләр өчен Сабан туе үткәрелә торган урында бәйрәм оештырдылар - картларны табигать кочагына алып чыктылар. Бу көнне өлкәннәр рәхәтләнеп ял иттеләр һәм ел буена җитәрлек энергия алдылар.
Яңа Чишмә Картлар йортында ялгыз калган кешеләр яши. Монда яшәүче әби-бабайларга һәр көнне аның таш стеналары арасында гомер үткәрү кыенрак. Җан дигәнең яңалык, кызыклырак нәрсә тели. Ел саен табигать кочагына сәяхәткә чыгу уңай хисләр тудыра. Картлар йортында яшәүчеләрнең күпчелеге бу көнне районыбызның бик матур җирендә булдылар. Көне дә алай ук эссе түгел иде, җиңелчә генә җил исте. Шундый матур июль көнендә табигать кочагына килгән өлкән кешеләр бәйрәм ашына чаклы хәтфәдәй яшел үләннәргә басып, рәхәтләнеп, һәр нәрсәгә сокланып, бар җирне карап йөрделәр, кыскасы, сәламәтлеккә һәм кәефкә уңай йогынты ясаучы, ветераннарның гомерләрен озынайтучы уңай хис-тойгылар алдылар.
Төшке ашка чаклы Картлар йортының мәдәният хезмәткәре Ольга Колесникова өлкәннәр өчен үзенчәлекле мини-Сабантуй оештырды, күңелле конкурслар һәм ярышлар үткәрде, шунда җиңүчеләр бүләкләр дә алдылар. Күзләрне бәйләгән килеш җепкә эленгән бүләкләр кисү, сулы тәлинкәдән алма кисәкләрен алу һ.б. конкурслар аеруча кызыклы булды.
Бәйрәм табыны бик яхшы ясалган иде. Әбиләр һәм бабайлар өчен сый-нигъмәтләр тулы өстәл әзерләнгән: анда пешкән камыр ризыклары, кабымлыклар һәм җиләк-җимешләр дә байтак иде. Өлгергән карбызлар аеруча күңелгә хуш килде. Икенче ашка сарык итеннән рагу (бәрәңге белән) пешергәннәр (искиткеч тәмле, телеңне йотарлык). Тәмле ашлар, аннан соң тавык итеннән хуш исле шашлык та менә дигән итеп әзерләнгән иде.
Төшке аштан соң төрле аттракционнар һәм уеннар дәвам итте. Көне буе әби-бабайлар өчен моңлы көйләр яңгырап торды, күбесе биеп тә алды. Табигать кочагында ял итү вакыты бик тиз үттә, өлкәннәрнең исә әлеге урыннан аерыласылары бер дә килмәде.
Бу көнне Картлар йортында яшәүчеләр үзләренең яшьлекләрен искә алдылар, карусельләрдә һәм таганнарда атындылар, алар ял сәгатьләрен бик матур, күңелле итеп үткәрделәр. Шушындый сәяхәт оештырганнары өчен Картлар йорты җитәкчелегенә һәм шунда эшләүче хезмәткәрләргә алар ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Евгений СТАРОВ
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 11:01Яңа Чишмә районында юл эшләре бара Черемухово Бистәсенә кадәрге юл участогында асфальтның өске катламын җәю эшләре бара.4400
-
24 июнь 2022 - 09:57Елена Леонтьева: «Язмыш безгә, сугыш чоры балаларына әзерләгән барлык сынауларны үттем» 21 июньдә Екатериновка авылында яшәүче, 8 бала тәрбияләп үстергән Леонтьева Елена Александровнага 90 яшь тулды.3700
-
24 июнь 2022 - 08:59Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.4100
-
23 июнь 2022 - 09:37Яңа Чишмәдә «#ЭКОяз 2022» акциясендә җиңүчеләрне котладылар Республикада «ЭКОяз» конкурсы санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә.5800
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5300
-
22 июнь 2022 - 13:11Мошенниклар Яңа Чишмәдә яшәүче ханымнан 80 мең сум акча урларга маташкан Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 29 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.7800
-
22 июнь 2022 - 12:05Районның мәктәп яны лагерьларында 319 бала ял итте 21 көн - 1 июньнән 21енә кадәр район мәктәпләрендә 12 мәктәп яны лагере һәм 5 хезмәт һәм ял лагеры эшләде.6200
-
21 июнь 2022 - 10:44Яңа Чишмә районында язгы чакырылыш ахырына якынлаша Яңа Чишмә районыннан быел яз һәм җәй айларында 18 егет хезмәт итәргә китәчәк, шул рәвешле чакырылыш буенча план - задание үтәләчәк.11300
-
21 июнь 2022 - 10:41Яңа Чишмә районында дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре начар түгел Мәктәп тәмамлаучыларның дәүләт имтиханнары ахырына якынлаша. 21 июньгә 11 сыйныфны тәмамлаучыларның дүрт фән буенча нәтиҗәләр билгеле.11000
-
20 июнь 2022 - 12:49Яңа Чишмәдә дәүләт автоинспекторлары ЮХКен бозган 4 автобусны ачыклаганнар «Автобус» профилактик операциясенә йомгак ясалган.13900
-
16 июнь 2022 - 13:33«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.19300
-
16 июнь 2022 - 10:36Грант акчалары мәктәпләрне ремонтлауга һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә сарыф ителәчәк Айгөл Хассарова: «Грант акчаларын театр күренешләре өчен актлар залын бизәүгә һәм музыка аппаратурасы сатып алуга тотачакбыз».15100
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
23 июнь 2022 - 09:08«Игенче» ҖЧҖдә сыйфатлы сенаж салаларРайонның авыл хуҗалыгы оешмалары азык әзерләүгә керештеләр - печән әзерләү белән бергә сенаж да салына.4500
-
22 июнь 2022 - 11:52Хәтер һәм кайгы көнендә Яңа Чишмәдә митинг булып үтте 22 июньдә Яңа Чишмәдә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгына багышланган митинг булды.8300
-
22 июнь 2022 - 13:11Мошенниклар Яңа Чишмәдә яшәүче ханымнан 80 мең сум акча урларга маташкан Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 29 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.7800
-
22 июнь 2022 - 12:05Районның мәктәп яны лагерьларында 319 бала ял итте 21 көн - 1 июньнән 21енә кадәр район мәктәпләрендә 12 мәктәп яны лагере һәм 5 хезмәт һәм ял лагеры эшләде.6200
-
23 июнь 2022 - 09:37Яңа Чишмәдә «#ЭКОяз 2022» акциясендә җиңүчеләрне котладылар Республикада «ЭКОяз» конкурсы санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә.5800
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5300
-
23 июнь 2022 - 09:08«Игенче» ҖЧҖдә сыйфатлы сенаж салалар Районның авыл хуҗалыгы оешмалары азык әзерләүгә керештеләр - печән әзерләү белән бергә сенаж да салына.4500
-
24 июнь 2022 - 11:01Яңа Чишмә районында юл эшләре бара Черемухово Бистәсенә кадәрге юл участогында асфальтның өске катламын җәю эшләре бара.4400
-
24 июнь 2022 - 08:59Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.4100
-
24 июнь 2022 - 09:57Елена Леонтьева: «Язмыш безгә, сугыш чоры балаларына әзерләгән барлык сынауларны үттем» 21 июньдә Екатериновка авылында яшәүче, 8 бала тәрбияләп үстергән Леонтьева Елена Александровнага 90 яшь тулды.3700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика