Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Салкын тигәндә файдалы киңәшләр

    Көннәр суытты. Салкын тидереп чирләүчеләр саны да арта тора. Димәк, сәламәтлегегезгә игътибарны арттырырга кирәк. Урамга чыкканда җылы итеп киенергә тырышыгыз.

    Температураны төшерү өчен ачы җимеш - балан, кара карлыган, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге һәм башкаларның сокларын күбрәк эчәгә кирәк.

    Юкә чәе дә яхшы нәтиҗәләр бирә. Аны түбәндәгечә хәзерлиләр: бер аш кашыгы юкә чәчәген бер стакан кайнар суга салып, 20 минут пешерәләр. Бал һәм кура җиләге турында да онытмагыз. Алар да салкын тигәннән файдалы. Тәнне җылыту да бик яхшы дәвалану чарасы булып тора. Әгәр коры горчицагыз булса, аны куе масса булырлык итеп җылы суга салып болгатыгыз һәм уылган керән өстәгез. Бу массаны киндер тукымага яки тыгыз кәгазьгә салыгыз һәм горчичниклар кебек үк файдаланыгыз. Әгәр сулый алмый башласагыз, суган яки сарымсак сезгә ярдәмгә килер. Моның өчен аларны уып, суын чыгарып, мамыкка сеңдерергә һәм 15 минут борынга тампон итеп куеп торырга кирәк. Бу процедураны көнгә 3-4 тапкыр кабатларга. Тамагыгыз авыртса, аны календула яки ромашка төнәтмәсе белән чайкарга мөмкин. Шушы киңәшләргә колак салсагыз, авыруларны тиз җиңәрсез.

    Канәфер төнәтмәсе иммун системасын ныгыту өчен менә дигән чара. 5-6 канәферне,1 стакан кайнар суга салып бер сәгать төнәтәләр һәм көн дәвамында җылы килеш эчәләр. Канәферне вакыт-вакыт чәйнәп йөрергә мөмкин. Ул йоткылык өстенә кергән вирусларны юк итәргә булыша.
    Вакыт-вакыт лаванда, яшел чәй, әрем яки чыршы (пихта) эфир майлары  сөртелгән кулъяулыкны иснәгез. Янәшәгездәге кеше төчкерсә, яки ютәлләсә болай эшләү аеруча мөһим.

       Салкын тиюнең беренче билгеләре күзәтелгәндә , бер зур суган алыгыз. Юрган белән капланып, шуның астында суганны кулыгыз белән чистартыгыз. Башта кабыгын, аннары  һәр катламын  салдырыгыз. Күзегездән яшь акса да түзегез. Әлеге процедураны йоклар алдыннан башкару яхшы.

        Салкын тигәннән балан да бик файдалы.  Аның бал белән ясалган төнәтмәсе  коры ютәлдән, тавыш карлыкканда  файдалы.

       Туйганчы йокламау иммун системасын какшата. Шуңа күрә, кыш айларында  озаграк йокларга киңәш ителә.

    “Интернет челтәреннән”

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: