Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз – котыру авыруы!

    Котыру авыруы - ахыры үлемгә китерүче куркыныч вируслы авыру. Аны тудыручы вирус үзәк нерв системасын зарарлый һәм баш, арка миендә, төкерек бизләрендә - авыру терлекләр һәм кешеләр селәгәендә була.

    Яңа Чишмә районында 2014 елда котыру авыруы теркәлмәде, ә 2015 елның 9 аенда 3 очрак теркәлде: Горшковода (сыер), Екатериновка һәм Ленино авылларында (төлкеләрдә).
    Хәзергесе вакытта котыру авыруы белән авырау кыргый хайваннардан яный, әмма кешегә этләр һәм мәчеләр дә куркынычлык тудырырга мөмкин, чөнки кешеләр үлеме күпчелек очракта котыру авыруы белән авыраучы йорт хайваннары тешләве нәтиҗәсендә дә килеп чыга.
    Хайваннардан кешегә инфекция тешләү нәтиҗәсендә генә түгел, ә барыннан да бигрәк зарарланган тән катламына төкерек эләгүдән дә күчәргә мөмкин. Шунысын да истә тотарга кирәк, зарарланган хайваннар клиник билгеләр күренә башланганчы 7-8 көн эчендә вирус бүлеп чыгара башлый, битне һәм кул чугын тешләгәндә аеруча куркыныч.
    2014 елда районда хайваннар тешләүдән зыян күрүче 48 очрак теркәлгән, 2015 елда (9 айда) - 22 очрак. Зыян күрүчеләрнең барысына да антирабик ярдәм күрсәтелгән һәм котыру авыруына каршы вакцинация ясалган. Тешләүләргә дучар булган кешеләрнең 40%тан артыгын (котыру авырулы хайваннар тарафыннан) 15 яшькәчә балалар тәшкил итә (нәкъ менә алар курыкмыйча хайваннар белән уйныйлар).
    Төлкеләр тешләвен киметү максатыннан Яңа Чишмә районында аларны ату эше башкарылды: 2014 елда - 65 һәм 2015 елда 192 төлке атылды. Күзәтүчесез (караучысыз) хайваннар да тотылды: 2014 елда - 180 эт һәм 80 мәче, 2015 елда - 175 эт.
    Этләрнең һәм мәчеләрнең күзәтүсез, сукбай булып йөрүләрен кисәтү өчен хайваннарны асрау кагыйдәләрен үтәргә кирәк:
    -хайваннар районның дәүләт ветеринария учреждениесендә теркәлгән булырга һәм ел саен котыру авыруына каршы прививка ясалырга тиеш, котыру авыруына каршы прививкалар бушлай ясала;
    -этләрегезне борынчыксыз һәм баусыз җәмәгать урыннарында йөртмәгез;
    -терлек авыраганда һәм аеруча да котыру билгеләре күренгәндә (күп итеп селәгәй акканда, йоту кыенлашканда, көзән җыерганда) тиз арада якындагы дәүләт ветеринария учреждениесенә мөрәҗәгать итегез. Үзегез генә дәвалау белән шөгыльләнергә тырышмагыз;
    -әгәр дә сезнең хайваныгыз кешене тешләгән икән, зыян күрүчегә үз адресыгызны хәбәр итегез һәм хайванны карау һәм күзәтү өчен ветеринария табибына алып килегез. Кешене тешләгән эт (яки мәче) карантин узарга тиеш. Эт (яки мәче) авырып киткән очракта аны тоткарларга (тотарга), аңа кагылган хайваннар булу-булмавын ачыкларга һәм изоляцияләргә.
    Үзеңне котыру авыруыннан саклау өчен кыргый хайваннар белән бәйләнешкә керүдән тыелырга, кыргый хайван үләксәсенә якын килмәскә (җыймаска), чит эт һәм мәчеләрне тотмаска кирәк. Әгәр дә туры килә икән инде, кулларны яхшылап сабынлап юып, тиз арада табибка - дөрес диагноз кую өчен яшәү урыны буенча хирургка мөрәҗәгать итү кирәк. Медицина ярдәме сорап үз вакытында мөрәҗәгать иткәндә генә котыру авыруы белән авыраудан сакланып калып була. Антирабик прививканы вакытында ясату - авырудан саклануның бердәнбер чарасы! Әлеге прививканың нәтиҗәлелеге медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү вакытына бәйле.
    Шуңа игътибарны түбәндәгеләргә юнәлтәсебез килә, котыру авыруына каршы прививка, медицина иминияте полисы булу-булмауга бәйсез рәвештә, бушлай ясала. Практикада "Внуково-32" штаммыннан булган антирабик вакцина кулланыла (иммунитет барлыкка китерә). Табиб билгеләвен тулы күләмдә башкару зарур! Тагын бер кат кабатлап әйтәбез, табибка үз вакытында мөрәҗәгать иткәндә генә нәтиҗә уңай булачак.
    Надежда БУРБУРОВА,
    дәүләт ветеринария инспекторы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: