Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Һәрвакыт ярдәмгә киләчәк кешеләр турында

Июньнең өченче якшәмбесе, барысы да булмаса да, бик күпләр хәтерли торган дата. Бу көнне илебездә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә.

Медицина хезмәткәре көне-табиблар гына түгел, фельдшерлар, шәфкать туташлары, кече персоналның да бәйрәме, чөнки бернинди заманча прибор да авыруга карата сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәтне алыштыра алмый. Районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәменә нинди нәтиҗәләр белән килүләре һәм хезмәттәшләренә изге теләкләр белән Яңа Чишмә РҮХ баш табибы Рафис ВАФИН мөрәҗәгать итә.
- Узган елда районда сәламәтлекне саклауда матди-техник база шактый ныгытылды: Акбүредә модульле технология буенча ФАП төзелде, район акчасы хисабына территорияне төзекләндерү үткәрелде, поликлиника бинасына капиталь ремонт ясалды, яңа цифрлы рентген комплексы, УЗИ аппараты бүлеп бирелде. 
Матди-техник база гына түгел, кадрлар потенциалы да ныгый. 1 июньгә булган мәгълүматларга караганда, безнең хастаханәдә 27 табиб эшли. Соңгы елларда «Земство табибы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында табиб кадрлар белән тәэмин ителеш күрсәткече яхшыру билгеләп үтелә. Программаны гамәлгә ашыру елларында 11 яшь табиб белгеч эшкә кереште. КДМУ базасында табиб-белгечләр әзерләү эше дәвам итте. Район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде. Хәзерге вакытта КДМУда максатчан юнәлешләр буенча җибәрелгән 9 студент белем ала.  Максатчан эш нәтиҗәсендә медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфаты, учреждение эшчәнлеге күрсәткечләре яхшырды. 
Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга гадәтләндерү максатында бөтен торак пунктларга йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау буенча лекторийлар белән чыктык, шул исәптән артериаль гипертониядән җәфа чигүче эшкә яраклы яшьтәге затларның өйләрендә булдык. Шулай ук авыруларны иртә һәм үз вакытында ачыклау максатында өлкән кешеләрнең аерым категорияләрен диспансерлаштыру, балаларны диспансерлаштыру, йогышлы авыруларга каршы вакцинацияләү һәм башка профилактик чаралар үткәрелде. 
Бу истәлекле көндә күп еллар халыкның сәламәтлеген саклауга багышлаган кадерле ветераннарыбызны аерым бер дулкынлану белән котлыйсы килә, алар яшь коллегаларына яхшы остаз да булдылар, бу - Козлова Г. П., Камалова Г. Г., Низамиева. Т. А., Холина Е. С., Быкова З. С., Соловьева М. А., Идиятуллина З. Х., Бочарова Е. Ф., Роднина Л. М., Миронова Г. В., Конанерова З. И. һ.б. бик күпләр. Озак еллар баш табиб булып эшләгән Дзугаева И. Н., доктор Гусев.В. К. һәм Табакчи.Э. Б., шәфкать туташы А. Ф. Кузнецовалар безнең күңелләрдә әле озак сакланыр. 
 Медицина хезмәткәре - ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше. Чит кешеләрнең гомерен саклап калу һәм бер үк вакытта кешеләргә авырту салу, кешеләрне дәвалау һәм үз карарыңның дөреслегенә шикләнү. Бу физик яктан да, психологик яктан да авыр. Медиклар-иң яхшы һәм җылы рәхмәт, гафу итү сүзләренә лаек кешеләр. 
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән котларга рөхсәт итегез! Сезгә киләчәктә дә уңышлар һәм җиңел булмаган хезмәтегездә җиңүләр телибез. Сезнең тормышыгызда һәр көн бәхет һәм яхшы кәеф, игелекле мәхәббәт һәм тугрылык, иминлек һәм муллык булсын. Бу дөньяда озак яшәгез һәм кешеләргә сәламәт яшәү бәхете, савыгу шатлыгы бүләк итегез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев