Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Сакланганны - Ходай саклар

Соңгы өч елда районда тагын 25 сабый туа алган булыр иде. Тик аларны туганчы ук үтергәннәр. Әйе, аборт - ул үтерү. Ничек кенә булмасын, йөклелекне өзү элеккегечә төрле проблемаларны хәл итүнең бер юлы булып тора. Статистика күрсәткәнчә, гади гражданга 3 яки 4 бала үстерүне гаилә бюджеты күтәрә алмый. Тик эш...

Соңгы өч елда районда тагын 25 сабый туа алган булыр иде. Тик аларны туганчы ук үтергәннәр. Әйе, аборт - ул үтерү.
Ничек кенә булмасын, йөклелекне өзү элеккегечә төрле проблемаларны хәл итүнең бер юлы булып тора. Статистика күрсәткәнчә, гади гражданга 3 яки 4 бала үстерүне гаилә бюджеты күтәрә алмый. Тик эш анда гына да түгел. Яңа Чишмә РҮХ акушер-гинекологы Михаил КОТОВ райондагы демография турында түгел (бу хакта кайгыртыр кешеләр бар), ә хатын-кызларның сәламәтлеге өчен борчыла.
-Статистик мәгълүматларга караганда, безнең хастаханәдә 2012, 2013 һәм 2014 елларда 25 аборт ясалган. Бала төшерү хатын-кызның сәламәтлегенә йогынты ясыймы?
-Әйе, йөклелекне ясалма рәвештә өзү күп очракта хатын-кызларның сәламәтлегенә зыян китерә. Биредә сүз репродуктив функцияләр турында гына бармый. Аборт гормональ тайпылышлардан алып, җитди психик авыруларга чаклы күп кенә җитди авыруларга сәбәпче булырга да мөмкин.
Операциягә кергәндә хатын-кыз дөрес эшлим, дип уйлый, тик еш кына шулай да була: аборт ясаткач, күңелдә шик һәм эчке каршылык хисләре туа, һәм ул еш кына күңел төшенкелегенә, кайбер очракларда нерв киеренкелегенә китерә.
-Тагын нинди катлауланулар булырга мөмкин?
-Кагыйдә буларак, аборт операция юлы белән ясала, ә бу - организм өчен стресс. Өстәвенә, медицина алга баруга да карамастан, аборт ясаганда барыбер аналык муентыгы яисә аның лайлалы тышчасына зыян килергә (хәтта аналыкка да) мөмкин. Тагын бер куркыныч ягы - инфекция эләгергә мөмкин. Бу - түбән сыйфатлы йогышсызландыру препаратлары һәм антибиотиклар кулланудан, шулай ук йөкле хатын-кызның иммунитеты түбән булганда да килеп чыгарга мөмкин. Аборттан соң башка тискәре нәтиҗәләр булуы да ихтимал. Шулай булгач, аборт ясатуны һәр хатын-кыз үзе хәл итәргә тиеш, тик шуны белү кирәк: нинди генә кыйммәтле клиника булмасын һәм абортны нинди генә тәҗрибәле табиблар ясамасын, организм өчен зыян барыбер булачак. Моны булдырмауның иң гади һәм ышанычлы юлы - саклану. Шөкер, хәзер балага узудан саклануның төрле чаралары һәм препаратлары бар.
Әңгәмәне Лариса ФЕДОРОВА
алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев